Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Иң якын кеше – Әни!”

mamaИкенче кечкенәләр төркеме өчен

 

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.

Алдан ясалган эш: әниләргә бүләкләр.

 

 

Бәйрәм барышы:

Бәйрәмчә бизәлгән залга балалар керә һәм ярымтүгәрәк булып басалар.

Алып баручы: Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр – әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше.

Что за праздник сегодня у нас?

Может почетные гости придут?

Дети отвечают на вопросы. (Нет)

Понапрасну угадывать бросьте,

Смотрите, вот они гости!

Почетные, важные самые,

Дети все вместе говорят: Здравствуйте, мамы!

Ведущий: С праздником Вас, дорогие друзья! С Днем Матери!

 

Рассказывают стихотворение вместе с детьми, показывая характерные жесты:

Әни – ул һава! (руки вверх)

Әни – ул яктылык! (руками вверху показываем фонарики)

Эни – ул бәхет! (руки к груди)

Әни – ул әкият! (большой палец вверх «Во!»)

Әни – ул елмаю! (смеемся, улыбаемся)

Әни – ул ярату! (шлем воздушный поцелуй двумя руками мамам)

 

1бала:

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

 

2 бала:

Маму очень я люблю,

Ей привет горячий шлю!

Но не только ей одной,

А и бабушке родной!

 

3 бала:

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел ул

Ул минем дәү әнием.

 

4 бала:

Минем әби яшь әле –

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, – диләр.

 

5 бала:

Много мам на белом свете,

Всей душой их любят дети.

Только мама есть одна,

Всех дороже мне она.

Кто она? Отвечу я:

Это мамочка моя!

 

6 бала:

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

 

7 бала:

Бу дөньяда әниләр күп –

Минем әни бер генә

Үзе уңган, үзе тырыш,

Бар эшкә дә өлгерә.

 

Ведущий:

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

 

Җыр “Әнием минем!”

 

Шурәле килеп керә (кулында руль, каты итеп кычкырта)

Ведущий: Тукта, тукта, ашыкма! Балаларны куркытасың!

Шүрәле: Монда нинди бәйрәм, монда нинди җиелыш?

Ведущий: Исәнме, Шурәле! Буген әниләр, дәү әниләр бәйрәме!

Шүрәле: Мин бик вакытлыча килеп кергәнмен! Мин бит ир кеше, хатын кызларны бик яратам:

Исәнмесез, балалар! Здравствуйте, ребята!

Исәнмесез, хөрмәтле әниләр, хатын-кызлар! Здравствуйте, мамы, милые дамы!

Я мимо проезжал,

И вас в окошко увидал.

Красота, кругом уют,

Знать меня здесь дети ждут!

Я – мужчина, хоть куда,

Вот приехал в гости я.

 

“Шүрәле” уены.

 

Бер мөгез дә бер койрык

Кети, кети уйный ул.

Кием-салым кими ул.

Балаларга тими ул!

Әй, Шүрәле, Шүрәле

Балаларны күр әле!

Җыр җырлыйлар, бииләр

Кулны чабып тор әле.

 

Бию: “Парлы бию”.

 

Шүрәле: Минем сезнең белән бәйрәм итәсем килә!

Кая әле, әниләрнең уңганлыкларын тикшереп карыйк.

Хөрмәтле әниләр, әйдәгез хәзер бергәләп уйнап алыйк.

 

1 уен: “Әниеңне киендер” – Игра: “Укрась свою маму”.

Дети наряжают маму бусами, ленточками, браслетами и т.д.

 

2 нче уен: “Үз балаңны тап” – Игра: “Найди своего сыночка или дочку”.

Балалар тезелеп баса, алар каршына бер әни чыга һәм аның күзе бәйләнә.Үз баласын эзләп табарга тиеш.

 

3 нче уен: “Әниеңне эзләп тап” – Игра: “Найди свою маму”.

 

4 нче уен: “Таратабыз – җиябыз”. Игра Сорим – убираем”.

Атрибуты: 2 ведерка с мелкими игрушками, 2 корзинки. Мамы разбрасывают игрушки, а дети в корзинки собирают (кто быстрее).

 

Шүрәле: Мин монда уйнап йөрим, ә үз әниемне котларга онытканмым, әй, мин, кысык бармак. Киттем мин, балалар, урманга кайтам. Сау булыгыз!

Балалар: Сау бул, Шүрәле!

 

Алып баручы:

Көннәр якты булсын өчен әни кирәк. (Бергә әйтәләр)

Йокы татлы булсын өчен әни кирәк.

Җил-яңгырдан саклар өчен әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өченәни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өченәни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өченәни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә -Әни, димәк!

 

Ребенок:

Мы наш праздник завершаем,

Милым мамам пожелаем,

Чтобы мамы не старели,

Молодели, хорошели.

 

Ребенок:

Мы желаем нашим мамам,

Никогда не унывать,

С каждым годом быть всё краше

И поменьше нас ругать.

 

Ведущий: Күмәкләшеп барыбыз бергә

Биеп алыйк, әйдә әле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

 

“Әниләр белән бию”.

Кадерле әниләр, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

Шуның белән безнең бәйрәмебез тамам.

 

Җыр “Һәрвакыт булсын әни”.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“35 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АБДУЛЛИНА РЕЗЕДА МАГСУМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий