Яңа фикерләр:

postheadericon Сабантуй бәйрәменә шигырьләр

1

Сабантуй (Э.Шәрифуллина)

Сабантуймы, Сабантуй –

Уеннар туе бит ул,

Тәм-томнар сые бит ул,

Җиңүләр уе бит ул.

 

Чаптар өстендә чабып,

Катыктан тәңкә табып,

Колга башына менеп,

Узышлыга йөгереп

 

Һәм татарча көрәшеп,

Аркан белән сөйрәшеп,

Ватмый йомырка ташып,

Тапкырлыкта сынашып

 

Җиңсәң әгәр,

Сабантуй –

Эчкә шатлык

сыймас туй!

 

Сабантуйда (Р.Миңнуллин)

Колга тора мәйданда –

Биегрәк Айдан да!

Әтәч – колга башында,

Кызыктыра барсын да.

 

Тик менә алмый беркем дә –

Мин дә бар шул төркемдә.

Менә – миңа да чират.

Менәм, мин дә бит ир-ат!

 

Менеп киттем тиз генә,

Тиз генә, җитез генә!

Һәм карадым түбәнгә –

Ай-ай… биек менгәнмен,

Ничек менә белгәнмен?

 

Ничекләр төшим җиргә?

Куркыта карарга да.

Торам шулай килалмый

Бернинди карага да…

 

Үч иткәндәй, әтәч тә,

Бөтен көчкә кычкырып,

Китте кулдан ычкынып!

 

Ычкынды, җиргә очты,

Йоны гына – учымда.

Әтәч урынында мин

Калдым колга очында.

 

Кирәкми әтәчегез,

Кирәкми бүләгегез –

Мине алырга гына

Менегез берәрегез!

 

 

Сабантуй (Г.Морат)

Ник безгә дә көрәшмәскә,

Мәйдан тотмаска әле.

Көрәшик, әйдә, бергәләп,

Бүген бит яз бәйрәме.

 

Сабан туенда көрәшеп,

Бил бирмәскә өйрәник.

«Без һәрвакыт әзер!» – дигәч,

Җиңелмәскә өйрәник.

 

Куәтебез ташып тора,

Һәркемдә  – ярсу йөрәк.

…Без беләбез: әтиләргә

Лаеклы алмаш кирәк!

 

 

Сабантуй (Р.Корбан)

Сабан туе, Сабан туе,

Без бакчада уйныйбыз.

Ярышабыз, узышабыз,

Матур җырлар җырлыйбыз.

 

Билгә сөлге салабыз да

Көрәшергә чыгабыз.

Әле батыр булмасак та,

Үскәч чынлап егарбыз.

 

Иң өлгерләр, иң җитезләр

Бүләк яулап алалар.

Бөтен җирдән җыелганнар

Сабантуйга балалар.

 

Сабантуй батыры (Ш.Галиев)

Быел батыр кем дисәң,

Батыр калды Шәвәли.

Зур мәйданда берүзе

Басып калды Шәвәли.

 

Басып калды Шәвәли,

Екты ул барчасын да.

Батыр калды Шәвәли

Балар бакчасында.

 

 

Сабантуй бүген бездә! (Р.Миңнуллин)

Шатлыклар – күңелебездә.

Ал кояш – күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Сабан туй бүген бездә!

 

Иң уртага утырканнар

Иң озын бер колганы –

Колганың да бик тиз генә

Менеп булмый торганы.

 

Җиңгиләр биреп җибәргән

Бизәкле бүләкләрен,

Ә малайлар көрәшергә

Сызганган беләкләрен!

 

Ә кызлар киеп чыкканар

Иң матур күлмәкләрен.

Латыйп бабай төяп килгән

Иң ныклы чүлмәкләрен.

 

Абыйлар алып килгәннәр

Иң җитез юртакларын.

Гармунчылар алып чыккан

Җырларнын уртакларын.

 

Җилферди чиккән сөлгеләр.

Бүләкләр – күбебезгә!

Көрәшик тә, узышыйк та –

Сабантуй бүген бездә!

 

Бүген бездә сабантуй (Ф.Яруллин)

Бүген бездә сабантуй,

Эшләреңнең барын куй.

Тизрәк йөгер мәйданга:

Бәйрәм башлана анда.

 

Кемдә нинди һөнәр бар?

Йөгерергә кемнәр бар?

Кызганмый табаннарны

Узыгыз мәйданнарны.

 

Ә көрәшә кайсыгыз?

Көч сынашып кайтыгыз,

Курыкмагыз егылудан,

Йөгереп артта калудан.

 

Ансыз булмый сабантуй,

Колагыңа киртеп куй.

Булмаса һөнәрегез,

Читтән карап йөрегез.

Картлар чулмәк ватканын,

Көрәшчеләр бер-берсен

Җилкә аша атканын.

 

Карасагыз – бәйрәм бар.

Сусасагыз – әйрән бар.

Ял итәрсез – арсагыз,

Үкенмәссез – барсагыз.

 

 

Сабантуй (Э.Мөэминова)

Сабантуй бәйрәме

Тора гел алыштан:

Ул көнне теләгән

Һәр кеше ярыша.

Иң элек батырлар

Көчләрен сынаша:

Кем калыр батырга

Бу көрәш-сынашта?!

Яшүсмер малайлар

Көрәшә иң элек.

Бабайлар да хәтта

Алалар җилкенеп.

 

Судьялар күзәтә,

Җиренә җиткереп.

Кешеләр торалар,

Кул чабып, көч биреп:

– Хәрәмләшмә, егет, алдашма!..

– Хәйләләп егарга маташа!..

– Биленнән урап тот, биленнән!..

Бирешмә!…

Егып сал, егып сал тиз генә!..

Һоп әйдә! Һоп!Һоп! Һоп!

– Молодец икәнсең – булдырдың!

– Ну, малай, шәп аста калдырды!..

– Егетнең асылы икәнсең, асылы!..

– Менә бит кем быел Сабантуй батыры.

Гөр килеп батырны

Чөяләр һавага.

Иң олы бүләкне

Бирәләр аңарга.

Иң матур сөлгене

Бәйлиләр биленә!

Зур, симез тәкәне

Салалар иңенә!

Чәчәккә күмелгәч тугайлар,

Июньнең иң матур көнендә

Болынның иң матур җиренә

Килегез Сабантуй күрергә!

 

Бәйрәм бүген (Г.Тукай)

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

 

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын:

«Ул киенгәндер!» – дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Хис итеп һәр җирдә бер төрле хуш ис аңкуын:

«Ислемай сөрткән икән дөнья!» – дидем: бәйрәм бүген!

 

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:

“Күңле нечкәргән!” – дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»

 

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»

 

 

Сәбәп нидә (Ләбиб Лерон)

 …Булмады…

Нәкыйп, Нәҗип, Булатны

Тәки җиңеп булмады!

Югыйсә кышлар буе

Таудан кайтып кермәдем;

 

Булмагандыр болай ук

Чаңгы шуып йөргәнем.

Булмагандыр болай ук

Чанада шууларым,

Акбай белән бергәләп

Куяннар кууларым…

 

Гер күтәрдем көн саен,

Ныгысын, дип беләкләр:

Вакыт булмады хәтта

Су ташырга чиләкләп.

 

Вакыт булмады бер дә

Әнигә булышырга:

Идәннәр себерергә

Һәм казлар куышырга…

 

Шулай көннәр уздылар,

Җитте сабан туйлары…

Җитте…

Тик малайларны

Тәки егып булмады.

 

Батыр калып булмады!

…Нигә батыр калмадым,

Нигә җиңәлмәдем мин? —

Беләсезме?

Ә сәбәбен

Үзем беләлмәдем мин.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Комментарии (6) на “Сабантуй бәйрәменә шигырьләр”

Оставить комментарий