Яңа фикерләр:

postheadericon Бала ипи ашарга теләмәгәндә укыла торган әкият

ИПИ1Кыз һәм икмәк

(Балалар матбугатыннан)

Бер авылда Гөлназ исемле кыз яшәгән, ди. Бер начар гадәте булган аның: ул көйсезләнергә ярата икән.

Бервакыт әбисе аны өстәл янына аш ашарга чакырган. Тәлинкә янына бер телем арыш ипие куйган. Шунда Гөлназ: «Мин сезнең бу ипиегезне ашамыйм, үзегез ашагыз, миңа конфет бирегез»,— дип киреләнә башлаган.

 

Шулвакыт бөтен өйне дер селкетеп, тәрәзә янына Трактор килеп туктаган:

—        Мин басуны сөрдем, тырмаладым, орлык чәчтем. Ашлык куе, биек булып үсте, башаклар алтын-сары төскә керде. Ипи кирәкми дигәне өчен Гөлназга мин бик ачулы! — дигән.

01изм

Аның артыннан Комбайн килеп кергән:

—        Күрсәтегез әле миңа ул ипи яратмаган Гөлназ исемле кызны! Мин юкка гына ашлыкны урдым, суктыммы? Көннәр, төннәр буе басудан кайтмадым,— дип ачуланган.

1изм

Өй янына тырылдап Йөк машинасы якынлашкан һәм яңгыратып кычкырып җибәргән:

—        Мин дә ипи яратмаган Гөлназ турында ишеттем, бик үпкәләдем. Без шофер белән ару-талуны белмичә ашлыкны амбарга ташыдык. Бер дә юкка тырышканбыз икән!

2изм

Тәрәзә артында шакылдаган, гүләгән, шыгырдаган тавышлар килгән, өй дер селкенгән. Канатларын әйләндереп, Тегермән ашыгып килеп туктаган.

—        Монда ничек шауламаска, ачуланмаска! Мин бер файда-сызга ашлыктан он ясадыммы? Ә Гөлназ ипигә карамый да!

 

Мич тә капкачларын шалтыраткан:

—        Мин дә аз эшләмәдем. Гөлназ өчен гөбердәп торган ипи пешердем,— дигән.

 

Әбисе, аңа шелтәле карап:

—        Күрдеңме, кызым, сиңа өстәл өстендә ипи булсын өчен барысы да күпме эш эшләгәннәр, тырышканнар,— дигән.

Гөлназга бик оят булган. Ул өстәл янына килгән дә:

—        Әби, миңа аш ашарга ипи бирче,— дип пышылдаган. Ашны ипи белән ялт итеп ашап та бетергән. Аннан соң ишегалдына чыккан. Трактор йөртүчегә, шоферга, тегермәнгә, комбайнчыга һәм әбисенә:

—        Бик зур рәхмәт! Ипи бик тәмле! — дигән.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий