Балалар бакчасы турында шигырьләр
Көн саен Ләйлә
Бакчага килә.
Соң гына кайта
Кич белән өйгә.
Ярата Ләйлә
Көн үткәрергә
Иптәшләр белән
Бакчада бергә.
Төрле уенчык,
Курчаклар монда.
Кайтасы килми
Ләйләнең шуңа.
– Әнием, – ди ул, –
Ашыгып йөрмә.
Мине алырга
Бик иртә килмә!
Безнең бакчабыз (Б.Рәхмәт)
Ямь-яшел бакчада
Бик матур бакча бар:
Чын бакча түгел тик, –
Ул – ике катлы өй,
Салганнар безгә дип.
Эче дә, тышы да
Матур бик, чиста бик.
Шул өйне без инде
Йөртәбез «Бакча» дип.
Бик матур шул
Балалар бакчасы.
Иртән (Д.Гарифуллин)
Кикрикүк иртән тора,
Һава ярып кычкыра:
-Торды инде кошлар, – ди, –
Уяныгыз, дуслар, – ди.
Уята Галине дә,
Уята Вәлине дә,
Уята Кәлине дә,
Уята ул мине дә.
Ашыгырга куша ул
Балалар бакчасына.
Анда тәмле әйберләр
Пешкән, ди, барчасына.
Әгәр соңга калсагыз,
Тәмле әйбер бетәр, ди.
Сездән алдан барыр да,
Песи алып китәр, ди.
Бакчага килгәч (Б.Рәхмәт)
Салкын кыш булса да,
Тышта кар яуса да,
Без өйдә ятмыйбыз,
Барабыз бакчага.
Безне бик яраталар
Бакчада апалар:
Килгәч тә елмаеп,
Кулларын киң җәеп,
Кочаклап алалар, –
Әниләр күк алар.
Элгечләр өстендә –
Буяулы рәсемнәр.
Зәңгәр дә, яшел дә –
Төрлесе бар шунда.
Бар анда мәче дә,
Козгын да, лачын да,
Карчыга, карга да,
Чана да, арба да,
Төлке дә, керпе дә… –
Калмаган берсе дә.
Петяның – пароход,
Пашаның – парашют,
Крокодил – Вилнеке,
Ә әтәч минеке.
Пальтомны «әтәч» кә
Бирәм мин килгәч тә.
Бик әйбәт ул «әтәч»!
Ул мине өйрәтә
Ялгышып кешенең
Пальтосын кимәскә.
«Әтәч»кә карыйм да
Табам мин барын да:
Матур тарагым да,
Сөлгем дә, сабын да-
Һәммәсе, һәрвакыт
«Әтәч»ем янында.
Бакчабыз (Ә.Кари)
Кояш чыккач, нурга чумгач
Урам, кырлар, яланнар,
Сөенеп бакчага киләбез:
Без бәхетле балалар.
Ал бизәкле, гөл бизәкле,
Матур безнең бакчабыз,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Анда күңел ачабыз.
Кичкә кадәр бу бакчада,
Эштә булгач әниләр,
Әниләр күк безне монда
Сөеп тәрбиялиләр.
Ал бизәкле, гөл бизәкле,
Матур безнең бакчабыз,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Анда күңел ачабыз.
Бакчабызда гөлләр үсә
Шау чәчәккә күмелеп,
Шул бакчада гөлләр кебек
Без үсәбез гөр килеп.
Ал бизәкле, гөл бизәкле,
Матур безнең бакчабыз,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Анда күңел ачабыз.
Бакчабызда бер бала бар… (Л.Лерон)
Бакчабызда бер бала бар –
Шундый да ипле инде:
Кайчак, әбием әйткәндәй,
Бигрәк тәртипле инде!
Малайлар һәм кызлар белән
Бик әдәпле сөйләшә.
Үзендә булган тәм-томны
Барсына да өләшә.
Көчсезләрне кыерсытмый,
Рәнҗетми ул кызларны…
Ялгыш кына орынса да:
«Гафу ит!» – ди, кызарып.
Уйнаганда ул һәммәсен
Көлдерә, шаккатыра.
Тәрбияче апабыз да
Гел аны мактап тора.
Ул баланың кем икәнен
Син белмисең, мин беләм:
Мактануны белми торган
Ул малай үзем булам!
Бакча белән хушлашу (Р.Миңнуллин)
Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде күбебез.
Бакча белән хушлашабыз,
Бүген соңгы көнебез.
Тик елыйсы килә минем,
Инде ни хәл итәсе? –
Бакчадан дуслар яныннан
Бер дә килми китәсе.
Тәрбияче апа елый…
Бу дөнья кызык кына:
Китәсе килми моннан да,
Мәктәп тә кызыктыра!
Күңелле дә, күңелсез дә…
Хәлемне белмиләр шул.
Китмәс идем, зур балалар
Бачага йөрмиләр шул.
Гел карап торырмын инде
Шушы бакча ягына.
Нигә укытмыйлар икән
Шушы бакчада гына?!
Балачак бәйрәмнәре (Р.Миңнуллин)
Бәйрәмсез бик күңелсез бит —
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә!
Бәйрәмнәр кирәк әтигә,
Бәйрәмнәр кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә!
Бәйрәмнәр бетмәс бер чакта
Балачаклар бар чакта.
Зур бәйрәм — «бишле» алсак та,
Кырларда эшләп арсак та,
Зоопаркка барсак та!
Зур бәйрәм — җырлап алсак та,
Җәйге кояшта янсак та,
Походларга барсак та!
Бәйрәмнәр бездә җитәрлек.
Үзе бәйрәм — балачак!
Балачакның шат җырлары,
Балачакның шат еллары
Мәңге истә калачак!
Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм — балачак!
“Безнең бакчада” (Резеда Вәлиева)
Йөри безнең бакчага
Бик күп төрле балалар,
Төрле-төрле телләрдә
Сөйләшә белә алар.
“Дустым” сүзен дүрт телдә
Өйрәндем мин үзем дә,
Әйтә беләм дүрт телдә
“Исәнмесез” сүзен дә.
Өйрәндек без җырлар да
Төрле телдә җырларга
Төрле әниләр килә
Ул җырларны тыңларга.
Төрле костюмнар киеп
Йөрибез җырлап – биеп,
Атадык без бу бәйрәмне
Дуслык бәйрәме диеп.
“Кояшкай” (М.Әхмәтшина)
Бакчабызда бик күңелле,
Кояш балкый безнең йөздә.
Шатланышып киләбез без,
“Кояшкай”да рәхәт безгә.
Тәрбияче апаларның
Кояш кунган йөзләренә.
Алар безгә әни кебек,
Утырабыз тезләренә.
Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,
Спортта да сынатмыйбыз.
“Кояшкай”да рәхәт безгә,
Без беркайчан тик ятмыйбыз.
Әнә шундый бик күңелле
Бакчабыз бар, белегез сез.
Аны күрәсегез килсә
Бер кунакка килегез сез!
Комментарии: |