Яңа фикерләр:

postheadericon Кышкы табышмаклар

iШома табанлы чана

Атсыз да алга чаба-

Җитез булса аяклар,

Кулда була таяклар.

Бар бер чана

Утырасы юк,

Бассаң-үзе чаба.

Нәрсә ул?  (Чаңгы)

***

Кышын тауда шуалар, җәен җыеп куялар. Нәрсә ул? (Чана)

***

 

Зең-зең килә,

Тимер тәкә тиң килә.

Берсен-берсе куа килә,

Тояклары шуа килә. (Тимераяк)

***

 

Ике агай тездән,

Калышмыйлар бездән. (Итек)

***

 

Колаклы ябалак кыштан саклый. (Бүрек)

***

 

Бер ягы – кыр, бер ягы урман. (Тун)

***

 

Биш агайга бер күлмәк. (Бияләй)

***

 

Бер агачта биш тармак,

Тармагы саен бармак. (Пирчәткә)

***

 

Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)

***

 

Оча – юк канатлары,

Чаба – юк аяклары,

Тышта булса өелә,

Өйгә керсә, җәелә. (Кар)

***

 

Җир өстендә ак мамык. (Кар)

***

 

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым. (Кар)

***

 

Элек үзе судан туды,

Хәзер үзе су тудыра. (Кар)

***

 

Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек. (Кар)

***

 

Канатсыз, йонсыз нәрсә оча? (Кар)

***

 

Мамык юрган, кат-кат сырган,

Үзе суп-суык. (Кар)

***

 

Урамда батыр, өйдә елак. (Кар)

***

 

Үзе су, үзе каты. (Боз)

***

 

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

***

 

Ишегалдында таш була,

Өйгә керсә, су була. (Боз)

***

 

Тышка куйдым – таш булды,

Өйгә керттем – су булды.

Инде нихәл итәрмен,

Утка куйдым – пар булды. (Боз)

***

 

Үкерә дә, котыра,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

***

 

Йон түшәгем ертылды,

Бөтен дөнья йон тулды. (Буран)

***

 

Каз мамыгын кагына,

Кагына да тузына. (Буран)

***

 

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган?  (Кыш көне)

***

 

Тәңкә карлар сибелгән

Җир ап-акка күмелгән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак? (Кыш)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий