Яңа фикерләр:

postheadericon Бөҗәкләр турында шигырьләр

бөҗәкләрКүбәләк кунак җыя (Р.Харис)

Аллы-гөлле күбәләк

Чәчәктән табын корган ,

Кемне чакырыйм диеп,

Уйга батып утыра:

 

Чикерткә каты чырлый,

Энә карагы – урлый,

Чебен тирескә куна –

Бик әшәке ул шуңа:

 

Озынборын, кигәвен

Сиздерми кан имгәнен:

Шөпшә һәм төклетура

Йодәтәләр бал сорап…

 

Аптырашта күбәләк…

Киңәш бирик бергәләп.

 

Күбәләк (Г.Әхтәмова)

Өстемә кигәч,

Чәчәкле күлмәк,

Кунды кызыгып

Чуар күбәләк.

 

Төрле бизәкне

Ул иснәп үтте.

Чын чәчәк юк, дип

Үпкәләп китте.

 

Күбәләк (Ф.Кәрим)

Чәчәккә кунган күбәләк

Күзен йомып утырмый,

Канат җәеп очып китә,

Еласаң да тоттырмый.

 

Бала белән күбәләк

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

 

Ничек соң тормышың,

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?!

 

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын,

Якты көн булганда.

 

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

 

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә, –

Бул яхшы, рәнҗетмә.

Һәм тимә син миңа.

 

Кырмыска (З.Мансур)

Бер кырмыска арып-талып

Эштән кайтып килә икән.

Нәкъ шул вакыт, җил кузгалып ,

Бу мескенем суга төшкән.

 

Чыга алмас иде, бәлки,

Күпме генә тырышса да.

Бер акыллы малай, күреп,

Чыбык сузган кырмыскага.

 

Уен ич бу! Малай әллә

Җан-фәрманга тырышканмы?

Юк, дусларым, ә шулай да

Коткарган ул кырмысканы…

 

Кырмыскалар илендә (Ф.Әмәк)

Җәйнең матур көнендә

Күзәт әле, иренмә –

Көне буе эш кайный

Кырмыскалар илендә.

 

Ничек төзи белгәннәр:

Өйләре катлы-катлы.

Озын урау юллардан

Чабалар бер-бер артлы.

 

Яңгыр килсә – посалар,

Өйләре җылы, җайлы.

Бергәләшеп яшәгәндә

Башта юк һич тә кайгы.

 

Нәни генә кырмыска,

Ямьнәр өсти тормышка.

Җәй эшләсә, ял итәр –

Ерак калмады кышка.

 

Бал корты

Апам безнең бакчабызда

Матур бер гөл үстерде.

Ул гөл ап-ак чәчәк атты,

Бик матур төскә керде.

 

Апам лагерьга киткәч, мин

Шуны өзәргә булдым

“Апам!”- диеп гөлгә таба

Тиз генә кулым суздым.

 

Шулчак бал корты, безелдәп;

“Чәчәкне өзмә!” – диде.

“Сезгә тәмле бал җыярга

Кирәк ул безгә”, – диде.

 

Камка

Иделгә төшкән камка

Бер бата да бер калка-

Иделгә камка бата.

Йөзеп янына бардым,

Сөзеп кулымны алдым

Камканы мин коткардым.

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий