Яңа фикерләр:

postheadericon Спектакль: “Кәрлә бакчага бара”.

1Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен спектакль.

Катнашалар: Дию, Кәрлә, Убырлы, Шүрәле, Әкиятче, балалар бакчасы мөдире.

 

(музыка уйный)

 

 

Әкиятче: Исәнмесез, балалар! Әкият карарга җыелдыгызмы? Әкиятебез безнең бик күңелле.Тыңлагыз….Яшәгән ди бер дию…

 

Дию. Ай-яй….Уйлар басты башкайларымны. Күңелемдә өермә. Уйлар…уйлар..(башын тота).

(Убырлы керә, бии. Музыка “Убыр биюе”)

Убырлы. Әстәгафирулла. Нишләп утырасың, дию абзый. Бөтен дөнья йоклап бетте бит инде.

Дию.(ачуланып) Һе, йоклап бетте. Менә син нишләп йокламыйсың соң? Синең ни эшең бар миндә? Бар юлыңда бул, берәр угърылыкка барасыңдыр әле бии-бии.

Убырлы. (ялагайланып) Туктале, дию абзый. Ашыкма әле син.Мин бит сине җәлләп кенә сорадым.

Дию. (ачуланып) Ник җәллисең мине? Мин бит ач- ялангач түгел.

Убырлы.(көлә) Тук та түгел. Хатының юк бит синең.Җитмәсә, теге кәрлә малаеңны да бер үзең үстерәсең.(шикләнеп) Әле ул кәрлә генәме соң.? Бөтен карурманга бер хулиган.! Бөтен кош-кортларны, җәнлекләрне куркытып бетергән. Кичә генә озын койрык саескан сөйләп торды. Аю да кешеләр янына яшәргә китәм дип әйтә ди. Синең кәрләң көн күрсәтми икән аңа. Бөтен балын ашап бетерә ди.

Дию.(бик каты ачулана) Нинди кәрлә булсын ул? Кәрлиулла аның исеме.!!

Убырлы. Миңа димәгәе, әллә кем булсын. Монда вакыт уздырмыйм әле.

 

(Кәрлә керә, җырлап сөйләнә)

 

Кәрлә:

Шылдыр-мылдыр кылдырап,

Алдыр-болдыр җолдырам

Синдер-миндер зәлдерки

Сүлдер-чүлдер чәлдерки.(киемнәр селки)

Убырлы. Әстәгафируллах, кайтып килә. Яхшы чакта тизрәк таюым хәерлерәк.

 

(Шүрәле кереп,тыңлап тора)

 

Кәрлә. (Убырлыны туктата) Хап. Кая таясың убыр?(көлә)

Дию (үкереп җибәрә) Нинди убыр? Нинди убыр? Синең өчен убырлы апа яки убырлы туташ ул. Шундый җыр буламы? Һәм нинди чүпрәкләр бу?

Кәрлә. Нәрсә-ә-ә? Туташ!? Кайчан туташ булды әле ул? Мин туганнан бирле әби бит инде ул! Ә болар чүпрәк түгел,  дию абзыкай. Кич бик озак йөргән балаларның киемнәрен салдырдым.

Дию. Хай башым! Шушы көнгә калдыкмы? Чүпрәк-чапрак урлар көнгә калдыкмы? Наданар без, наданнар. Югал күземнән, чүпрәк карагы. Әнә кешеләр бәйрәм итә, ә без?

Кәрлә. Дөрес,  дию абзый. Наданнар без. Үзең гәепле. Күпме әйттем мин сиңа балалар бакчасына илт мине дип. Мин анда җырларга, биергә, рәсем ясарга, санарга өйрәнер идем. Аннары сезне өйрәтер идем. Ә син без кешеләргә охшамаган, ярамый дисең. Кайсы җирем ким минем кешедән?(елый)

Дию. (аркасыннан сөя) Ярый, улым, ярый. (Кәрлә тагын да кычкырып елый. Дию аның борынын сортә). Кайдан табыйм икән мин сиңа яхшы бакча.! Ярар. Синең шикелле кәрләгә иң затлысын табарбыз, улым!

Кәрлә. Ә мин беләм кайда бар ул андый бакча.! (баш бармагын күрсәтә). Әйдә шул бакчага, минем анда бик тә барасым килә.

Убырлы. Кая барасыз? Әдәм көлкеләре! Бөтен карурманга оятка каласыз бит. Хурлык. Сезнең дию белән кәрлә икәнлегегез йөзегезгә чыккан.Үзегез ямьсез, үзегез шәрә.

Кәрлә. Бер дә аптырамагыз. Менә шушы киемнәрне киярбез. Әйдәгез, киттек шул бакчага!

 

(киемнәр кияләр)

 

Әкиятче: Шулай итеп болар балалар бакчасына барырга җыенганнар ди. Балалар, нинди бакчага барырлар икән болар? Бәлки безнең бакчабызга киләләрдер? Әйдәгез, яхшылап карыйк.

Шүрәле. (Җыр җырлый “Шүрәле”җыры) Әхә,эләктегезме, урман җеннәре. Мин сезне фаш итәм.

Кәрлә.Такылдама, шүрәле. Син үзең дә әүлия түгел бит.

Шүрәле. Бу шүрәле абзаң булыр бу, Кәрлә энем.

Убырлы. Кәрлә түгел, Кәрлиулла, шүрәле.

Шүрәле. Әүлия булмасак та, без сезнең кебек явыз түгел, без кешеләр белән шаярабыз гына. Алар безне мәзәк өчен генә уйлап чыгарганнар.

Дию. Бармагынны кем кысты?

Шүрәле. Кыссыннар. Бер бармак өчен үч саклый торганнардан түгел без. Безне балалар өчен кешеләр уйлап чыгарганнар. Без балаларга кирәк. Алар булмаса , без булмас идек.

Дию. И, урман сарыгы, безне кем уйлап чыгарган?

Шүрәле. Сезне дә алар яратып кына уйлап чыгарганнар. Ә сез аларга этлек эшләмәкче буласыз.

Кәрлә. Нинди этлек?

Шүрәле. Нинди этлек, имеш? Бу киемнәрне киеп кенә кеше булып булмый ул? Балалар бакчасына барып кына тәртипкә өйрәнмәкче булалар!(көлә)

Кәрлә. Ә мин барыбер барам балалар бакчасына. Минем җырларга, биергә, рәсемнәр ясарга өйрәнәсем килә.

Дию. Дөрес. Мин Кәрлиулланы шәһәрнең иң залты, иң гүзәл, иң күәтле, зәвыкълы балалар бакчасына гына илтәчәкмен.! Кайда ул андый бакча?

Шүрәле. Ярар инде. Минсез нишләр идегез сез. Бар ул андый бакча. Ул бакча бөтен бакчаларга бакча! Киттек шунда. Мин анда әле яз көне генә булып кайткан идем. Анын исеме “Күчтәнәч”. Нәкъ менә шушы айда “Күчтәнәч”кә 1 яшь.”! Бу бакчада бәйрәм – аның туган көне.

Убырлы. Ай, Аллаһ. Онытып та торам бит. Безнең бит күчтәнәчебез дә юк алып барырга. Кәрлиулланы күчтәнәч итсәк кенә инде.?

Шүрәле. Әйдәгез, минем белән.

 

(Җырлап-биеп баралар барысы бергә)

 

Әкиятче. Туктагыз, тукта. Сез кемнәр соң? Кая болай ашыгасыз?

Дию. (каушап) Ни, без кунаклар.

Кәрлә. Әйе, кунаклар.

Дию. Оныгымны балалар янына алып килдем.

Әкиятче: Болай булгач мөдирне чакырмыйча булмый.(мөдирне чакыра)

Убырлы. Әстәгафируллах. Кем соң ул мөдир.? Безне куып кайтарыр.

Шүрәле. Юкны сөйләмә, убырлы! Мөдир – ул балалар бакчасының хуҗасы. Ә бу бакчаның хуҗасы – менә дигән.! (баш бармагын күрсәтә)

Убырлы. Абау. Тәмам кешеләрчә сөйли менә.

Мөдир. Исәнмесез, рәхим итегез!

Дию. Иптәш мөдир, менә оныгымны бәйрәмгә алып килдем.

Мөдир. Оныгыгызның исеме ничек соң?

Убырлы. Кәрлә.(кысылып)

Дию. Оныгымның исеме Кәрлиулла.

Мөдир. Фамилиясе ничек?

Кәрлә. Нәрсәм ничек???(кычкырып)

Дию. Ни, без бит карурманнан, анда фамилия дигән җәнлек юк бит.

Мөдир. Кызык. Менә минем исемем…..Фамилиям….Бабамның исеме….. булган. Димәк бабамның исеме—-минем фамилиям.

Дию. Минем исемем Дию. Юк ла Дибай. Аның фамилиясе Дибаев буламы?

Мөдир.Нәкъ шулай. Рәхим итегез, безнең бакчабызга.!

Шүрәле. Аларның бит күчтәнәчләре юк.

Мөдир. Безнең бакчабызга килгән һәрбер кунак, олымы ул, кечеме , безнең өчен иң зур күчтәнәч.

 

(Барысы да шатланышалар – җыр)

ПӘРДӘ.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“67 нче номерлы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

1 нче категорияле

татар теленнән белем бирү тәрбиячесе

 ГЫЙЛЬМАНОВА МӨСЛИМӘ МӘЛИК КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий