Кошлар турында шигырьләр – 1
Чыпчык (Ф.Яруллин)
Тәрәз каршына
Килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра:
– Чык әле, – ди, – чык.
Алдый ул, беләм,
Гел шулай итә.
Йөгереп чыксам,
Оча да китә.
Чыпчыгым (Ә.Кари)
Бар минем
Кошчыгым –
Кечкенә чыпчыгым.
Беркөнне
Салкыннан
Җиргә ул егылган.
Ә аны
Мин күрдем,
Бүлмәгә
Китердем.
Терелткәч
Җылытып,
Уйнадым
Очыртып.
Мин аны
Яратам –
Иркәләп
Ашатам.
Ә тиздән
Кыш бетәр,
Чәчәкле
Яз җитәр.
Без тышка
Чыгарбыз,
Бергәләп
Уйнарбыз.
Шигырь – Мактчанчык чыпчык. Х.Халиков
Тәрәзәне кем чиртә (Р. Вәлиева)
— Тәрәзәне кем чиртә:
Чык-чык! Чык-чык!
— Мин килдем шулай иртә,
— Чыпчык, чыпчык.
Бик тә ашыйсым килә.
Чик-чик! Чик-чик!
Йөгереп янына килдем,
Яраткан җимен бирдем.
— Үпкәләмә, дускаем,
Гафу ит, яме! — дидем.
Нәни дусларым (Л.Әмирханова)
Чырык-чырык килеп янда
Чыпчыклар серләшәләр.
Җим сипсәнә, диеп миңа
Әйтерсең эндәшәләр.
Кулымдагы икмәгемне
Бүлешәм алар белән.
Канатларын җилпи-җилпи
Рәхмәт әйтәләр, беләм.
Күнмиләр кошчыклар (Э.Шәрифуллина)
Әй нәни кошчыклар,
Кечкенә чыпчыклар,
Ни салкын булып та,
Яшисез суыкта.
Дәү безнең өебез,
Әйдәгез,керегез.
Уйнарга яңадан
Бергәләп йөрербез.
Күнмиләр кошчыклар,
Әйтәләр:”Кермим,-дип,-
Бер җылы почмакка
Иркемне бирмим “,-дип.
КАРА КАРГА
Кара әле,дустым,кара,
Кара карга очып бара,
Син беләсеңме,Гөлсара,
Ул да бит сөйләшә ала.
Ишетәмсең:-Кар да кар!-ди,-
Тиздән эреп бетә кар,-ди.-
Канатымда хатым бар,-ди.-
Буең җитсә,тартып ал,-ди.
Укымый да беләбез бит,
Хатында ни язылганын:
Бөтен кошлар хәбәр тикән
Матур язны саганганын.
КАРГА
Кар-р-р,кар-р-р,
Оябызда кар бар.
Йоклап булмый карда-
Мин бит бала карга-
Бирегезче көрәк,
Кар көрәргә кирәк!
Каркылдама ,карга,
Канатыңны барда.
Без бит синнән аста,
Көрәк сабы кыска.
Канатларың-көрәк,
Кар көрәргә өйрәт.
Карга (Г.Тукай)
Барча кошның да үзенчә сайравы бар,шигъре бар.
Карга,мескен,җырлый белми,кычкыра тик:”кар”да “кар”!
КҮКЕ
Калын урманда,
Гел кичкә каршы,
Ишетелә моңлы
Бер кошның тавышы:
– Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!
Ул салмак кына
Кабатлый шуны,
Шул аның җыры,
Шул аның моңы:
– Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!
Ул ялгыз яши,
Чыгармый бала,
Менә шунлыктан
Ямансу аңа!
– Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!
Кәккүк(Ә.Исхак)
Якты яз җиткәч,
Яшел урманнан
Кәккүк тавышы
Яңгырый һаман:
Кәккүк! Кәккүк!
Кәккүк! Кәккүк!
Башка кошлар күк
Ул оя кормый
Үстерми бала,
Җырлый да җырлый:
Кәккүк! Кәккүк!
Кәккүк! Кәккүк!
Ул чит ояга
Күкәйләр салган,
Эзли шуларны
Кычкырып һаман:
Кәккүк! Кәккүк!
Кәккүк! Кәккүк!
Кәккүк (Ә.Кари)
Яз килә. Кояш
Елмаеп тора. Урман яңгыратып
Кәккүк кычкыра:
Күк-кү, күк-кү,
Күк-кү, күк-кү.
Комментарии: |