Яңа фикерләр:

postheadericon Әкият: “Кәрлә мәктәпкә бара”

iБорын заманда түгел, көннәрнең бер көнендә кара урман аланында яшәгән ди урман сакчысы Кәрли, узенең малае Кәрлә белән. Алар урманда яшәгәнлектән укый, яза белмәгәннәр. Ә Кәрләнең бик тә укырга, язарга өйрәнәсе килгән. Әмма кара урман аланыннан зур шәһәргә бару өчен бик озын һәм авыр юл үтәсе бар. Шуңа күрә Кәрли малаен бик җибәрмәскә тырышса да күнде, Кәрләне мәктәпкә җибәрде.

Кәрлә җырлый-җырлый урман юлы буйлап мәктәпкә атлады. Урманнан бик җиңел генә чыкса да, шәһәргә килеп җиткәч, юл чатында ниндидер бер әкәмәт күрде.

– Әй син, өч күз, нишләп монда басып торасың? Мин мәктәпкә барам, ә син күзләреңне кысып торасың?

– Нинди тәртипсез малай! Мин светофор булам, мин юлда тәртип саклыйм. Син юлны ничек чыгарга икәнен дә белмисең, ахры?

– Ә белмәгән ди, мин хәзер синең күзләреңә карыйм да, бик тиз аңлыйм.

Кәрлә уйланып: барысы да төрле төстә, бер аякта тора. Бер яна, бер сүнә. Яшел янса, машиналар басып тора. Кызыл, яшел, сары. Нишләргә соң миңа?

– Әй, булса булыр, киттем! – дип әйтүе булды, – Тукта! – дип кычкырды светофор, һәм яшел күзе белән карады. Шулвакыт бөтен машиналар туктады, һәм малай юлның икенче ягына таба атлады.

Шулай шатлана-шатлана барганда, кинәт кемдер:

– Әй, Кәрлә, Кәрлә! – юлда Кәрләнең урмандагы дусты Мәргән ниндидер кызык машинада бара иде.

– Кара нинди кызык машина! – дип уйлады малай һәм узып баручыларны эткәли, төрткәли шул кызык машина артыннан йөгерде. Тик юлга йөгереп чыгуы булды, каяндыр зур “Камаз” машинасы килеп чыкты. Кәрлә куркуыннан бернәрсә дә аңларга өлгермәде, күзен ачып җибәрсә, юлда ятуын сизде. Шулвакыт әллә кайдан светофор килеп чыкты.

– Ә Кәрлә, син икән әле бу! – дип үзенең күзләре белән усал итеп карады.

– Миңа мәктәпкә барырга ярдәм итегезче, Светофор! – дип сорады малай.

– Әгәр син минем белән дуслашсаң, мин сиңа ярдәм итәрмен!

Светофор үзенең яшел күзе белән елмайды да, алар мәктәпкә таба атладылар.

 

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы”

муниципаль берәмлеге

“Лениногорск шәһәре 6нчы катнаш балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШӘЙХЛИСЛАМОВА РОЗАЛИЯ НАСИХ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий