Яңа фикерләр:

postheadericon Һөнәрләр турында табышмаклар

c441c33a209bda65956d179395557407Хат , газета – журналларны

Ул бар өйгә тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәр ярата.   (Почтальон)

 

Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, венегретлар

Әзерләп, безне сыйлый? (Повар (пешекче)

 

Без ут белән көрәшергә тиеш,

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр –

Әйтегезче, без кемнәр? (Янгын сүндерүчеләр (пожарниклар)

 

Без иртә торабыз.

Безнең бурыч –

Сезне эшкә өлгертү.  (Шофер (автобус йөртүче)

 

Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше,

Ул була…………(укытучы).

 

Ул шәһәрләр төзи

Кәгазьдә еллар буе.

Хыялы һәм оста кулы

Бүләк итә өй туе.   (Архитектор)

 

Пыяла күзен көйли дә

Бер генә йомып ала –

Сезне истә калдыра.

Аңлатыгыз, бу һөнәрне кем бик оста башкара?  (Фотограф)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий