Яңа фикерләр:

postheadericon Чәнечкеле туп ярдәмендә массаж

Уч төпләре һәм бармаклар өчен күнегүләр:

 

1. Тупны баланың уч төпләренә салыгыз һәм алга-артка тәгәрәтегез.

 

2. Тупны баланың уч төпләренә салыгыз һәм уч төпләре буенча әйләнүле хәрәкәтләр ясагыз.

 

3. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз. Капкач борган шикелле тупны алга таба әйләндерегез. Бала да сезнең артыгыздан кабатласын.

 

4. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз.4-6 тапкыр аңа басым ясагыз.

 

5. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз. Капкач борган шикелле тупны артка таба әйләндерегез.

 

6. Тупны ике кулыгыз белән 20-30 см биеклеккә чөеп җибәрегез һәм тотып алыгыз.

 

7. Тупны уч төпләрегез арасында кысыгыз. Бармакларыгызны “йозакка” бикләгез.Терсәкләрегезне як-якка юнәлтегез.4-6 тапкыр уч төпләрегез белән тупка басым ясагыз.

 

8. Темпны әкренләп арттыра-арттыра тупны бер кулыгыздан икенче кулыгызга күчерегез.

 

 

Аяклар өчен күнегүләр:

 

1. Баланы кечкенә урындыкка утыртыгыз. Баланың бер аягын тупка куегыз, икенче аягын – идәнгә. Ашыкмыйча гына тупны алга-артка тәгәрәтегез. Шул ук күнегүне баланың икенче аягы белән кабатлагыз. Аннары баланың ике аягы белән берьюлы тупны тәгәрәтегез.

2. Баланы кечкенә урындыкка утыртыгыз. Баланың бер аягын тупка куегыз, икенче аягын – идәнгә. Ашыкмыйча гына әйләнүле хәрәкәтләр ясагыз. Шул ук күнегүне баланың икенче аягы белән кабатлагыз. Аннары баланың ике аягы белән берьюлы тупны тәгәрәтегез.

И.А. Ермаковадан тәрҗемә

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий