Яңа фикерләр:

postheadericon “Тел күрке – сүз”

iБалалар бакчасында сүзлек запасын туплау һәм баетуга, җөмлә конструкциясенең үзләштерүгә, фонематик ишетеп аеру сәләтен үстерүгә зур игътибар бирелә.

Шуңа күрә бу эшне балага 5 яшь тулганнан да соңга калмыйча башларга кирәк. Чөнки телдәге кимчелек балалар бакчасында, аннан соң мәктәптә программа материалын үзләштерергә, белем һәм тәрбия бирү процессын нормаль алып баруга комачаулыячак. Авазларның дөрес әйтелешен булдыру, сөйләм телен үстерү максатын күзаллап, уземнен эшемдә еш куллана торган, балалар тарафыннан яратып башкарыла торган уеннар тәкъдим итәсем килә.

 

Шарны кабартабыз

Уен [ш],[с] авазларын чагыштырып ныгыту максатыннан уйнала. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар. Уеннын сүзләрен бергәләп кабатлыйлар:

Шар алып килдем сезгә,

Әйдә, кабартыйк бергә:

Ш-ш-ш-ш-ш! (Тугәрәк җәелә)

Шар кабарды, кабарды,

Кабарды да…шартлады!

Балалар кулларын як-якка җәяләр, чәбәкләп алалар, яңадан кулга-кул тотынышып түгәрәкне кысалар:

С-с-с-с-с!

 

Кошлар ашату

Уен [җ] авазын ныгыту максатыннан уйнала.

Балалар түгәрәктә басып торалар һәм логопед күрсәткән хәрәкәтләрне кабатлыйлар.

Менә кошлар очып килде җимлеккә (очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Әй, сөенде алар анда җим купкә (канатларын җилпеп әйләнәләр)

Әй, чукыйлар алар җимне җимлектән (башны як-якка борып чукыган хәрәкәт ясыйлар)

Сөенешеп тыпырдыйлар җимлектә (аякларын тыпырдаталар)

 

 Җөмләне әйтеп бетер

Охшаш мәгънәдәге сүзләрне чагыштырып ныгыту максатыннан уйнала.

Җиһазлау: рәсемнәр.

Логопед бер рәсемне ала да, балаларга күрсәтеп, үзе әйтә башлаган җөмләне тәмамларга куша:

Әти чәй ….кайната

Әби аш…пешерә

Әни табада балык…кыздыра

Апа күлмәк ….тегә

Кыз кулъяулык….чигә

Марат иртән торгач….юына

 

 Ни белән?

Сүзлек запасын баету, балаларны диалог төзергә өйрәтү максатыннан уйнала.

“Ни белән?” соравын логопед әйтә, балалар җавап бирәләр һәм тиешле хәрәкәтләрне күрсәтәләр:

Кыярларга су ташыйбыз ни белән? Чиләк белән.

Без бакчада җир казыйбыз ни белән? Көрәк белән.

Өскә салам ыргытабыз ни белән? Сәнәк белән.

Без әнигә он илибез ни белән? Иләк белән.

 

Кире беткән әтәч

Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне (антонимнарны) ныгыту максатыннан уйнала.

Җиһазлау: этәч рәсеме яисә уенчыгы.

Логопед: (уенчыкны күрсәтеп). Балалар, буген безгә кунакка кире беткән әтәч килгән. Ул нәрсә әйтсәң дә киресен әйтә икән. “Зур туп” дисәң, ул “кечкенә туп” ди. Уйныйбызмы анын белән?

Логопед сузтезмәләр әйтә, балалар кире мәгънәсен әйтеп баралар.

Биек йорт, куркак малай, калын кофта, чиста кул, киң шарф, пычрак туфли, юка табан, тар сөлге, озын бау.

 

Төркемнәргә бүл

Сүзлек запасын баету, кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары исемнәрен һәм гомумиләштерүче сүзләрне ныгыту.

Җиһазлау: кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары рәсемнәре.

Рәсемнәр буташтырылган. Балалар бер рәсемне сайлап алалар, исемен атап, кайсы төркемгә кергәнен әйтәләр. Кыргый җәнлекләрне бер якка, йорт хайваннарын икенче якка куеп баралар. Соңыннан гомумиләштерүче сүзләр ныгытыла.

 

 Кояш чыгу һәм баю

Бу уен сөйләмдә [л] авазын ныгыту максатыннан уйнала. Балалар, тугәрәк ясап, бер-берсенә якын басып, кулларына тотынышканнар.

Бергәләп табышмакның сүзләрен кабатлыйлар:

– Алтын капка ачыла, тәнкәләре чәчелә.

Түгәрәк җәелә, кулларны җибәрәләр һәм өскә күтәреп, кул чугын уйнатып бер урында әйләнәләр.

– Алтын капка ябыла, тәңкәләре җыела.

Кулларын тотынышып, түгәрәкне кысалалар.

Шушы җиңел уеннар логопедларга, тәрбиячеләргә ярдәм итәр дип ышанып калам.

 

 

Татарстан Республикасы

Арча шәһәре

“9 нчы номерлы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

укытучы – логопеды

МӨХӘММӘДИЕВА ИЛҮЗӘ РИНАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий