Яңа фикерләр:

postheadericon Бармак уеннары – 6

барм уены

Ел фасыллары

Баш бармагым – кыш була

Кар-бураннары туза.

Имән бармак – яз килә,

Карлары эреп бетә.

 

Урта бармак – җәй җитә,

Җиләк кызарып пешә.

Атсыз бармак – көз икән,

Сары яфраклар сипкән.

 

Чәнти бармак ни икән?

Кыш, яз, җәй, көз бит үткән.

 

Кошлар

Бу бармак – чыпчык,

Бусы – сыерчык,

Бусы – карлыгач,

Бусы – сандугач,

Ә бусы бик кечкенә,

Тимәгез нәниемә,

Нәнием – чәнтиемә.

 

Бармак уены “Кошларны сыйлау”

Кошлар, кошлар килегез! (Бармаклар белән чакыру хәрәкәте)

Без сезгә май бирербез. (Куллар белән кисү хәрәкәте)

Сезгә җим әзерләрбез (Бармаклар белән җим сибү хәрәкәте)

Кар өстенә сибәрбез.

Бу өлеш – кугәрченгә, (Уң кул белән күрсәтү)

Бу өлеш – чыпчыкларга (Сул кул белән күрсәтү)

Каргаларга – токмачлар (Куллар белән әвәләу хәрәкәте)

Тук булыгыз, кошкайлар. (Кулларны як-якка жәю хәрәкәте)

 

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий