Яңа фикерләр:

postheadericon Манный ярмасы белән уеннар

Башка бармак уеннары кебек үк, манный ярмасы белән уйнау да сабыйның вак моторика үсешенә ярдәм итә.

Манный ярмасын зур табага тигез итеп  салыгыз. Төсле таба булса тагын да яхшырак.

  • Баштан бала һәр бармагы белән берәм-берәм ярмага кагылсын.
  • Аннары куллары белән.
  • Сабый ярманы йодрыгы эченә салсын,  аннары әкрен генә бушатсын.
  • Куллар “сөенәләр”. Бала ярманы бармаклары белән усын (аш тозлагандай), аннары ике кулы белән усын.
  • Бала ярманы бүрәнкә (воронка) аша чыгарып карасын.

 

Шулай ук манный ярмасында бармак белән рәсемнәр дә ясарга була.

1. Баланың бармагы белән ярмада сызыклар, дулкыннар ясап күрсәтегез. Ул үзе дә төрле-төрле сызыклар ясап карасын.

 

 

2. Табадагы ярманы селкетеп тигезлибез дә, тагын яңа рәсемнәр ясыйбыз. Мәсәлән, яңгыр, кар бөртеге,  тарак, бант, бияләй.

    

 

3. Ике бармак белән берьюлы сызсагыз, поезд юлы яисә чаңгычы эзе килеп чыга.

4. Аннары түгәрәк, квадрат, өчпочмак, турыпочмак ясасагыз була.

    

5. Түгәрәктән кояш, карбыз, алма, чия килеп чыга.

    

6. Өчпочмактан кишер, өй ясарга була.

 

7. Турыпочмактан  –  автобус.

8.  Ярманы тигезлибез дә, чәчәкләр, гөмбәләр, яфраклар, агачлар ясыйбыз.

    

    

9. Бөҗәкләр.

    

  

10.Хайваннар.

    

11. Эзләр.

– Бармакларны берләштереп ике кул белән ярма буенча йөреп чыгабыз  –  бу песи эзләре.

– Бармакларны аерып ярма буенча йөгертәбез  –  үрмәкүч эзләре.

– Йодрыклар белән “лап-лоп” йөреп чыгабыз  –  бу аю эзләре.

– Сыер тоякларының эзләре.

– Елан эзе.

– Калак белән ярмага сызып чыпчык эзләре ясыйбыз.

– Кул сурәте.

12. Пейзажлар.

  

13. Санарга өйрәнәбез, саннарны язабыз.

 

14. Хәрефләрне өйрәнәбез, алардан сүзләр тезәбез.

  

 

Кыскасы, кемнең нәрсәгә фантазиясе җитә инде.

Манный ярмасы белән уйнаган уеннарны җәй көне комлыкта ком белән дә уйнарга була.

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий