Дидактик уен: «Матур сервиз»
Зурлар төркеме рус телле балалар өчен УМК буенча «Матур сервиз» уены.
Максат: савыт-сабаларны белдергән исемнәрне дөрес әйтелеш белән ныгыту, төсләре буенча төркемләү, төсне белдергән сүзләрне активлаштыру, предметларны санау күнекмәләрен камилләштерү, татар телендә аралашу теләге булдыру.
Уен барышы:
Чиратлап балалар чакырыла. Һәр бала үзе теләгән төстәге сервизны җыя, төсен атый, предметларның исемен, санын әйтә. Мәсәлән: Бу кызыл чынаяк, кызыл тәлинкә, кызыл кашык. 1 (бер), 2 (ике), 3 (өч).
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Мәскәү районы
“339 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ГАТАУЛЛИНА СУРИЯ ШАМИЛЬ КЫЗЫ
Комментарии: |