Яңа фикерләр:

postheadericon Минем динем – Ислам

1237503963_rebjonok-molitsja1Дин – Аллаһ Тәгалә тарафыннан пәйгамбәрләр аша кешеләргә җибәрелгән әмерләр һәм тыюлар. Дин кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә бәхетле итә. Ислам – буйсыну дигән мәгънәдәге сүз. Ислам динен Бөек Аллаһ пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәс сәлләмгә бөтен кешелеккә җиткерсен өчен җибәргән. Анда Аллаһ Тәгаләнең ахыргы әмер һәм тыюлары килгән. Аллаһ Тәгаләгә буйсынырга теләгән кеше Ислам дине кануннарына буйсынып яшәргә тиеш.

Ислам дине буенча яшәгән кеше мөэмин һәм мөселман була.

  1. Гамәл кылу.

Аллаһ Тәгалә Ислам динен кешеләргә һәм җеннәргә бер Үзенә генә гыйбадәт кылсыннар өчен җибәргән. Ислам дине – туры юлны, хакыйкатьне күрсәтүче, ике дөнья бәхете китерә торган дин.

Мөселман булган кеше эшләргә яки тыелырга тиешле кайбер гамәлләрне карап үтик:

ФАРЫЗ: ул шундый гамәл, аны кылучы саваплы, кылмаучы – гөнаһлы була. Фарызлыгына ышанмаган кеше кәфер була.

Фарыз гамәлләр:

* һәркөн биш вакыт намаз уку; Рамазан аенда ураза тоту.

* әти-әнине хөрмәт итү, аларга карата яхшы мөгамәләдә булу һәм башка шундый гамәлләр.
ВӘҖИП: ул шундый гамәл, аны эшләүче саваплы, эшләмәгән – гөнаһлы, вәҗип икәнлегенә ышанмаучы зур гөнаһлы була.

Вәҗип гамәлләр:

* витр намазын, гает намазларын уку.

* берәр гамәлне башкарырга теләсә, “иншә Аллаһ”, ягъни “Аллаһ теләсә” дип әйтү.

* укытучыны хөрмәт итү, ул кушканнарны башкару һәм башка шундый гамәлләр.

СӨННӘТ: ул шундый гамәл, аны эшләгән кеше саваплы була, эшләмәгән гөнаһлы булмый. Ләкин Кыямәт көнендә пәйгамбәребез, салләЛлаһу галәйһи үәс сәлләм шәфәгатенә, ягъни яклавына лаек булмый.

Сөннәт гамәлләр:

* һәрбер яхшы гамәлләрне Аллаһ исеме белән, ягъни “бисмиЛләһ” белән башлау.

* Мөселманнарга сәлам бирү.

* Кигән киемнең чиста һәм тәртиптә булуы.

* Сәлам биргәндә кул бирешү һәм башка шундый гамәлләр.

 

ХАРАМ: ул шундый гамәл, аны эшләүче кешеләр зур гөнаһлы, эшләмәүче – саваплы була. Аны хәләл диюче – кәфер була.

Харам гамәлләр:

* Аллаһ Тәгаләгә тиңдәшлек кылу.

* Кеше тәненә зарар китерү.

* Исерткеч эчемлекләр эчү, эчерү, сату, отышлы уеннар уйнау.

* Мөселман кешесен кыерсыту, рәнҗетү, мыскыллау һәм башка шундый гамәлләр.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий