Яңа фикерләр:

postheadericon Ибраһим галәйһиссәлам. 5 нче кисәк

Зәм-зәм чишмәсе 3357487

Бер вакыт Исмәгыйльнең эчәсе килә. Әнисе аңа суны бик тә бирер иде дә… каян килсен ди су! Мәккәдә чишмәләр дә, елгалар да булмый. Һәҗәр су эзләп йөгерергә тотына.
Ул Сафа һәм Мәрвә таучыклары арасында су һәм ярдәм эзләп йөгерә. Һәм менә могҗиза! Аллаһ аларга су бар итә! Су җир астыннан чыга.
Исмәгыйль суны эчә һәм Һәҗәр дә суны эчә.
Бу – зәм-зәм суы була. Аллаһ бу суга бәрәкәт бирә.
Бу – нәкъ әнә шул Мәккәдәге чишмә. Мәккәгә хаҗга барган кешеләр нәкъ менә шул зәм-зәм суын эчәләр һәм үзләре белән алып китәләр.
Ә синең зәм-зәм суын эчкәнең бармы?

 

Ибраһим галәйһиссәламнең төше.

Берникадәр вакыттан соң Ибраһим галәйһиссәлам Мәккәгә кайта һәм улы Исмәгыйль белән хатыны Хәҗәрне күрә. Ибраһим галәйһиссәлам үзенең улы Исмәгыйльне күреп бик сөенә. Ул әле бик кечкенә булып, уйнап, йөгереп йөри. Ибраһим галәйһиссәлам үзенең улын бик ярата.
Бер төнне Ибраһим галәйһиссәламгә төш керә. Ул төшендә улы Исмәгыйльне корбан иткәнен күрә. Ибраһим галәйһиссәлам пәйгамбәр була һәм аңа тормышка аша торган төшләр керәләр. Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламнең төшендә күргәнен өнендә үтәвен теләгән.
Ибраһим галәйһиссәлам улына болай ди:
– Улым! Дөреслектә, мин төшемдә сине Аллаһка корбан чалганымны күрдем. Син бу турында ни уйлыйсың?
Улы җавабында:
– И әтием! Сиңа ничек кушылган, шулай үтә! Аллаһ теләсә, мине сабырлардан табарсың, – ди.
Ибраһим галәйһиссәлам үзе белән улы Исмәгыйльне һәм пычак ала. Мина дип аталган җиргә килеп җиткәч, Ибраһим галәйһиссәлам төшендә күргәнен үтәмәкче була.
Исмәгыйль җиргә ята. Ибраһим галәйһиссәлам Исмәгыйльнең муенына пычакны китерә. Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламне шул рәвешчә сынап карарга тели. Аллаһның ихтыярын үтәрме, юкмы? Кемне ул күбрәк ярата? Аллаһнымы, Исмәгыйльнеме? Ибраһим галәйһиссәлам бу сынауны үтә. Аллаһ Тәгалә Җәбраил фәрештә аша Җәннәттән сарык бәтиен бирә һәм әйтә:
– Исмәгыйльне түгел, сарык бәтиен чал.
Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламнең бу гамәленнән риза була һәм мөселманнарга Корбан бәйрәмендә корбан чалырга куша.
Аллаһ Ибраһим галәйһиссәламнән риза булсын!
Аллаһ Исмәгыйль галәйһиссәламнән риза булсын!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий