Яңа фикерләр:

postheadericon Йосыф галәйһиссәлам. 9 нчы кисәк

Биньямин Йосыф галәйһиссәламнең кабулында.
0a0d3e5c6d446de841fe2ca990b8067a
Кардәшләр, әтиләре кушканча, төрле капкалардан керделәр һәм Йосыф галәйһиссәлам янына килделәр.
Йосыф галәйһиссәлам энекәше Биньяминны күреп бик сөенде. Һәм аны үзенең янында калдырды.
Йосыф галәйһиссәлам узенең энекәшен кочаклап:
– Дөреслектә, мин – синең абыең, – диде. Һәм Биньямин тынычланды.
Йосыф галәйһиссәлам Биньяминны күп еллык аерылышудан соң күрде һәм әтисен, әнисен, өен һәм балачагын исенә төшерде.

Йосыф галәйһиссәлам Биньяминны үзе белән калдырмакчы, аны көн саен күреп, өе турында сораштырмакчы иде.
Ләкин моны ничек итеп эшләргә соң? Инде иртәгә бит Биньямин кире Коньанга китәргә тиеш. Аның абыйлары бит бергә кайтырга Аллаһ белән ант иттеләр.
Ничек инде падишаһ Биньяминны хаксыз үзендә калдыра ала ди? Кешеләр бит аннары соң:
– Падишаһ Каньян кешесен хаксыз төрмәгә япкан! Бу бит – гаделсезлек! – диячәкләр!
Ләкин Йосыф галәйһиссәлам хикмәтле һәм акыллы була.
Йосыф галәйһиссәламнең су эчә торган кыйммәтле савыты була. Шул савытны ул Биньяминның әйберләре арасына тыгып куя.
Шуннан соң сарай кешеләре кардәшләр артыннан килеп, аларны урлашуда гаеплиләр.
Кардәшләр:
– Сез нәрсә югалттыгыз? – дип сорыйлар. Аларга:
– Падишаһыбызның кыйммәтле савыты югалды, – дип әйттеләр.
Кардәшләр:
– Аллаһ белән ант итәбез, без монда золымлык таратыр өчен килмәдек һәм сез бу турыда турында хәбәрдәрсез. Без – урлашучылар түгел, – диделәр.
Шулай ук алар:
– Әгәр дә сез дөресен сөйләсәгез, урлаучыны нинди җәза көтә соң? – диделәр. Сарай кешеләре:
– Савыт кемнең әйберләре арасында табылса, ул кеше патшалыкта калырга тиеш була. Золымчылар белән без шулай итәбез.
Савыт Биньяминның әйберләре арасында табыла.
Кардәшләргә патша каршында уңайсыз була, ләкин алар оялмыйча:
– Ул урлашкан булса, аның абыйсы да элек урлаша иде, – диләр.
Йосыф галәйһиссәлам үзе турында мондый ялганны ишетеп, бер сүз дә дәшми, ачуы да чыкмый. Ул яхшы холыклы, юмарт була.
Алар әйтәләр:
– Йә падишаһ! Аның әтисе – олы яшьтәге карт. Аның урынына безнең берәребезне калдыр! Без синең яхшылык кылучылардан икәнеңне күрәбез.
Йосыф галәйһиссәлам:
– Безнең әйберне тапкан кешедән гайре башканы калдырырга Аллаһ сакласын! – ди. – Шулай эшләп, без – золым кылучыларның берсе булыр идек!
Шулай итеп, Биньямин Йосыф галәйһиссәлам янында кала.
Абыйлы-энеле икесе дә бәхетле булалар.
Әлбәттә, Йосыф галәйһиссәлам озак вакыт үзенең туганнарын күрмичә, ялгыз була. Аллаһ Тәгалә аңа Биньяминны кайтара.
Йосыф галәйһиссәлам бит энесен зинданга ябар өчен түгел, аның белән бергә булып, аралашырга калдыра.
Энекәшнең абыйсы янында булуы – золымлык мени? Юк, әлбәттә, беркайчан да! Беркайчан да!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий