Яңа фикерләр:

postheadericon Нух галәйһиссәлам. 7 нче кисәк

Нух галәйһиссәламнең дәгъвәте.
2122

Нух галәйһиссәлам үзенең дәгъвәтен башлый. Ул тырышып үзенең кавемен дингә чакыра. Ул:
– И кавемем! Дөреслектә, мин сезгә кисәтүче һәм аңлатучы үгетләүче. Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылыгыз, Аннан куркыгыз һәм мине тыңлагыз! Ул сезнең гөнаһларыгызны гафу итәр һәм билгеле бер көнгә кадәр сезгә соңгарау бирер. Дөреслектә, Аллаһның вакыты килеп җиткәч, ул инде кире чигәрелми. Сез моны белсәгез иде! (71 нче сүрә, 2 -4 нче аятләр)

Аллаһ бу кавемгә ачулана һәм яңгырны бирми башлый. Нәтиҗәдә, эшләренә күп зарар килә.
Нух галәйһиссәлам:
– Раббыгыздан гафу үтенегез, дөреслектә, Ул – бөтен гөнаһларны Кичерүче. Ул күктән мул яңгырлар җибәрер. Сезгә балалар һәм мал белән ярдәм итәр. Нишләп сез Бөек Аллаһны хөрмәтләмисез? Сезнең әйләнә-тирәгез – ул бит Аллаһ Тәгаләнең бер икәнлеген күрсәтүче билгеләр. Ни өчен сез игътибар белән карамыйсыз? Ни өчен сез күккә һәм җиргә, кояшка һәм айга карамыйсыз? Кем күкләрне бар иткән? Кем айны якты иткән, ә кояшны яктырткыч иткән? Кем сезне бар иткән? Кем җирне сезгә җәймә иткән?
Ләкин Нух галәйһиссәламнең кавеме уйлый торган булмый һәм алар динне кабул итмиләр.
Нух галәйһиссәлам аларга үгет-нәсихәт әйткәндә, алар колакларына бармакларын тыгалар.
Ишетмәүче кеше ничек аңласын ди?! Тыңлыйсы килмәгән кеше ничек ишетсен ди?!

Нух галәйһиссәламнең догасы.

Нух галәйһиссәлам үзенең кавемен бик озак еллар дәвамында дәгъвәт кыла.
Ул тугыз йөз илле ел буе кавемен Аллаһның диненә чакыра.
Ләкин аның кавеме динне кабул итми.
Алар таш сыннарга табынуны калдырмыйлар һәм Аллаһка гыйбадәт кылмыйлар.
Нух галәйһиссәламгә тагын күпме көтәргә соң? Бу гаделсезлеккә аңа күпме түзәргә соң? Кайчанга кадәр аңа Аллаһтан нигъмәтләр алып таш потларга табынучы золымчыларны күрергә соң?
Ни өчен Нух галәйһиссәлам боларга ачуланмый? Аңа беркемдә дә булмаган сабырлык була.
Илле елсыз мең ел буе ул кешеләрне Аллаһ Тәгаләгә чакыра.
Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек!
Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламгә алдагы сүзләрне җиткерә:
– Синең кавемеңнән иман китерүчеләр моңарчы иман китергәннәр генә булачаклар. Шуңа күрә алар кылган гамәлләрдән сагышланма. (11 нче сүрә, 36 нчы аят)
Нух галәйһиссәлам кавемен тагын бер тапкыр Аллаһка чакыргач, алар аңа:
– Йә, Нух! Син безнең белән озак вакытлар буе бәхәсләштең һәм бәхәсләшүеңне дәвам итәсең. Безне куркытып янаган нәрсәне күрсәт безгә, әгәр дә син дөресен сөйләүчеләрдән булсаң! – диләр. (11 нче сүрә, 32 нче аят)
Нух галәйһиссәламнең аларга Аллаһ ризалыгы өчен ачуы килә һәм алар динне кабул итәрләр дигән өметен өзә.
Ул Аллаһтан сорый:
– Йә Рабби! Җир йөзендә бер генә дә кәферне калдырма!!!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий