Яңа фикерләр:

postheadericon Нух галәйһиссәлам. 9 нчы кисәк

Нух галәйһиссәламнең улы.
600x60012570263699

Нух галәйһиссәламнең потларга табынучылар ягында булган улы була. Үзенең улын күреп, Нух галәйһиссәлам аны коткармакчы була һәм үзе белән көймәгә утырырга чакыра:
– Улым! Безнең белән утыр һәм кәферләр белән калма!
Улы:
– Мин тауга менеп яшеренермен, ул мине судан саклар, – ди.

Нух галәйһиссәлам :
– Бүген берәү дә Аллаһ Тәгаләнең газабыннан коткара алмас, мәгәр дә Ул рәхимлелек кылган кешеләр генә котылырлар.
Шунда араларына дулкын төшеп аларны аерды һәм карышкан улы вафат булды. (11 нче сүрә, 43 нче аят)
Нух галәйһиссәлам улы турында кайгыра башлый – ул бит аның каны, аның өлеше. Ул су басудан һәм Кыямәт көненең газабыннан үзенең улын коткарып кала алмаганлыгына үкенде. Кыямәт көненең утлы газабы су басудан күпкә көчлерәк бит!
Ә Аллаһ Тәгалә аның гаиләсен коткарырга вәгъдә итте мени? Юк! Аллаһның вәгъдәсе – хак. Ә ул үзенең улын куркыныч Кыямәт көнендә Аллаһ ярлыкавын теләгән иде.

Ул синең гаиләңнән түгел

Нух галәйһиссәлам үзенең Раббысына:
– Раббым! Минем улым – минем гаиләмнең өлеше бит ул! Синең вәгъдәң – хак, һәм Син – иң Хикмәтле Хөкемдар! (11 нче сүрә, 45 нче аят)
Аллаһ Тәгалә кешенең килеп чыгышын карамый, ә аларның гамәлләренә карый. Хәтта алар пәйгамбәрләрнең уллары булса да.
Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламне күндерә һәм әйтә:
– Йә Нух! Ул синең гаиләңнең өлеше түгел, һәм синең гамәлең – тәкъваларның гамәле түгел. Миннән үзең белмәгәнне сорама. Дөреслектә, Мин сине наданнардан булмаска өндимен. (11 нче сүрә, 46 нчы аят)
Нух галәйһиссәлам үзенең хатасын таный һәм Аллаһтан гафу үтенә. Ул:
– Рабби! Мин белмәгән нәрсәләрне сораудан Сиңа сыенам! Һәм әгәр дә Син мине гафу итеп, рәхимлек кылмасаң, мин һәлак булучылардан булырмын! (11 нче сүрә, 47 нче аят)

Су басудан соң.

Аллаһ Тәгалә кушуы буенча булган вакыйгадан соң, һәм кәферләр суга батырылганнан соң, күк йөзе суны туктата, ә җир суны сеңдерә һәм көймә Җувдий дигән тауда туктый.
Һәм әйтелә:
– Золымчы, гаделсез кешеләргә – һәлакәт булсын, – дип. (11 нче сүрә, 44 нче аят)
Һәм Нух галәйһиссәламгә:
– Ий Нух, Безнең тарафтан имин булып көймәдән төш вә сиңа һәм синең белән булган мөэминнәргә күп бәрәкәт булган хәлдә көймәдән төшегез, дәхи сезнең нәселдән булган бер өммәтне дөньяда файдаландырырбыз, соңрак, азганнары өчен, аларга Бездән рәнҗеткүче газаб ирешер, – диелә. (11 нче сүрз, 48 нче аят)

Барча гамәлдә ул Нухка кеше, җен, вә фәрештәләр сәлам әйтерләр. (37 нче сүрә, 79 нчы аят)

Абдул Хәсән Али Хәсән ән-Нәдәвинең “Пәйгамбәрләр тарихы”ннан.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий