Яңа фикерләр:

postheadericon Һуд галәйһиссәлам. 2 нче кисәк

Әд кавеме дошманлыгы.
551

Әд кавеменең көче кешеләргә һәм хәтта үзләренә дә куркыныч була башлый. Чөнки алар Аллаһ Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә иман китермиләр.
Аларны кансызлык кылудан һәм шәфкатьсез булудан ни тыйсын соң?! Үзләреннән дә өстенрәк берәүне дә танымаган кешеләрне золымлылылык кылудан нәрсә туктатсын соң?

Аллаһның хөкеменнән һәм җәзасыннан да курыкмыйлар.
Алар урмандагы ерткычлар сыман булалар: өлкәнрәкләр кечерәкләрне кыерсыта, көчлеләр зәгыйфьләргә золымлылык кыла.
Ачулары килгән вакытта алар каһәрле филгә охшыйлар: юлда ни эләксә, шуны юк итәләр.
Бер-берсе белән сугышып, алар ашлыкка һәм нәселләренә зыян салалар.
Кая гына барсалар да, алар әхлаксызлык, бозыклык, азгынлык кылалар, кешеләрне түбәнсетәләр.
Зәгыйфь кешеләр алардан курыкканнар һәм каршылырына эләкмәскә тырышканнар.
Аларның көчләре кешеләргә генә түгел, хәтта үзләренә дә куркыныч була башлаган.
Аллаһ Тәгаләгә иман китермәгән, Кыямәт көненнән курыкмаган кешеләр шундый була.

Әдитләрнең сарайлары.

Әд кавеме мәҗлесләр, эшлексезлек, уен-көлке, күңел ачудан башка бер нәрсә дә эшләми.
Алар бер-берсенә үзләренең биек һәм зур йортлары белән мактанганнар.
Аларның байлыклары суда, җирдә, ташларда сарыф булган. Һәртөрле бушлыкка алар үзләренең биек сарайларын төзегәннәр. Үзләренең йортларын алар беркайчан да үлмичә, мәңге яшәрләр сыман төзегәннәр.
Сарайлары, хәтта кирәге булмаса да, тиккә-юкка төзелгән.
Ә шул вакытта кайбер кешеләр үзләренә ашарга ризык һәм кияргә киемнәр таба алмаганнар. Аларның ярлыларының яшәр урыннары булмаган. Ә байларның йортларында яшәргә кеше булмаган.
Әд кавеменең сарайларын күргән һәр кеше аларның Аллаһка иман китермәгәнлекләрен аңлаган.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий