Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 1 нче кисәк

Канъяннан Мисрга.
story-2012-bjezopasnost-v-tunisje-v-nastojashhjeje-vrjemja

Ягкуб галәйһиссәлам үзенең уллары белән Канъяннан Мисрга күченеп китәләр.
Чөнки Ягкуб галәйһиссәламнең улы Йосыф галәйһиссәлам Мисрда патшалык һәм хөкем итә.
Канъянда алар көтү көтәләр, кәҗәләр савалар һәм йон саталар.
Ә Мисрда хәтта Йосыф галәйһиссәламнең хезмәткәрләре дә җитешлектә, тулылыкта яшәгәннәр. Ә инде шулай булгач, ни өчен соң Ягкуб галәйһиссәлам һәм аның уллары Канъянда калырга тиеш?

Йосыф галәйһиссәлам үзенең кешеләрен әтисе һәм туганнары артыннан җибәрә. Чөнки алардан башка бөтен аның булган байлыклары аңа бернинди дә ләззәт китермиләр. Чит җирдә, туганнардан еракта ялгызы гына булып, ничек инде нигъмәтләр ошасын ди аңа!? Ничек инде аның әтисе һәм абыйлары кечкенә өйләрендә булганда, ул үзенең зур сараенда ятсын ди?!
Ниһаять, Ягкуб галәйһиссәлам үзенең уллары белән Мисрга күченеп киләләр.
Йосыф галәйһиссәлам үзенең якыннарының килүенә чиксез бәхетле иде һәм аларны бик зурлап, хөрмәтләп каршы алды.
Үзләренең хөкемдарларының туганнарын Мисыр халкы да зурлап каршы алды. Мисыр халкы бу гаиләне нык яраталар. Чөнки алар рәхимле, юмарт Йосыф галәйһиссәламне бик яраталар иде.
Кешеләр Йосыф галәйһиссәламне үзләренең яхшы, кайгыртучы абыйлары кебек, ә Ягкуб галәйһиссәламне үзләренең хөрмәтле әтиләре кебек кабул итәләр иде.
Олыгайган Ягкуб галәйһиссәлам өчен дә шәһәр халкы үз балалары кебек булалар.
Ягкуб галәйһиссәламгә һәм аның балаларына Мисырдагы тормыш бик ошый һәм Мисыр алар өчен туган як кебек була.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий