Муса галәйһиссәлам. 5 нче кисәк
Муса галәйһиссәламнең әнисе үзенең улы өчен бик курыккан. Дошманның төбәлгән карашы астында булып, ничек курыкмасын да, ничек борчылмасын ди ул!
Ничек соң Фиргавеннең кешеләре күпме хатыннарның балаларын тартып алганда курыкмаска?!
Мескен ана үз баласын кырмыскалар кебек сак һәм сизгер, каргалар кебек үткер күзле җәлладлардан ничек коткарыр?!
Шул вакытта Муса галәйһиссәламнең әнисенә Аллаһ Тәгалә ярдәм итә һәм баланы сондыкка салып, Нил елгасына җибәрергә илһамландыра.
Аллаһ Бөек!
Ничек ана кеше үз баласын елгага атарга җөръәт итсен?! Кем баланы сондыкта ашатыр? Ничек ул анда сулар?!
Ләкин бөтен шушы борчуларга карамастан, ул Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәлли һәм Аллаһ аны ничек илһамландыра, шулай эшли.
Дөрестән дә, сондык өйдән яхшырак булып чыга. Чөнки сабыйларга аучылар һәр өйне актарып эзләгәннәр.
Сабыйлар дошманның төбәлгән карашы астында була.
Җәлладлар кырмыскалар кебек сак һәм сизгер, каргалар кебек үткер күзле була.
Мескен ана үз баласын Аллаһка тәвәккәлләп, сандыкка сала һәм Нилга ташлый.
Дөреслектә, ана моңа түзәрлек түгел, ләкин ул Аллаһка тәвәккәлли.
“Без Мусаның анасын: “Аны имез. Ә кайчан аның өчен курка башлыйсың, елгага ташла. Курыкма һәм борчылма, чөнки Без аны сиңа кайтарырбыз һәм аны илчеләребезнең берсе итәрбез”, – дип илһамландырдык”. (Касас сүрәсе, 7 нче аят)
Фиргавеннең сараенда.
Мисыр Фиргавененең Нил елгасы буенда күп сарайлары була.
Фиргавен бер сарайдан икенчесенә күчеп, Нил ярлары буенда саф һава сулап йөри.
Бервакыт ул шаулаган елгага сокланып карап утыра иде. Аның янында Мисыр патшабикәсе дә бар иде.
Патшабикә патша белән елга ярыннан атлаган вакытта, кинәт хатынның карашы дулкыннар өстеннән тирбәлеп йөзгән сондыкка төшә.
– И хуҗам, сез теге сондыкны күрәсезме? – ди Мисыр патшабикәсе.
Фиргавен, моңа артык игътибар бирмичә җавап бирә:
– Нилда сондык нишләсен ди? Ул, мөгаен, бер бүрәнә генәдер.
– Юк, хуҗам, бу нәкъ менә сондык, – дип кире кага аның сүзләрен патшабикә.
Шул вакыт, сондык аларга тагын да якынрак йөзеп килә. Бу юлы инде башкалар да:
– Әйе, бу сондык икән! – дип кычкыралар.
Патша хезмәтчеләренең берсенә сондыкны тотарга боера.
Хезмәтче аның боерыгын үти.
Сондык бикле булмый, ә аның эчендә елмайган бала ята. Аны ачып караган кешеләр бик нык гаҗәпләнәләр. Һәрберсе аны кулына алып, сокланып карый.
Фиргавен дә гаҗәпләнә.
Хезмәтчеләр үзара:
– Бу бала Бану Исраил кавеменнән, Фиргавен аны һичшиксез җәзалаячак! – дип сөйләшәләр.
Ләкин Мисыр патшабикәсе баланы ярата. Кечкенә тәнчекне йөрәгенә кысып, ул аның белән үбә-үбә уйный. Фиргавеннең рәхимлеген сорап ул аңа:
– “(Бу бала) Миңа да, сезгә дә сөенеч. Үтермәгез аны. Бәлки, безгә аннан файда булыр, яисә бәлки без аны уллыкка алырбыз”, – ди. (Касас сүрәсе, 9 нчы аят)
Шулай итеп, Имран улы Муса Фиргавеннең сараена керә.
Фиргавеннең җәлладлары аны хакимиятлектән мәхрүм итәчәк кешене күпме генә үтерергә теләсәләр дә, ул исән кала. Үзләренең карганыкы кебек үткер күзләре, кырмысканыкы кебек сизгерлекләренә карамастан, алар аңа кадәр барып җитә алмыйлар.
Аллаһ Тәгаләнең ихтыяры буенча, сабыйлар үтерүче Фиргавен үзенең сараенда киләчәктә бөтен байлыгын тартып алачак баланы тәрбияли башлый.
Бәхетсез Фиргавен…
Шулай итеп, Фиргавен, аның вәзире Һәман һәм аның бөтен гаскәре дә хаталана.
“Фиргавеннең гаиләсе аны үзләренең дошманы һәм кайгысы булырга алалар. Дөреслектә, Фиргавен, Һәман һәм аның гаскәре гөнаһлылар булалар”. (Касас сүрәсе, 8 нче аят)
Комментарии: |