Бөтен нәрсәне бар итүче
Менә син, минем нәнием, иртә белән, тәмле йокыдан соң күзләреңне ачтың… Тәрәзәдән якты кояш нурларын сирпи. Кил әле, бәбием, тәрәзә янына, күр әле, ниләр барын!
Менә биек, горур агачлар; йомшак, хәтфә үләннәр; матур-матур, хуш исле чәчәкләр… Ә анда, өстә иге-чиге булмаган зәңгәрсу күк. Күктә сиңа кояш елмая.
Тагын ап-ак, мамык кебек болытлар йөзә: әнә монысы кечкенә фил баласына охшаган, ә аның янындагысы – шук песигә, әнә тегендә – көчек уйнаклап бара…
Нинди гүзәл сине биләп алган табигать! Ләкин уйлап кара әле, акыллым, кем үстерә микән шул горур агачларны, кем чыгара микән каты җирдән шул хәтфә үләннәрне, кем бар иткән икән безнең күзләребезне сөендерүче чәчәкләрне, күкне? Кем элеп куйган соң күккә кояшны, кем сипкән шул күккә төнлә яктыртучы бихисап йолдызларны?
Синең әтиең, әниең боларны эшли аламы, көче җитәме аларның моңа? Юк, әлбәттә! Хәттә орлыкны әниең җиргә утыртып куйса да, бергәләп су сипсәгез дә, шул орлыкны ярып, аннан нәрсә дә булса үстерү инде сезнең көчегездән килми. Син дә, әниең дә, әтиең дә, әби-бабаң да, бер генә кеше дә боларны булдырыр хәлдә түгел.
Кем соң алай булгач?
Әлбәттә, Аллаһ! Бөтен нәрсәгә кодрәтле, көчле, бөтен нәрсәне дә булдыручы, бар итүче Аллаһ!
Әйе, акыллым! Син тәрәзәдән күргәннәрнең бөтенесен-бөтенесен дә Аллаһ бар иткән. Аллаһ – Ул шундый көчле, шундый кодрәтле, әгәр дә Ул берәр нәрсә бар итәргә тели икән: “Бул!” – ди, һәм ул була!
Димәк, Аллаһ – Ул бөтенесен дә Бар Итүче, Кодрәтле икән.
Комментарии: |