Яңа фикерләр:

postheadericon Балалар тәрбияләү буенча 130 киңәш – 1

Рәхимле, Шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

Галәмнәр Раббысы Аллаһка – барча мактау!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд, галәһиссәламгә, аның гаиләсенә һәм сәхабәләренә сәлам-шәрифләребез булсын!

Дөреслектә, балалар тәрбияләү – ул бик әз кешеләр белә торган һәм әзләр камил итеп тормышка ашыра торган фән. Әлбәттә, әлеге фәнне өйрәнергә кирәк. Сезгә алга таба шушы катлаулы эштә бераз гына булса да ярдәм итәрлек киңәшләр бирербез.

 

дети189

I. Акыйдә.

1. “Лә иләһә илләЛлаһ” кәлимәсен аңлат.

2. Безнең нәрсә өчен барлыкка килгәнебезне аңлат. Гыйбадәт аңлатмасының киң мәгънәгә ия икәнлеген өйрәт.

3. Аллаһның ачуы һәм җәзасы белән куркытма.

4. Баланың Аллаһны күбрәк яратуын булдыр. Аңа Аллаһның безгә бөтен кирәкле нәрсәләрне, ризыкны бирүен, безне мөселманнар итүен сөйлә.

5. Өйдә үзе генә калып, кешеләр баланы күрмәгәндә, начар гамәлләр кылудан тый: аны бит Аллаһ күреп тора.

6. Зикерләрне арттыр (ашар алдыннан “бисмиЛләһ”, ашагач “әлхәмдүлиЛләһ”, аптыраганда “субхән Аллаһ” һ. б.)

7. Пәйгамбәребез Мөхәммәд, галәйһиссәләмгә карата мәхәббәт уят: аның гүзәл сыйфатлары турында сөйлә, аның тормыш юлыннан хикмәтле хикәяләрне укы, исемен әйткәннән соң, аңа сәлам әйт.

8. Баланың аңында тәкъдиргә ышануны ныгыт.

9. Иманның 6 әркәнен өйрәт (Аллаһка ышану, Кыямәт көненә, фәрештәләргә, изге китапларга, пәйгамбәрләргә, тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан икәненә ышану).

10. Аңа, яшенә карап, акыйдәгә каргылышлы сораулар бир: Кем синең Раббың? (Аллаһ). Кем синең пәйгамбәрең? (Мөхәммәд галейһиссәлам). Нинди синең динең? (Ислам). Без ни өчен яратылганбыз? (Аллаһның Үзенә генә гыйбадәт кылыр өчен). Кем безгә ризык һәм шифа бирә? (Аллаһ) Аллаһ кайда? (Җиденче күктә). Нәрсә ул ширек (Аллаһка тиңдәшләр кылү), мөнафикълык (мөселман булып кылану), кәферлек (Аллаһка буйсынмау)? Күп иләһләргә табына торган кешене, яисә Аллаһка табынмый торган кешене киләсе тормышта нәрсә көтә? (Мәңгелек Җәһәннәм). һ.б.

ramadan_08

II. Гыйбадәт.

11. Исламның 5 әркәнен өйрәт. (“Лә иләһә илләЛлаһ”, намаз уку, Рамазан аенда ураза тоту, малдан зәкәт түләү, хәлдән килсә Хаҗга бару).

12. Намазга өйрәт. Хәдистә әйтелгәнчә: “Балаларыгызга 7 яшь җитүгә намаз укырга кушыгыз, 10 яшендә аны калдыруы өчен сугыгыз”.

13. Үзең белән аны мәчеткә алып бар, тәхәрәт алырга өйрәт.

14. Мәчет әдәпләрен, аңа карата хөрмәткә өйрәт.

15. Үскәч күнегерлек итеп әкренләп уразага өйрәт.

16. Коръән, хәдис, догалардан авыр булмаган нәрсәләрне ятларга өндә.

17. Ятланган һәрбер нәрсәсе өчен бүләкләр белән сөендер.

18. Уку белән бик күп йөкләмә: балага динне өйрәнү, ятлау җәза кебек булмасын.

19. Үзеңнең балага үрнәк булуыңны онытма. Әгәр дә син гыйбадәт кылуга карата салкын булсаң, бу, һичшиксез, балаларыңда да чагылыш табачак.

20. Садака бирергә өйрәт: синең садака бирүеңне бала күрсен, аннары үзе дә бирсен. Әгәр дә бала үзенең өлешеннән бирсә, тагын да яхшы.

1326138718_shax-dag.ru_1298472775-929

III. Әхлак.

21. Әгәр дә син балаңның дөресен сөйләүче булуын теләсәң, аның күңеленә курку үсентеләрен утыртма.

22. Бала синнән өйрәнсен өчен үзең туры сүзле бул.

23. Хәдисләр һәм хикәяләр кулланып, туры сүзле булуның һәм җаваплылыкның өстенлекләрен аңлат.

24. Бала үзе сизмәслек итеп, аның җаваплылыгын тикшер.

25. Сабырлыкка, ашыкмаска өйрәт. Моны ураза аша, яисә сабырлыкны таләп итә торган башка нәрсәләр аша башкарырга мөмкин.

26. Балаларыңа карата гадел бул, бу – аларны гаделлеккә өйрәтүнең иң яхшы юлы.

27. Баланы үзе турында гына уйламыйча башкалар турында кайгыртырга өйрәт.

28. Ялган, урлашуның начар нәтиҗәсе турында аңлат.

29. Әгәр дә бала батырлык күрсәтсә, аны макта, бүләклә.

30. Бала тәрбияләгәндә каты булма, югыйсә бу ялган, куркуга китерәчәк.

31. Тәкәбберлекне калдыруга, кешеләргә карата хөрмәткә мәхәббәт уят.

32. Кешеләрнең нәселе, байлыгы буенча түгел, ә тәкъвалыгы һәм изге гамәлләре буенча аерылуын аңлат.

33. Гаделсез кешенең золымы үзенә үк начарлык китерүен, һаләкәткә илтүен аңлат.

34. Беренче карашка бер-берсенә охшаган нәрсәләрне аера белергә өйрәт: кыюлык һәм юләрлек, тыйнаклык һәм куркаклык,түбәнчелек һәм түбәнсетелү, тапкырлык һәм хәйләкәрлек һ. б.

35.  Үзеңнең үрнәгеңдә юмартлыкка өйрәт.

36. Һәрчак үзеңнең сүзеңдә тор, аны беркайчан да бозма. Бигрәк тә балага берәр нәрсә әйтсәң, аны үтә.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий