Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Салкын чишмә аланында”

76879622_4451664_1b5ef6b54973Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен план-конспект

Урманга экскурсия

Максат: Балаларны табигатьнең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, файдасын аңлату, чәчәк һәм үләннәрне, бөҗәкләрне таный белергә өйрәтү, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Урман аланы. Анда төрле чәчәкләр (тузганак, ромашка, кыңгырау чәчәк), үләннәр (кычыткан, бака яфрагы һ.б.) булып киенгән балалар. Бер якта чишмә ага (аны 2 бала “сурәтли”) Кошлар сайрый. (Магнитофон язмасында) “Чәчәкләр” – балалар тирбәләләр.

 

Аланга тәрбияче белән балалар керә.

Тәрбияче. Дусларым, без сезнең белән урман аланына килеп тә җиттек. Урман сезне үзенең җыры белән каршы алды. Тыңлап карагыз әле аның җырын: кошлар сайраша, бөҗәкләр безелди, яфраклар үзара шыбыр-шыбыр нидер сөйләшә. Инде тирә-ягыгызга игътибар итегез: күпме хуш исле үләннәр, чәчәкләр үсеп утыра.

Алар кешеләргә бик күп файда китерәләр. Монда сезгә дә яхшы таныш булган кычыткан бар икән, үзе зәһәр, үзе файдалы. Ә менә монысы – бака яфрагы. Ул да безгә яхшы таныш. Тәнебездә кечкенә генә яра булса да, бака яфрагы алып ябабыз, ютәлләгәндә исә аның суын эчәбез. Ә хәзер, нәни дусларым, чәчәкләр серләшүен тыңлап карыйк. Алар бит үзара нидер сөйләшәләр. Бәлки безгә үзләре турында да сөйләрләр.

 

Кыңгырау чәчәк (Әкрен генә тирбәлеп тора)

Охшасак та кыңгырауга,

Шалтырап чыңламыйбыз.

“Эт эчәгесе” шикелле

Үләнгә чорналмыйбыз.

Җил исмәгән вакытта да

Торабыз башны иеп.

Җил чыкса, сыгылабыз без

Өзеп алмасын диеп.

 

avs_jqtributeТузганак

“Тузганак” дип әйтсәләр дә

Тузгыганым юк бер дә.

Алтын сыман, чәчәк атып

Утырам балкып җирдә.

Яратам мин таң нурын.

Дару минем тамырым.

 

Тәрбияче

Әйе, тузганак тамыры эч авыруларын дәвалау өчен дә бик файдалы. Ә аның чәчәкләреннән бик тәмле итеп кайнатма кайнатырга мөмкин.

Тәрбияче

Дусларым, сусадыгызмы? Карагыз әле монда, нинди матур, нинди салкын көмеш чишмәкәй челтерәп ага. Чишмә – кешеләрнең якын дусты, аның суын эчеп, юлчылар сусауларын басалар, юыналар, ял итәләр. Әйдәгез чишмәкәй турында җыр җырлап күрсәтик.

 

491

“Чишмә” җыры. (М.Вәлиев муз. К.Даян сүзләре).

(Җыр җырлаган арада, чишмә суындагы төнбоек эченнән күбәләк чыга һәм бии башлый.)

Тәрбияче

Нәниләрем, сез күбәләкләрне бик яратасыз, әйеме? Ә аларның бары бер генә көн яшәгәнен беләсезме? Шул арада алар матур, ефәктәй канатлары белән җилпеп очып, күпме болыннарны күрәләр. Күбәләкләргә тияргә ярамый.

 

(Г.Тукай “Бала белән күбәләк” шигыре уйнала)

Бал корты Әйдәгез, дусларым, хәз-зер мин яши торган аланны да карагыз-з-з, минем дусларымны күрегез-з-з, татлы балымнан авыз-з-з итегез-з-з. Тәрбияче белән балалар “бал корты” артыннан баралар.(Кулларына рәгәткәләр, озын чыбыклар тотып тәртипсез балалар керә)

1 нче бала  У-у-у, карагыз әле, күпме чәчәк монда, җитмәсә кычытканы тора юл өстендә (тибеп җибәрә) Әл-лә-лә, кулымны чагып та алды.

2 нче бала  Әйдәгез, чәчәкләр очыртып уйныйбыз. Кем ераграк очыртыр икән. (Ромашка чәчәген алып ыргыта. Чәчәкләр тынып калалар. Бер бала күбәләккә таш белән ата)

Тәрбияче  Балалар, карагыз әле бу тәртипсезләргә. Дөрес эшлиләрме алар.(Балалар җаваплары) Әйдәгез аларга аңлатыйк әле. Чәчәкләрне өзәргә, күбәләккә таш белән ыргытырга ярамый.

1 нче бала. Ай, аягым авырта, сезнең урманда аягыма әллә ни керде, булышыгыз миңа.

Тәрбияче. Булышабызмы балалар?( Әйе) Әйдәгез бака яфрагын куеп карыйк.

Әшәке балалар Гафу итегез безне! Без башка алай начар эшләмәбез.

Тәрбияче Әйдәгез, гафу итик аларны. Балалар хаталарын таныдылар. Ә безгә исә кире кайтырга вакыт та җитте. Балалар, сезгә урманда ошадымы? (Җаваплар тыңлана)

Тәрбияче.Рәхмәт, балалар, сез бик тәртипле булдыгыз. Саубулыгыз.

 

 

Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

“36 нчы номерлы “ОЧЫНКАЙ” исемендәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ШӘЙХЕТДИНОВА ЧУЛПАН  САЛИХ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий