Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Гаилә бәйрәме”

аа4-7 яшь балалары өчен.

 

Максат: Балаларда әтиләргә, әниләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү. Тату гаиләнең рәхәтлеген тоярга, күрергә өйрәтү. Интонация белән шигырь сөйләргә, матур итеп җырларга теләк уяту. Бию хәрәкәтләрен ныгыту.

Җиһазлар: Әтиләрне-әниләрне котлап язылган плакатлар, сәхнәнең яртысы йолдызлар, яртысы чәчәкләр белән бизәлгән, төрелгән курчак, вак акча, ленталар, әтиләргә-әниләргә балаларның үз куллары белән ясалган бүләкләр.

 

Алып баручы:

–  Исәнмесез, кадерле кунаклар!

Менә сез дә килеп җиткәнсез,

Безнең бакчабызның шау тормышын

Күреп китик әле, – дигәнсез.

 

– Исәнмесез, хөрмәтле ата-аналар!

Бу кичәбез үтсен әле

Истә калып гомергә.

Балачаксыз яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә.

Балачакның узганын

Сизмичә дә калабыз.

Күңел тулган минутларда

Сагынып искә алабыз.

 

– Хәерле кич, балалар!

Хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар!

Бүген без “Гаилә бәйрәме”нә, әтиләрне 23 февраль  бәйрәме белән котларга, әниләрне 8 март хатын-кызлар  көне беләнкотларга җыелдык.

 

Сезгә бүләк ясадык без,

Иренмәдек, тырыштык.

Үзең хезмәт куйган әйбер-

Зур бүләк дип уйладык.

 

Бәйрәмебезне  әтиләргә багышланган шигырь белән башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

(Балалар тезелеп басалар)

 

Әти кирәк!

Авыр чакта җилкәсенә          1-бала

Башны куеп, зарны сөйләп

Бер еларга, бушанырга

Сабыр җанлы әти кирәк.

 

Уйнап – көлеп шаярырга,     2-бала

Кызык уйлап чыгарырга.

Китап укырга бергәләп,

Сабый җанлы әти кирәк.

 

Яңа һөнәр өйрәнгәндә            3-бала

Акыллы киңәш бирергә.

Эшне эшләргә бергәләп,

Алтын куллы әти кирәк.

 

Ваемсызланып йөргәндә,       4-бала

Тиккә вакыт үткәргәндә.

“Сабак укытырга” әзрәк

Усал, кырыс әти кирәк.

 

Усалларга каршы барып,        5-бала

Хаксыз кыйналулар алып,

Йөрмәс өчен гел үпкәләп

Кыю, батыр әти кирәк.

Яшәү көчең ташып торса,

 

Тормышың гел алга барса        6-бала

Максат булса биегрәк

Ярдәм өчен әти кирәк.

Тормыш сынаулары баскач,

Ялгышмыйча атлар өчен.

Булыр өчен җирдә терәк

Үз әтиең булу кирәк!

 

ҖЫР  “ӘТИЕМӘ”

1.Гаиләбез горурлыгы

Син, әтиебез,

Сиңа бәхетләр,шатлыклар

Бик күп телибез.

 

Кушымта:

Әтиебез куенында

Үсәбез  кайгы тоймый.

Күңелебез аңа көн дә

Рәхмәтләр генә җырлый.

 

2.Кайгырасың гомер буе

Син безнең өчен,

Олы юлга чыгарасың,

Биреп бар көчең.

Кушымта.

 

3.Без бәхетле барыбыз да

Син бар чагында.

Гөрләшеп яшибез һаман

Киң кочагыңда.

Кушымта.

 

БИЮ “Мин солдат”             

Әти – бик кирәк кеше.    

 7-бала

Әти эштән кайтып керсә,

Өйләр китә яктырып.

Көне буе сагынгандыр,

Ул да кайта атлыгып.

 

Хәлне сорый баштан сыйпап,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән әти дә,

Гел елмаеп сөйләшә.

 

Барыбызга да булыша,

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, сеңлемә

Әти – иң кирәк кеше!

 

ӘТИ

 Әтием – горурлыгым!                 8-бала

Син оста, тырыш, уңган.

Син бит минем әтием,

Мин дә сиңа охшаган.

 

Якты, җылы өеңдә

Рәхәт яшәгән өчен.

Матур, җылы киемнәр,

Тәмле ризыклар өчен,

 

Бик зур рәхмәт, әтием,                9-бала

Кадерлем, бердәнберем.

Олыгайгач, сине мин

Үзем тәрбияләрмен.

Әтием белән әнием –

Ике канат терәгем.

Тигез, бәхетле яшәгез, –

Тик шул гына теләгем.

 

Аб.

Кайвакыт ул мамык кебек йомшак,

Кайвакытта  корычтай  ул каты.

Кайчагында була  баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә ачы.

Ә хәзер конкурс”Тәмле телле әти”

Балага кем күбрәк назлы, ягымлы сүз әйтә ала.

 

Җыр”Әтиемә

Аб. Балаларны, белгәнебезчә, әниләр генә йоклатмый, әтиләр дә йоклатадыр дип уйлыйбыз.

 

Конкурс”Бишек җыры”

Бию “Мы матрешки” (малайлар башкаруында)

Алып баручы.

Йокысыннан тора кояш

Елмаеп-көлеп кенә.

Болыт арасына да ул

Елмаеп килеп керә.

Шушы кояштай тормышның

Кадерен  белеп кенә

Әйдәгез, бер яшик әле,

Елмаеп-көлеп кенә. (Х.Халиков)

 

Әниләр бәйрәме

Кояш көлә, мин елмаям,  10-бала

8 нче Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

 

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

 

Бәйрәм бүген,бәйрәм!  –  диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын!

 

Бакчабызда ыгы-зыгы,                 11-бала

Күп кунаклар килгәннәр.

Бездә бәйрәм буласын

Әллә кайдан белгәннәр.

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый-

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген – гаилә бәйрәме,

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Без бәйрәмнәр яратабыз,

Бәйрәм көннәр еш булсын.

Әти-әни һәм кунаклар

Безгә гел килеп торсын.

Бәйрәмнәр булып торсын!

Бәйрәмнәр гөрләп торын!

 

БҮГЕН – ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ!

Нигә бүген бөтен җирдә             12-бала

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш балкып карый –

Беләбез һәммәбез дә.

 

Бүген-әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

 

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне  котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

 

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине.

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек,

Балкы күңел күгемдә!

 

Җыр”Әни кирәк”

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы  татлы булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын  өчен

Әни кирәк.

 

Җил-яңгырдан саклар өчен.

Усаллардан  яклар  өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан  яклар өчен

Әни кирәк.

 

Ашлар  тәмле булсын өчен

Дөнья  ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк.

 

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк ,әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә –

Әни, димәк.

 

Конкурс “Тавыштан таны”

Аб.

Бала туу белән әнисенең тавышын ишетә. Без дә балалар әти-әниләренең тавышларын онытмадылар микән дип тикшерергә булдык.

(Балалар әти-әниләренә артлары белән басалар. Әниләр балаларына “кызым”, ”улым” дип эндәшәләр.)

 

 Аб.

Күп белергә омтылабыз,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Бию көе яңгыраса,

Ялындырып тормыйбыз.

 

Бию “Калинка”

Әни – ул алтын кул,    14-бала

Әни – ул җылы күз,

Өч кенә хәрефле

Үзе бик олы сүз.

 

Җыр “Минем әнием”

Аб.Әти-әниләрнең зирәклелеген дә тикшереп карыйк әле.

 

Ак та түгел, кара да түгел. Нинди? (Соры)

Кыш та түгел, җәй дә түгел. Нәрсә? (Көз)

Кайнар да түгел, салкын да түгел. Нинди? (Җылы)

Авыл да түгел, шәһәр дә түгел. Нәрсә? (Бистә)

Коры да түгел, юеш тә түгел. Нинди? (Дымлы)

Яхшы да түгел, начар да түгел. Нинди?(Уртача)

Дус та түгел, дошман да түгел. Кем? (Таныш)

Иртә дә түгел, кич тә түгел. Нәрсә? (Көн)

 

Матур да түгел, ямьсез дә түгел. Нинди? (Сөйкемле)

Тешләре бар, авызы юк. (Тарак, пычкы, тырма)

Бөтен кешене ашата, ә үзе ашамый. (Калак, кашык, чәнечке)

Тегеп булмый бернәрсә дә. Энәләре күп булса да. (Керпе, чыршы, нарат)

Яза белә, ә укый белми. (Ручка, карандаш, акбур)

Аяклары булмаса да, көне-төне йөгерә. (Су, сәгать)

Тавышы нык, дөньяны яңгырата, безне иртән йокыдан уята. (Будильник, әтәч, быргы)

Ачыла да ябыла, җавабы тиз табыла. (Ишек, тәрәзә, күз, авыз)

 

Икесе дә вак,

Икесе дә ак.

Аерыйм дисәң,

Авызыңа кап! (Шикәр комы, тоз)

 

Үзе кабыклы, үзе бик ачы, үзе файдалы. (Суган, сарымсак, лимон)

 

Мә дип әйтә белмәс ул,

Кышын кар да бирмәс ул.(Саран)

 

Ике күзле багана

Көн узмый, дип зарлана.

Бары бер эш эшли белә ,

Чалкан ятып мышный белә. (Ялкау)

 

Канаты юк үзе очына,

Авызыннан саесканнар очыра. (Ялганчы)

 

Таш яуса да пошмас инде,

Кош булса да очмас инде. (Мыштыр авыраяк)

 

Ярата ул “мин”сүзен,

Күкләргә чөя үзен. (Мактанчык)

 

Кыланмышы кырга сыймый,

Карап торсаң, чыдап булмый. (Тәрбиясез, тәртипсез кеше)

 

Эш качмас, көтәр,

Берәр заман бетәр.

Бетмәсә…әйдә ярар…

Кирәк кеше үзе карар.(Ваемсыз кеше)

 

Аб.

Безнең  әти-әниләребез дә  бик күп саләткә ия бит. Хәзер безне Зәкиевләр  гаиләсе “Әнием  догалары” дигән җыр белән куандырырлар дип өметләнәбез.

 

Җыр : “Әнием догалары”

(Зәкиевлар гаиләсе башкаруында)

 

Күрәсезме, бүген кояш             15-бала

Ничек назлы елмая?

Әниемнең бәйрәмен

Ул да бит көтеп ала.

 

Безне назлап үстергәнгә,

Әниләр, рәхмәт сезгә!

Һәрвакыт эшчән булганга.

Әниләр, рәхмәт сезгә!

 

Һәрвакыт  тырыш булганга.

Әниләр, рәхмәт сезгә!

Бөтен әниләргә кояш

Тигез өләшсен нурын.

 

Таңыбыз нурлы булсын!

Таңыбыз тыныч булсын!

 

Аб.

Җырла дисәләр, җырлыйбыз,

Бер дә каршы килмибез;

Карап торыгыз, әниләр,

Җырлый-җырлый биибез.

 

БИЮ  “ТОКМАЧ  БАСАБЫЗ”

Җиңнәрне  сызганабыз,

Ашка токмач басабыз.

Менә шулай, менә шулай

Ашка токмач басабыз.

 

Бар эшкә өрәнәбез,

Хәзер  камыр җәябез,

Менә шулай, менә шулай

Хәзер  камыр җәябез.

 

Эшли-эшли үсәбез,

Хәзер  токмач кисәбез,

Менә шулай, менә шулай

Хәзер токмач кисәбез.

 

Токмачларны  алабыз,

Ашыбызга  салабыз.

Менә шулай, менә шулай

Ашыбызга  салабыз.

 

Утырабыз, ашыйбыз,

Тәмле булсын ашыбыз.

 

Аб.

Гаилә – үзенә  күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да,финанс  министры да бар. Балалардан сорыйк әле:

-Сезнең  гаиләдә  кем баш?

-Ни өчен шулай уйлыйсың?

-Гаиләдә акчаны  кем саный?

-Кем әйберләр алып кайта?

 

КОНКУРС “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?”

(Әтиләр җыя, балалар ташый, әниләр саный)

 

АБ.

Бер күрешү – үзе бер гомер, дип,

Диеп әйтә әбиләр.

Яңа төсмер, мәгънә ала

Борынгы җыр, иске көйләр.

 

Зиннур ярата  әбисен,

“Әби” дип, яна, көя,

Бәйрәмгә килгәч аңа дип

Бер шигырь сөйләп бирә.

 

Минем әби бик әйбәт –

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп-иркәләп тора.

 

Әбием һәркөн безгә           16-бала

Тәмле ашлар пешерә.

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә.

 

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар микән дөньяда?

 

Җыр “Фәрештәм”


 Дәү әниемнең өендә                     17-бала

Шундый рәхәт, шундый шәп.

Кичә шунда булдык без

Әти, әни – өчәүләп.

 

Тәмле чәйләр эчтек без,

Ашадык тәмле чәк-чәк.

Дәү әниемнең өендә

Һәр гөле аткан чәчәк.

Аб. Чулпыларын чылтыратып

Кем бии, әнә, кара:

Аягүрә баскан килеш

Әйтерсең йөзеп бара.

БИЮ: Ялгыз татар халык биюе

  

Җирдә миңа ни кирәк?            16-бала

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк…

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай, туган тел кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк.

 

Аб.

Җырлыйк  әле, җырлыйк әле,

Җырламый тормыйк әле.

Чәчәк кебек яшь гомерне

Бушка уздырмыйк әле.

 

Җыр

(Эльзира  абыйсы белән җырлый.)

Бию

(Ленталар белән)

Аб. Җирдә иң ягымлы, иң йомшак кеше – безнең әбиләребез. Алар балаларына бирә алмаган мәхәббәтне оныкларына бирергә тырышалар.

 

Яратам әбиемне                 18-бала

Сөйли ул, көлә-көлә.

Укыганын да күрмим

Миннән ул күбрәк белә.

 

Аңламасам, аңлата

Татлы тел белән генә.

Яхшы йөр, кеше бул,

Иреш, ди, теләгеңә.

 

Ак яулыклы, көләч йөзле,   19-бала

Шат күңелле, әйбәт тә.

Кем ул, диеп сорыйсызмы?-

Дәү әнием, әлбәттә.

 

Тәмле бәлеш пешерүче

Дәү әни безнең өйдә.

Аңардан ашарга сорый

Шаян песиебез дә.

 

Иртән торсам, кояш чыгып,  20-бала

Нурларын сипкән иде.

Әбиемнең чәе кайнап,

Коймагы пешкән иде.

 

Чәчәк  бәйләме сузсак,

Үрелеп ала алмассыз.

Җыр бәйләме бүләк итсәк,

Кабул итми калмассыз.

 

Җыр: Әбием

Аб:

Нинди олы бәхет! Җыелышып

Уйнау, көлү, бию гел бергә.

Насыйп булсын иде, сөенешеп,

Шатланышып яшәү гомергә.

 

Җыр: Мама – первое слово

(Инзилә үзенең апасы М.Айназ башкаруында)

 

А.б. Шуның белән бәйрәмебез тәмам! Тигез-тату яшәгез! Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.

 

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы

Кәкре Елга авылы

 “ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

СУНГАТУЛЛИНА РИММА ВЛАДИМИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий