Яңа фикерләр:

postheadericon Идрис галәйһиссәләм

s3img_13682890_28_044Адәм галәйһиссәләмнең балалары күбәеп, алар арасында изгеләре һәм хаклыктан ерагаеп, Аллаһ Тәгаләне онытып, шәйтанга иярүчеләре дә булды. Ә шәйтан үзенең мәкерле планын тормышка ашырырга бик ашыкты: кешеләрне начар гамәлләр эшләргә өндәп, яхшылыкны яман итеп сурәтләде, ә яманлыкны яхшы итеп күрсәтте.

Бел, минем дустым: кешеләр Аллаһ Тәгалә яратмаган гамәлләрне күбрәк эшләгән саен, Аллаһтан, Җәннәттән, хаклыктан ерагая баралар, Утка, Җәһәннәмгә якынаялар.

Шуңа күрә, нәни дустым, нинди дә булса гамәл эшләр алдыннан, син: “Ә бу гамәлдән Аллаһ Тәгалә риза булыр микән? Бу эшемне Аллаһ Тәгалә яратамы икән?” дип уйланырга тиеш. Чөнки әгәр дә без кылган гамәлне Аллаһ Тәгалә яратмый икән, риза түгел икән, димәк шул эш шәйтанны сөендерә, чөнки әлеге гамәл белән без Аллаһтан ерагаеп, Утка якынаябыз. Ә шәйтан безне үзе белән Утка сөйрәргә тели.

Рахимле һәм Шәфкатьле Аллаһ Тәгалә кешеләргә һәрвакыт яхшылык белән яманлыкны, Үзе яраткан һәм яратмаган гамәлләрне күрсәтә. Шуңа күрә Ул адашканнарны туры юлга чакырыр өчен кешеләр арасыннан пәйгамбәрләр  сайлады. Без аларның һәрберсенең дә иң яхшы кешеләр булганлыкларын белеп, аларны хөрмәт итәргә һәм яратырга тиешбез. Чөнки алар һәрберсе дә Аллаһ турында оныткан халыкларга Аның турында сөйләделәр, Аллаһ юлында күп кенә сынау, авырлыклар, кешеләр тарафыннан җәберләүләр кичерделәр. Ләкин шулай булуына карамастан, Аллаһ турында кешеләргә җиткерделәр.

Һәр пәйгамбәр үзенең чорында яшәгән халыкка  Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы затлар булмавы турында сөйләде һәм Аңа буйсынырга кирәклеген җиткерде. Боларны Аллаһ Тәгалә бик ярата. Идрис галәйһиссәләм дә шундый пәйгамбәр иде.

Аллаһ Тәгалә болай диде: “Коръәннән Идрис галәйһиссәләм турында әйт: хакыйкатьтә, ул хаклыкны сөйләүче иде һәм пәйгамбәр булды. Һәм без аны югары урынга күтәрдек”. (Мәрьям сүрәсе, 56 – 57 нче аятләр)

Аллаһ Тәгалә Идрис галәйһиссәләмне мактап, дөреслекне генә сөйләүче итеп һәм пәйгамбәр итеп сыйфатлады.

Ләкин аның турында дөреслеге тәгаен генә билгеле булган хикәяләр билгеле түгел.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий