Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Чишмә» балалар бакчасын ачу тантанасы

БакчаКатнаш төркем балалары белән берлектә

 

(Капка алдында – балалар чыгышы)

Тәрбияче:

Бүген бәйрәм, бүген  тантана,

Бездә күркәм бакча ачыла.

Йөрәктәге рәхмәт хисләре

Күңел түрләреннән агыла.

 

Артур:

Ерак араларны якын итеп

Безгә килеп җиткәнсез.

Бакчабызны якыннанрак

Күреп китик дигәнсез.

 

Тәрбияче:

Сездәй кадерле дусларны

Зурлыйбыз чын күңелдән.

Ипи – тоздан авыз итеп

Әйдә –узыгыз түрдән!

 

(Ипи-тоз, чәк-чәк китерелә)

 

Эльвина:

Сәгать сукты, вакыт җитте,

Зәңгәр тасманы кисегез.

Бакчабыз сезне көтә

Әйдә, түрдән узыгыз.

 

(Тасманы кисү)

 

Тәрбияче: Рәхим итегез, кадерле кунаклар!

(Бина эчендә – балалар чыгышы)

 

Эльвина:

Шатлыклар күңелебездә

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Бәйрәм бит бүген бездә.

 

Әлфинә:

Фердинат абыйдан бүләк  безгә,

Яңа бакча салынды.

Тирә-якка нурлар сибеп

Анда утлар кабынды.

Яңа бакчага киләбез

Хәерле сәгатьләрдә

И, апалар, өйрәтегез

Иң матур гадәтләргә.

 

Илсаф:

Чәчәкләр тотып кулга

Чыгабыз матур юлга.

Ашыгабыз барчабыз

Безне көтә бакчабыз.

 

Инзилә:

Нинди ямьле бүген көн,

Йөгереп урамга чыгам.

Матур чәчәкләр тотып

Бакчабызга ашыгам.

 

Инсаф

Бүген бездә бик зур бәйрәм,

Бәйрәмнең дә ниндие!?

Барыбыз да көтеп алган

Бина ачылган көне.

 

Дилә

Без уйныйбыз, җырлыйбыз

Биибез дә, көләбез.

Яңа бакча бүләк иткән

Кешеләрне сөябез.

 

                      Җыр «Бакчабыз – нәкъ гөлбакча»

 

1. Бакчабыз – нәкъ гөлбакча,

Матур гөлләр һәр якта.

Каршы алалар безне

Бакчага килгән чакта.

 

2. Исле гөлләр тибрәлеп

Хуш ис бөркеп торалар,

Миләүшәләр куанышып

Елмаеп утыралар.

 

3. Бакчабыз  – нәкъ гөлбакча

Бик тә якын күрәбез.

Шуңа анда матур-матур

Чәчәкләр үстерәбез.

 

Эльвина

Бүген безнең бик зур бәйрәм,

Яңа бакчада бит без.

Нинди иркен, нинди матур

Безнең бакча, күрегез!

 

Дилә

Без бу яңа бакчабызга

Бик шатланып килдек ич.

Без сезгә бик рәхмәтле

Фердинат Мидхәтович.

 

Камил

Барлык җитәкчеләр дә

Бик күп булышлык итте.

Бәхетле балачак өчен

Ямьле бакча өлгертте.

 

Әлфинә

Төзүчеләр дә бик уңган,

Тырышып эшләделәр.

«Рәхим итегез, балалар,

Бу бакча сезгә», – диләр.

 

Айзат

Абыйлар, апалар,

Сезгә бик зур рәхмәт.

Без шундый бәхетле,

Безгә монда бик рәхәт.

 

                      Җыр «Өйрәтәләр мәктәпләрдә»

1. Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне тезәргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.

 

2. Бишкә бишне кушарга,

Иҗектән сүз ясарга,

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.

Табарга утрауларны

Биек-биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.

 

Лилия

Шатланып киләбез бакчага

Бинабыз яңа булганга.

Шаярабыз, көләбез,

Бергәләп гөр киләбез.

 

Алинә

Бәйрәм дәрте бүген һәрбер өйдә

Куанычлар балкый йөзебездә.

Бәйрәмебез ямен уртаклаша

Зур кунаклар бүген түребездә.

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

Ташбилге авылы

 “ЧИШМӘ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

НАСИБУЛЛИНА ЛӘЙСӘН РӘШИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий