Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Дәү әнидә кунакта”

тукайУртанчы һәм зурлар төркем балалары өчен Тукай әсәрләрен кулланып төзелгән сценарий

 

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Г. Тукай рәсеме эленеп тора. Шулай ук балаларның Тукай иҗатына багышлап эшләнгән рәсемнәр күргәзмәсе куела. Музыка астында балалар залга кереп тезеләләр.

 

А. б: Хөрмәтле әти-әниләр! Бүген бездә бәйрәм. Безнең бүгенге кичәбез халкыбызның сөекле шагыйре, бүгенге көндә дә шигърият күгендә балкып янган якты йолдызларның берсе булган Г. Тукайны иҗатына багышлана. Моннан 128 ел элек нәкъ менә шушы айда безнең яраткан шагыйребез Г. Тукай дөньяга аваз сала. Без аны бүген дә онытмыйбыз, хөрмәтләп искә алабыз.

 

Балалар “Яз килә” җырын башкаралар.

 

1бала: Ничә буын аны иң кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Ул остаз да, мөгаллим дә булып

Яшәгән туган ягыңда.

 

2бала: Татарстан -Тукай иле,

Татарстан – безнең ил.

Бүген бездә Тукай көне

Кил бәйрәмгә, дустым, кил.

 

3бала: Илдә кояш, җирдә кояш

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

Тукай көне безнең бәйрәм

 

Җыр: “Тукайга”

 

4бала: Әле укый белмәсәк тә

Туган телне җырлыйбыз.

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр дибез.

 

5бала: Үз телендә сайрый кошлар,

Сандугачтан үрнәк алыгыз.

Сүзләремә колак салып, дуслар,

Туган телгә тугры калыгыз.

 

Балалар башкаруында Г. Тукайның “Туган тел” җыры.

 

6бала: Аяклар тими идәнгә

Дәртләнеп биегәндә.

Йөрәкләр җырлый берләшеп,

Парлашып биик, әйдә.

 

“Парлы татар халык” биюе. (2егет, 2кыз)

 

1бала: Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.

 

2бала: Яңгырасын матур көйләр

Җыр-моңны яратабыз.

Балачакның бу бәйрәмен

Күңелләрдә сакларбыз.

 

Җыр: “Без биибез” (бергә)

Көй яңгырый. Залга күбәләк очып керә, кыз аны тотмакчы була.

Кыз: Ой, нинди матур күбәләк.

Сөйләшикче бергәләп.

 

“Бала б/н күбәләк” җыры

Кыз: Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

 

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп

Табаламсың ризык.

 

Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында, урманда

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

 

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы.

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

 

Тик гомерем бик кыска,

Бары бер көн генә.

Бул яхшы, рәнҗетмә,

Һәм тимә син миңа.

 

Кыз: Нинди күңелле алан, нәкъ Тукай абый әкиятендәге кебек. Ә җиләкләре!

Ничек кызарып пешкәннәр. Дәү әниемә җыеп алыйм әле.

 

Җыр: “Бүләккә” (Кыз башкара)

(Шүрәле килеп керә)

Шүрәле: Әй, сылу кыз, кил әле! Бер биеп күрсәт әле. Син курыкма! Курыкма, нәни кызчык. Мин бит Кырлай Шүрәлесе, бер кешегә дә тимим. Ә син кая барасың?

Кыз: Дәү әнием янына туган көненә барам. Күчтәнәчкә әбиемә тәмле җиләкләр җыям.

Шүрәле: Мин бит синең җырлый-җырлый җиләк җыйганыңны карап тордым. Бигрәк матур җырлыйсың. Әй, кызый, кара әле, мине дә үзең белән ал әле.

Кыз: Ярый, әйдә алайса.

 

(Кәҗә керә. )

Кәҗә: Ми-ки-ки! Ми-ки-ки! Бу болында кемнәр йөри.

Кызчык: Бу мин һәм Шүрәле. Кырлайга дәү әнинең туган көненә барабыз.

Кәҗә: Ә-ә. Безнең юллар бергә икән. Мин бит синең дәү әниеңнең кәҗәсе. Болынга, дәү әниемнең туган көненә сөт җыярга килгән идем.

Шүрәле: Мин дә дәү әнинең туган көненә чәчәкләр өзим әле.

Кыз: Ә мин җиләкләр белән кәрзинемне тутырыйм.

Шүрәле: Кара әле, минем бер рәхәтләнеп җырлыйсым килеп китте.

Кыз: Соң җырла, бездә тыңларбыз.

 

(Шүрәле җырлый. )

Кыз: Дусларым, әйдәгез юлыбызны дәвам итик, дәү әни көтәдер.

 

(Матур көй уйный, дуслар юлларын дәвам итәләр. Су анасын күреп алалар. )

Шүрәле: Әй, син, Су анасы, безнең якка кара әле.

Утырып бергә сөйләшик, йә,булмаса, бергә-бергә

Кырлайдагы дәү әнинең туган көненә барыйк.

Су анасы: Сезнең белән мин бик барыр идем дә, чәчләрем таралмаган,  күлмәгем юылмаган, күчтәнәчкә бирер өчен бүләгем алынмаган.

Бергә: Нишләргә?

Кыз: Белдем. Чәчләреңне мин тарыйм. Кайда матур тарагың?

Cу анасы: И, аны бит кичә көндез урлап качты тәрбиясез, усал малай, карак.

Шүрәле: Һич тә борчылма син, Су анасы. Менә сиңа тарак, чәчләреңне куйчы тарап.

 

(Су анасының чәчләрен тарап, матурлап куялар һәм ул көзгегә карап җырлый. )

Көзгегә карыйм әле, чәчемне тарыйм әле.

Сез дусларым өчен генә бер җырлап алыйм әле.

Тыпыр-тыпыр-тыпырдатып бергә басаек әле,

Уйнап көлеп-җырлап биеп, күңел ачаек әле.

Шүрәле: Ай, Су анасы, бигрәк күркәм, күз тиюдән никтер куркам.

Су анасы: Сез миңа сокланмагыз, мине уйлап чыгарган Тукайга сокланыгыз.

Кәҗә: Дөрес, әйдәгез, дуслар, тизрәк без Кырлайга ашыгыйк,

Туган көне белән котлап, дәү әнине шаккатырыйк.

(Китәләр. )

 

Кыз: Менә дәү әнинең өенә килеп тә җиттек. Әнә күрше малае белән маэмай да уйнап йөри. (Малай белән маэмай килеп чыга)

 

Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыре уйнала.

Дәү әни: Бәй, миңа кунаклар килгән, нәни кызчыгым белән.

Туган көнем икәнен Су анасы, Шүрәле, Кәҗәкәй каян белгән?

Бергә: Котлы булсын, дәү әни, синең туган көнең,

Сәламәт бул, авырма, терәгебез син безнең.

Дәү әни: Рәхмәт сезгә, оланнар, мине сагынып килгәнсез.

Габдулла Тукаебызның туган авылы – Кырлайны

Күреп китик, дигәнсез.

Шүрәле: Миңа бик ошады Кырлай.

Дәү әни: Әйе шул, балакайлар. Мин үзем дә бик яратам авылымны. Менә бит ничек матур итеп язган аның турында Тукай.

 

“Туган авыл” шигыре укыла

 

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

 

(Курчагын күтәреп кызчык килеп керә. )

Кыз: Дәү әни бу курчагым ник елый соң?

Дәү әни: Бишек җыры җырлап кара әле, кызым, бәлки тынычланыр.

 

“Бишек җыры” башкарыла.

 

Малай: Дәү әни, ә мин кәҗәбез турында шигырь беләм.

Дәү әни: Яле, яле, улым, сөйләп күрсәт әле.

 

“Гали белән кәҗә”шигыре укыла.

 

Алсу: Дәү әни, күр әле, тәрәзә капкачына карлыгач кунган. Бер шигырь сөйлимме карлыгач турында.

Дәү әни: Әйдә соң, кызым.

 

“Карлыгач” шигыре укыла.

 

Дәү әни: И, балакайларым, менә күрдегезме Тукай бабагыз безгә күпме матур шигырьләр язган. Алар барысы да тирән мәгънәгә ия. Оланнарым, адаштырмас маягыбыз – мирас , юлда юлдаш – туган телебез, Туган телне, җирне сөйсәк кенә матур булыр алгы көнебез.

 

Балалар башкаруында җыр “Татар телем минем – туган телем”

 

Тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

“Носы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ӘХМӘТОВА РӘМИЛӘ РАФАЭЛЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий