Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Кунак каршылыйбыз»

тарелкаИкенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теле үстерү буенча йомгаклау шөгыле

 

Бурычлар:

1. Савыт-сабаның аерым предметлары, аларның кулланышы турында белемнәренә төгәллек кертү; тәрбияче белән бергә кыска хикәя төзергә өйрәтүне дәвам итү; балаларны әңгәмәгә тарту.

2. Балаларның игътибарын, аңга алуларын үстерү; тәрбияче биргән сорауны ишетү, аңлау һәм аңлаешлы итеп җавап бирүләренә ирешү; үз исемен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү.

3. Балаларда сөйләм этикетына нигез салу (исәнләшү, танышу, саубуллашу); өлкәннәргә булышу теләге уяту; савыт-сабага сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһалар: кыз һәм малай курчаклар, чәй өстәле, ашъяулык, тартмада савыт-сабалар: чынаяк, чәй тәлинкәсе, чәйнек, чәй кашыклары, сай тәлинкәләр, шикәр савыты, чәй савыты, конфет савыты, салфетка савыты; чәй, конфетлар, салфеткалар.

 

Эшчәлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, сез кунакка барырга яратасызмы? Сез кемгә кунакка барырга яратасыз? (Активлаштыру) Ни өчен?

Балалар: Әбием тәмле әйберләр пешерә. Алсуың матур уенчыклары күп. Марат белән уйнарга яратам.

Тәрбияче: Сезгә кунаклар киләме?

Балалар: Килә.

Тәрбияче: Кемнәр килә? Безгә дә бүген кунаклар килгән. Каршлыйк әле кунакны (Тәрбияче кыз курчак алып керә). Балалар, курчакны ничек каршылыйбыз? Әйе, кунакларга “Исәмесез! Без сез килүгә бик шат. Рәхим итегез. Түрдән узыгыз”, – диләр. (Тәрбяче курчакны урындыкка утырта).

Тәрбияче: Мин, Рузалия Шафкатовна (курчакка мөрәҗәгать итә). Синең исемең ничек?

Курчак: Минем исемем Мәрьям.

Тәрбияче: Бик яхшы! Балалар, курчакның исеме бик матур икән. Әйдәгез, кабатлыйк әле: “Мәрьям”. Гүзәл, Әмир, Марат, Әминә…..син дә Мәрьям белән таныш әле!

Балалар: Минем исемем Гүзәл, Әмир, Марат, Әминә……

Тәрбияче: Мәрьям кунак көтә. Аның янына Йосыф килергә тиеш. Балалар, кунаклар килгәч нәрсә эшлиләр?

Балалар: Кунакларны чәй белән сыйлыйлар.

Тәрбияче: Мәрьям белән Йосыф та бергәләп чәй эчәргә җыеналар. Аның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар: Өстәл әзерләргә кирәк.

Тәрбияче: Әйдәгез Мәрьямгә өстәл әзерләргә булышыйк әле. Чәйне менә бу өстәлдә әзерлик. (Чәй өстәле алдан ук әзерләнеп куела) Балалар, бу нәрсә?

Балалар: Өстәл.

Тәрбияче: Ә менә бу нәрсә?

Балалар: Ашъяулык.

Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк “Ашъяулык”. Ашъяулыкны өстәлгә җәяләр. Чәй өстәле әзерләгәндә нәрсәләр куярга кирәк? (Балаларның җаваплары) Чәй эчү өчен савыт-саба кирәк (Тәрбияче тартмадан савыт-сабалар ала, ә балалар аларның исемен атыйлар). Бу нәрсә? (Чынаяк). Бу нәрсә? (Чәй тәлинкәсе). Чынаякны менә шулай чәй тәлинкәсенә куялар. Ә бу нәрсә? (Чәйнек). Ә менә бу нәрсәләр? (Чәй кашыклары). Чәй кашыклары белән нәрсә эшлиләр? (Чәйгә шикәр салып болгаталар). Бу нәрсәләр? (Тәлинкәләр). Бу сай тәлинкәләр. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк. Нәрсә өчен кирәк икән бу сай тәлинкәләр? Әйе, балалар, сай тәлинкәләр бәлеш, печенье, торт, вафли салыр өчен кирәк. Балалар, шикәр комын нәрсәгә салалар? (Шикәр савытына). Ә бу нәрсә икән? (Тәрбияче чәй савытына күрсәтә. Аның эчендә чәй барлыгын ачыклыйлар). Балалар, чәй һәрвакыт хуш исле булсын өчен, аны капкачлы савытка салалар. Чәй савыты капкачын ачыйк әле. Менә ул чәй. Ул нинди төстә? (Кара) Ә чәй тагын нинди төстә була? (Яшел, кызыл) Дөрес, балалар, яшел төстәге үлән чәе дә бар. Ә тагын җиләк-җимештән ясалган кызыл төстәге чәйләр дә була. Балалар, бармакларыгыз белән чәйне тотып карагыз әле. (Тәрбияче зуррак тәлинкәгә чәй сала, балалар аны тотып карыйлар) Чәйдән нинди ис килә? (Чәй хуш исле) Чәй бөртекләре эре дә, вак та булырга мөмкин (Тәрбияче эре һәм вак чәй бөртекләре күрсәтә) Балалар, монда конфетлар да бар. Конфетларны нәрсәгә салабыз? (Конфет савытына) Әйе, конфет савытына, менә ул. Сез конфет яратасызмы? (Баларның җаваплары) Балалар, чынаяк, чәй тәлинкәсе, чәйнек, чәй кашыклары, сай тәлинкәләр, шикәр савыты, конфет савыты бер сүз белән ничек атала? (Савыт-саба) Дөрес, балалар, савыт-саба. Балалар, савыт-саба белән сак эш итәргә кирәк: төшеп китсә, бәрелсә, ватылырга мөмкин, чөнки алар пыяладан, керамикадан ясалган. Алып килергә кирәк булса, кулга бер генә савыт тотарга кирәк. Балалар, чәй эчкәндә өстәлгә салфеткалар куялар. Салфеткалар өчен дә аерым савыт бар. (Салфетка савытындагы салфеткаларга күрсәтә). Салфетка ни өчен кирәк? (Авызны, кулны сөртү өчен)

Тәрбияче: Балалар, без чәй өстәле әзерләп бетердек. Менә Йосыф та килеп җитте (Ишек шакыган тавыш ишетелә, тәрбияче балаларга малай курчакны алып керә)

Йосыф: Мәрьям, син өйдәме? Исәнмесез! (Йосыф өйгә керә һәм урындыкка утыра)

Тәрбияче: Йосыф нәрсәгә утыра? (Урындыкка). Мәрьям белән Йосыф чәй эчәргә утыралар. Аларга нәрсә дип әйтергә кирәк? (“Чәйләрегез тәмле булсын!”) Балалар, булдырдыгыз! Мәрьямгә бик матур итеп өстәл әзерләргә булыштыгыз. Хәзер инде сез өйдә әниләрегезгә дә чәй өстәле әзерләргә ярдәм итә аласыз.

Тәрбияче: Балалар, Мәрьям белән Йосыфның чәйләре бигрәк кайнар. Әйдәгез, аларның чәйләрен өреп суытыйк әле (Балалар һаваны өрү хәрәкәте ясыйлар. Күнегү 7 тапкыр кабатлана)

Тәрбияче: Мәрьям белән Йосыф тәмләп чәй эчкәннәр һәм өстәлне җыештырырга керешкәннәр. Әйдәгез, аларга булышыйк (Балалар савыт-сабаларны җыештырырга булышалар). Марат, син кайсы савытны алып куйдың? (Балалар савыт-сабаларны алып куялар, аларның исемен атыйлар). Әйдәгез, Йосыфның Мәрьямдә кунакта булуы турында сөйлик әле.

Тәрбияче: Мәрьямгә…..(Йосыф кунакка килде). Балалар чәй …..(эчтеләр). Чәй…..(тәмле, кайнар, баллы) булды. Мәрьям белән Йосыф чәй эчтеләр һәм уенчыклар белән…..(уйнадылар). Балалар Мәрьям белән Йосыф турында кем сөйләргә тели? (Тәрбияче 2-3 баладан сөйләтә)

Тәрбияче: Балалар, Йосыфка китәргә кирәк. Әйдәгез аны озатыйк, аларга нинди сүзләр әйтәләр? (Активлаштыру). Дөрес, балалар, аларга “Сау булыгыз! Тагын килегез” диләр. Булдыдыгыз, балалар.

 

 

Кулланылган әдәбият:

1. Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма/Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибулина И.Җ. – Казан, 2013

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“Гомуми үстерешле 76 нчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МИФТАХОВА РУЗАЛИЯ ШӘФКАТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий