Яңа фикерләр:

postheadericon Проект: “Кошлар безнең дусларыбыз”

кошлар5-6 яшьлекләр өчен

 

ПРОЕКТНЫҢ АКТУАЛЬЛЕГЕ. Соңгы елларда табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчкән суыбыз пычранып бетә, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч алдында калды. Тирән сулы елгалар, яшел болыннар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра, шуңа күрә бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиеш без. Табигатьнең бөтенлеге, киләчәге кеше кулында. Серле табигатьне, зур дөньяны ничек сакларга? Тәрбия эшен бала кечкенә чагында ук башларга кирәк. Менә шушы проблемалар мине балалар бакчасында экологик тәрбия өлкәсендә эшләргә этәрде. Һәм мин “Безнең кечкенә дусларыбыз” дигән проект эшләп карарга булдым.

Тәрбиячеләр дә үзләрен бу проблемаларга катнашыбыз юк дип уйламыйлар. Җәмгыять проблемасы ул һәркемнеке дә. Шуңа күрә һәр тәрбияче үз алдына максат куя: тормышка һәрьяклап белемле һәм тәрбияле кешеләр әзерләргә. Нинди мәсьәлә күтәрелгәнен белмәгән көе экологик тәрбия биреп булмый. Экология тәрбиясе бирүне мин үзем шәхсән, кешелеклелек, кече күңеллелек, кешеләргә һәм табигатькә карата җаваплылык хисләре тәрбияләү дип уйлыйм. Шул вакытта гына үзебездән соң килүче буын өчен җаныбыз тыныч булыр.

Экология тәрбиясе бирү балаларны үзләрен аңларга, тирә-юньдәге кешеләрне дә аңларга ярдәм итәргә тиеш. Балаларны кешеләр арасында һәм табигатьтә үзләрен дөрес тотарга өйрәтергә бурычлыбыз. Моны бары тик экология буенча шөгыльләрдә генә тормышка ашырып була. Шулай ук “Тирә-юнь белән танышу”, походлар, экскурсияләр, күзәтүләр, экологик бәйрәмнәр дә ярдәмгә килә. Кеше кечкенәдән үк матурлыкны күрә белергә өйрәтелгән булса, әгәр дә аны тормыш шатлыклары әйләндереп алган булса, бала тупас, каты күңелле, дорфа булып үсмәячәк.

 

КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР.

–         Балаларның кошлар турындагы белемнәре тулыландырылды.

–         Әти-әниләрдә кошларга карата кызыксыну уянды. Кошларның табигатькә булган файдалары турындагы белемнәре баетылды.

 

МАКСАТ. Балаларны кошлар белән таныштыруны дәвам итү, кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кошларны танып белергә өйрәтү, кошларга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт хисләре тәрбияләү.

БУРЫЧЛАР. Балаларны проблемалы ситуациягә кую-кошларның исемнәрен истә калдыру, ел фасыллары үзгәрү белән гадәтләре, үз-үзләрен тотулары турныда сөйләү, кышлау өчен шартлар тудыру. Балаларда табигатькә игътибарлы караш тәрбияләү.

ПРОЕКТТА КАТНАШУЧЫЛАР. Балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр.

ПРОЕКТ БАРЫШЫНДА КУЛЛАНЫЛА ТОРГАН МЕТОДИК АЛЫМНАР.

1. Күзәтү.

2. Балалар белән шөгыльләр, әңгәмәләр үткәрү.

3. Иҗат эшләре.

4. Әти-әниләр белән эш.

5. Табигать почмагында хезмәт.

ПРОЕКТНЫ ТОРМЫШКА АШЫРУ ЮЛЛАРЫ.

1. Альбом төзү.

2. Хәрәктле уеннар.

3. Табышмаклар.

4. Кошлар турында шигырьләр өйрәнү, дидактик уеннар оештыру.

5. Рәсемнәр ясау.

6. Әти-әниләр белән анкета үткәрү.

 

 

Тәрбияче: Балалар, тәрәзәдән күзәтик әле,хәзер елның кайсы вакыты җитте?

Балалар: Яз.

Тәрбияче: Ә сез яз икәнен каян белдегез?

Балалар: Карлар эри, кошлар кайта, кояш ныграк җылыта.

Тәрбияче: Әйе, балалар, сез язның билгеләрен дөрес санадыгыз. Ә сез яз айларын нинди айлардан торганын беләсезме? Санап күрсәтегез әле.

Балалар: Март, апрель, май.

Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз, кошлар ни өчен безнең якларга кайталар икән?

Балалар: Алар безнең якларны яраталар, бала чыгаралар, туган яклары булганга күрә кайталар.

 

Ишек шакыйлар. Ишектән кара карга керә.

Карга: Исәнмесез, балалар, мин “ Алтынчәч” балалар бакчасының өлкәннәр төркеменә дөрес кердемме?

Тәрбияче: Әйе, син безнең өлкәннәр төркеменә дөрес кердең? Балалар, карагыз әле, бу кош сезгә танышмы? Аның исеме ничек?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче: Әллә безнең кошлар турында сөйләшкәнне белеп килдеме икән.

Карга: Мин бит кошларга яз хәбәрен җиткерүче бердәнбер кош, сезнең нәрсә сөйләшкәнне ишетеп килдем. Кошлар сездән ярдәм сорыйлар.

Тәрбияче: Әйтеп кара, карга, бәлки ярдәм итә алырбыз.

 

Карга: Балалар, мин сезгә “Серле тартма” алып килдем. Мин кошлар турында табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын дөрес итеп әйтерсез һәм рәсемнәрен күрсәтерсез.

 

1.Язын килә, көзен китә,

Оя ясасаң, үз итә. (Сыерчык)

 

2. Урмый-чәчми, ил өстендә көн итә. (Чыпчык)

3. Кулы юк, балчык ташый

Балтасы юк, өй ясый. ( Карлыгач)

 

4. Гөрли- гөрли җырлый ул,

Кызыл читек кия ул.

Күлмәкләре күгелҗем,

Татулыкны сөя ул. (Күгәрчен)

 

5. Койрыгын алса, башы ябыша,

 

Башын алса – койрыгы ябыша. (Саескан)

Карга: Балалар, игътибар белән карагыз әле, бу кошларның барысы да җылы якларга китәләрме икән? Үзебездә калучы кошларны нинди кошлар дип әйтеп була?

Балалар: Кышлаучы кошлар дип әйтәбез.

Карга: Дөрес, балалар, бездә калучы кошларны кышлаучы кошлар дип атыйбыз, чөнки алар кышкы салкыннарга түзәләр, азыкны үзләре табып ашыйлар. Әйдәгез, кышлаучы кошларны санап китик әле.

 

Салкынга түзә алмыйча китүче кошларны  – күчмә кошлар дип әйтәбез.

Хәзер күчмә кошларны санап үтик әле.

 

Ф/ минут. “Солнышко”

Утром солнышко встает

Выше, выше, выше. (Поднимают руки вверх и играют пальчиками)

К ночи солнышко зайдет

Ниже, ниже, ниже. (Опускают руки вниз, играют пальчики)

Хорошо! Хорошо!

А под солнышком всем

Весело живется! (Кружатся, делая над головой фонарики)

 

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, кошлар кайда яшиләр?

Балалар: Урманда, өй янында.

Тәрбияче: Балалар, ә без кошлар турында ничек кайгыртабыз, кайсы яклары белән алар файда китерә?

Балалар: Агачларга җимлекләр куябыз, оялар ясыйбыз. Алар табигатькә бик зур файда китерәләр, зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр, матур җырлары белән безне сөендерәләр, шуңа күрә без аларның кайтканнарын зарыгып көтеп алабыз.

Карга: Алар ни өчен кош дип атала?

Балалар: Аларның канатлары бар, кошлар очалар.

 

Карга: Күбәләкләр, башка бөҗәкләр дә оча бит, ләкин алар кош түгел. Кошлар турында тагын нәрсәләр әйтә аласыз?

Балалар: Кошларның тәне каурый белән капланган, каурыйлар төрле төстә, алар матур итеп сайрыйлар.

Карга: Әйе, балалар, дөрес әйтәсез, кошларны тышкы кыяфәтеннән һәм сайравы буенча аерабыз.

Тәрбияче: Без гаиләбез белән урманда 15 ел яшәдек. Көн саен без таңны кошлар сайравы белән каршыладык. Балалар, мин сезгә Ф. Зиатдиновның “Кошлар туе” дигән шигыреннән өзек укыйм.

 

Җимлек ясады Айнур,

Шундый матур җимлеге!

Кызылтүшләр, песнәкләр
Белсен әле кемлеген!

Кошлар кебек канатланып,

Чыгып китте урманга.

Үзе ясаган җимлекне

Талга элеп куярга.

 

Карга: Балалар, минем китәр вакыт та якынлашты, әйдәгез бергәләшеп уен уйнап алабыз.

 

Дид. уен “Кошларны дөрес итеп аер”

 

Карга: Булдырдыгыз, балалар, биремнәремне дөрес итеп үтәп чыктыгыз, рәхмәт сезгә, ә күчмә кошлар озак тормаслар, кайтып җитәрләр. Сау булыгыз.

Тәрбияче: Карга алып килгән биремнәрне эшләдегез, булдырдыгыз.

Балалар: Ә хәзер кошлар тавышын тыңлыйк әле. (Кошлар тавышын тыңлау һәм кайсы кош икәнен аеру)

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

Югары Чаллы авылы

“Алтынчәч” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ВӘЛИЕВА ЛӘЙСИНӘ ФӘЙЗЕЛХАК КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий