Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Урманда кунакта»

7005398nf1Икенче кечкенәләр төркеме өчен ачык дәрес.

 

Юнәлеш: танып белү һәм сөйләм үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Белем бирү интеграль өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәләмәтлек, иминлек, матур әдәбият, музыка.

Үткәрү формасы: уен ситуацияләре аша белем бирү.

Максат: табигатьтә була торган кѳзге ʏзгәрешләр, хайваннарның бу чорга әзерлеге турында балаларның белемнәрен ныгыту.

Бурычлары:

1)    Урманда яшәүче кыргый хайваннар белән танышуны дәвам итү;

2)    Табигатьтәге кѳзге ʏзгәрешләр турындагы белемнәрен тирәнәйтʏ. Кѳз кѳне хайваннар тормышы турындагы белемнәрен камилләштерʏ.

3)    Игътибарлык, аң, уйлау һәм фикерләʏ сәләтен ʏстерʏ.

4)    Табигатькә, тереклеккә карата сакчыл караш тәрбияләʏ.

Көтелгән нәтиҗәләр:

1. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен ныгыту.

2. Дикъкатләре, уйлап табучанлыклары, күзәтүчәнлекләре, сөйләм телен, фикерләү һәм иҗадыйлык дәрәҗәсе үсә.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал, тикшерү-эзләнү, сүзлек өстендә эш, практик эш, сораулар, боерык, искә төшерү, ныгыту, әдәби сүз, мактау.

Җиһазлау: көзге урман күренеше: агачлар, кояш; йомшак уенчыклар: куян, тиен, аю; керпе, магнитофон, магнитофон язмасы: «Урман тавышы», «Мишка косолапый по лесу идет», «Жил в лесу колючий ежик» җырлары, гөмбә формасындагы печенье салынган кәрҗин.

Оештыру:

I Ярым түгәрәктә;

II Бер-берсе артына тезелү;

III Мольберт янында;

IV- V- VI Келәм өстендә таралып уйнау;

V Бер-берсе артына тезелү;

VII Ярым түгәрәктә утыралар;

Шәхси эш: сөйләм барышында хаталарны төзәтү, җавап бирергә кызыксындыру (сѳйләм активлыгын ʏстерʏ).

Сʏзлек ѳстендә эш: кыргый хайваннар, ѳн, куыш.

Алдан эшләнгән эш: саф һавада кʏзәтʏ, балалар бакчасындагы аланга экскурсия, тема буенча рәсемнәр карау, кыргый хайваннар турында әңгәмә уздыру, атамаларын искә төшерү, җырлар, шигырьләр, хәрәкәтле уеннар ѳйрәнʏ.

Шөгыль структурасы:

I өлеш. Оештыру: уңай психологик халәт тудыру.

II өлеш. Көзге урманга бару.

III өлеш. Төп өлеш:

  1. Уен: «Мишка косолапый по лесу идет».
  2. Жыр: «Жил в лесу колючий ежик».
  3. Хәрәкәтле уен: «Ак куянкай утырган».

IV өлеш. Сюрпризный момент. Кыргый хайваннардан хат, күчтәнәч.

V өлеш. Көзге урманнан кайту.

VI өлеш. Йомгаклау. Фикер алышу.

 

 

 

Белем бирү эшчэнлегенең барышы.

– Балалар, карагыз әле, бʏген бездә кунаклар, әйдәгез әле урындыклар янына тезелеп басыйк та килгән кунакларыбыз, бер-беребез белән исәнләшеп алыйк.

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга!

 

– Булдырдыгыз, балалар. Афәрин! Ә хәзер, балалар, без сезнең белән кунакка урманга барып кайтыйк. Сез кунакка барырга яратасызмы?

Әйе.

– Ә кунакка нәрсә белән барып була?

Автобуска утырып.

Машинага утырып.

Җәяү.

Поезд белән.

– Әйдәгез әле, балалар, без сезнең белән урманга автобуста барабыз. (Балалар бер-берсенә тотынып автобуста урманга китәләр).

 

Автобуска утырдык

Сәяхәткә җыендык.

Бип-бип-бип, бип-бип-бип

Сәяхәткә җыендык.

Барабыз урман аша,

Безгә кояш елмая.

Бип-бип-бип, бип-бип-бип

Безгә кояш елмая.

 

(“Агачлар” яныннан үтеп, урман төшерелгән рәсем каршында туктыйлар).

– Менә, балалар, без сезнең белән урманга килеп тә җиттек. Карагыз әле, безнең урман нинди матур! Балалар, агачларның яфраклары нинди төстә?

Сары, кызыл, яшел.

– Дѳрес, балалар, бу рәсемдә кѳзге урман сурәтләнгән. Кѳз кѳне яфраклар саргая, салкын жил исә, яңгырлар ява, агачлардан яфраклар коела, кошлар жылы якларга очып китәләр.

– Балалар, безнен урманда тѳрле кыргый хайваннар яши. Балалар, игътибар белән карагыз әле, каен агачы артына нәрсә качкан?

Аю.

– Аю нинди төстә?

Коңгырт.

– Аю нәрсә ашарга ярата?

Җиләк-җимеш, гѳмбә, балык.

– Әйе, дѳрес, кѳзен аю күп ашый, ул ʏзенә май туплый, кышын йоклар ѳчен ѳнен әзерли. Балалар, әйдәгез әле, аюның ничек итеп нарат куркәләре җыйганын кʏрсәтегез әле.

 

Уен: «Мишка косолапый по лесу идет».

(Уен музыка астында уйнатыла).

Мишка косолапый по лесу идет.

Шишки собирает, песенки поет.

Шишка отскочила прямо мишке в лоб.

Мишка рассердился и ногою топ.

Больше он не будет, по лесу гулять.

Сядет на машину и поедет спать.

– Әйдәгез әле урманның эченәрәк керик. Карагыз әле, нәрсә бу, балалар?

Керпе.

– Керпе нинди?

Энәле, йомры.

– Керпе нәрсә ашарга ярата?

Җиләк-җимеш, гѳмбэ, бѳҗәкләр, суалчаннар.

- Афәрин, ә хәзер керпегә җыр буләк итәргә тәкъдим итәм.

 

Жыр: «Жил в лесу колючий ежик»

Жил в лесу колючий ежик,

Был клубочком и без ножек.

Не умел он хлопать,

Не умел он топать,

Не умел он прыгать,

А только носом шмыгать:

«Шмыг-шмыг-шмыг».

В лес зайчонок приходил

И ежа всему учил.

Научил он хлопать,

Научил он топать,

Научил он прыгать,

А он зайчонка шмыгать:

«Шмыг-шмыг-шмыг».

(Жырның сүзләре буенча хәрәкәтләр ясала)

– Менә безнең янга куян да килгән. Куян нинди тѳстә?

Соры.

– Куян кышка әзерләнгәнме?

- Юк.

– Дөрес, куян тунын ак тѳскә алыштырмаган. Ул кыш көне ак төстә, ә хәзер соры төстә. Куянның ак төскә керүе – дошманнарыннан саклану өчен кирәк. Ул кар ѳстендә дә качып кала ала. Ак тун, соры тунга караганда жылырак, шуна кышын куян ѳшеми.

–Балалар әйдәгез әле, куянкайны сыйлыйк. Куян нәрсә ашарга ярата әле?

Кишер, кәбестә, ʏлән, агач кайрысы кимерә.

– Куянкаебыз сыйлана торсын, ә без сезнең белән уйнап алыйк.

 

Хәрәкәтле уен: «Ак куянкай утырган».

Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

 

Куян туңа башлагач

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай,

Аякларын җылыта.

 

Куян һаман да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Менә шулай, менә шулай,

Сикергәләп тә куя.

 

Кемдер аны куркытты,

Ул урманга элдертте.

 

– Уйнап алдык, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Урман эченәрәк керәбез. Карагыз әле, бу агачта нәрсә яши икән?

- Тиен.

– Әйе, бу тиен. Ул урманда яши. Ә ул нинди тѳстә?

- Кызгылт-сары.

– Балалар, тиен нәрсә белән туклана?

-Чикләвек, нарат кʏркәсе, гѳмбәләр.

– Балалар тиен кышка әзерләнәме?

- Әйе.

– Ул үзенә гөмбә киптерә, чикләвек жыя.

– Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Менә без сезнең белән бүген кыргый хайваннар белән танышып киттек. Карагыз әле, балалар, монда агач артында нәрсәдер бар. ӘӘӘ, кәрҗин икән. Ул буш түгел! Аның эчендә гөмбәләр салынган, монда хат та бар әле. Бу хат безгә икән бит, “Урманга килгән кунаклар өчен” дигән монда. Әйдәгез әле аны укыйк.

– “Хөрмәтле, кунаклар. Гафу итегез, сезне каршы ала алмадык. Хәзер бит кѳз җитте, без кышка азык әзерлибез, менә сезгә дә күчтәнәчебезне калдырабыз!”

– Балалар, бу гөмбәләрне безгә күчтәнәч итеп урманда яшәүче дусларыбыз калдырган икән. Әйдәгез әле, аларга рәхмәт әйтик.

Рәхмәт.

– Балалар, ә хәзер безнең кайтыр вакыт та җитте. Әйдәгез, урыннарыбызга басыйк та, автобус белән кире төркемебезгә кайтыйк. (Балалар белән тәрбияче автобуста төркемгә кайталар).

– Менә, балалар, кайтып та җиттек. Ә хәзер урыннарыгызга утырыгыз әле. (Балалар урындыкларына утыралар). Балалар, без сезнең белән кайда бардык бүген?

Урманга.

– Урманда нәрсәләр яши?

Куян, тиен, аю, керпе.

– Чыннан да, урманда куян, аю, керпе, тиен яши. Болар барысы да кыргый хайваннар. Әйдәгез әле бергәләп әйтик – кыргый хайваннар.

- Кыргый хайваннар.

– Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Без сезнең белән бүген кыргый хайваннар белән танышып үттек. Өйгә кайткач, әти-әниләрегезгә дә бүген күргән-белгән барлык нәрсәләрне дә сөйләп бирегез. Шуның белән безнең белем бирү эшчәнлеге тәмам. Кунакларыбыз белән саубуллашыйк.

Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“94 нче “Лилия” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячеләре

АХУНОВА СВЕТЛАНА ӘБҮЗӘР КЫЗЫ,

ГАЛИМОВА ГѲЛНАРА НАИЛЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий