Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кояш нурлары”

1431336Беренче кечкенәләр төркеме

 

 

Максат: балаларны буяу, кәгазъ белән кулланырга өйрәтү. Сары төс белән таныштыруны дәвам итү. Куллар белән рәсем ясарга теләк булдыру. Эштә пөхтәлек, олыларга ихтирамлы караш тәрбияләү.

Материал: кечкенә тәлинкәләргә салынган сары гуашь, балалар саны белән альбом, кул юарга су, тастымаллар, клеенка.

Сүзлек: кояш, нурлар, күк, сары, түгәрәк.

 

 

Дәрес барышы:

– Балалар, карагыз әле, безгә күпме апалар килгән. Әйдәгез кунаклар белән исәнләшик. Исәнмесез! Ә хәзер, балалар, тагын да яктырак, күңеллерәк булсын өчен “Кояшкай” уенын уйнап алыйк. Зур түгәрәк ясыйк та, чүгәләп утырыйк. Минем белән бергә:

 

Иртән кояш күтәрелә

Бик югары, югары (кулларны өскә күтәреп әкрен генә басабыз)

Төнгә каршы кереп китә

Түбән таба тәгәри (чүгәләп кулларны алга сузабыз да уңга, сулга бутыйбыз).

Яратып, яратып

Кояш көлә безгә (кулларны җәябез).

Тагын уйнап алабызмы? Әйдәгез.

 

Иртән кояш күтәрелә

Бик югары, югары (кулларны өскә күтәреп әкрен генә басабыз)

Төнгә каршы кереп китә

Түбән таба тәгәри (чүгәләп кулларны алга сузабыз да уңга, сулга бутыйбыз).

Яратып, яратып

Кояш көлә безгә (кулларны җәябез).

 

Балалар, карагыз әле, нинди матур кояш чыкты, безне җылытты. Әйдәгез кояштан җылыны алыйк та, үз җылыбызны кушып кунакларга бирик.

Тәрбияче: – Балалар, без сезнең белән бүген кояш рәсеме ясыйбыз. Әйтегез әле, кояш нинди төстә була?

Балалар: – Сары.

Тәрбияче: – Дөрес, балалар, сары. Аның формасы нинди? Әйе, түгәрәк. (Тәрбияче күрсәтә). Балалар, күрсәтегез әле, кая сезнең кулларыгыз? (Балалар күрсәтә). Ә учларыгыз кая? Бармакларыгыз?

(Күрсәтәләр). Әйдәгез, учларыбызда түгәрәк ясыйбыз. (Түгәрәк ясап күрсәтәбез, бармакларыбыз кояш нурлары була).

Балалар, хәзер барыбыз да өстәл янына барабыз һәм бергәләп кояш рәсеме ясыйбыз. Кулларны сары буяуга манабыз, кәгазъ битенә бармакларны җәеп басабыз. Кояш ул түгәрәк , әйе бит, балалар? Нурларын түгәрәк буенча менә шулай чәчәбез. (Тәрбияче күрсәтә). Менә нинди кояш килеп чыкты. Бөтен дөнья яктырды. (Тәрбияче күрсәтеп сөйли).

Балалар тыныч музыка астында эшкә керешә.

 

Булдырдыгыз, балалар! Күпме кояш безгә елмая. Әфәрин, булдырдыгыз, тырышып эшләдегез. Әйдәгез, кулларны юып алабыз.

Ю-ю-ю-ю!

Менә сиңа су.

Бит кулыңны ю

Ю-ю-ю-ю

 

Туңдыра ич, бу

Салкын ич су.

 

Ай-яй-яй-яй!

Туңдырса да ю

Әйбәт салкын су.

Ю-ю-ю-ю-ю-ю.

 

Балалар, әйдәгез рәсемнәрне кунакларга күрсәтик.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Киров районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

417 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГИЗЯТУЛЛИНА РЕЗЕДӘ ЗӨФӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий