Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Урман аланына сәяхәт”

gribi5-7 яшьлек балалар өчен экологик тәрбия бирү эшчәнлеге

 

Эшчәнлекнең максаты:

1. Балаларда туган җиргә, суга, һавага, андагы тереклеккә, үсемлекләргә сакчыл караш, кайгыртучанлык, мәхәббәт хисе тәрбияләп, аларның социаль үсеш юнәлешен ныгыту.

2. Дару үләннәре белән танышып, танып-белү эшчәнлеген камилләштерү.

3. Сөйләм телен, игътибарлыкны үстерү, күзәтүчәнлекләрен арттыру.

Сүзлек эше: тереклек, могҗиза, микстура.

Җиһазлар: маскалар, аудиоязма, ноутбук, экран-проектор.

Алдан эшләнгән эшләр: җир- су, табигать турында әңгәмәләр үткәрү, дару үләннәре белән танышу, битлекләр ясау, туган як, табигать турында җырлар, шигырьләр өйрәнү.

 

Эшчәнлек барышы:

– Исәнмесез, балалар, хәерле көн! Бүген иртән безнең балалар бакчасы адресына телеграмма килеп иреште. Анда безнең урманга ярдәм итүебезне сораганнар. Балалар, сез урманга ярдәм итәргә әзерме? Урман балалар бакчасыннан шактый ерак, шунлыктан без анда “автобус” белән барырбыз.

Урындыкларга утырышыйк. Юлыбыз кыскарак булсын өчен җырлашып барыйк (“Әйдә барыйк урманга”)

– Ә урман кешегә ни өчен кирәк соң? (Балалар җавабы)

– Әйе, балалар, урманда төрле-төрле агачлар үсә. Агачлардан кешелеккә күп кирәкле әйберләр җитештерәләр: урындыклар, өстәлләр, шкафлар, караватлар, тәрәзә рамнары, уенчыклар, чаңгылар, чаналар, көймәләр, каләмнәр һәм башкалар. Сез яза торган кәгазьне дә агачлардан ясыйлар.

– Урманнан кешеләр җиләкләр, гөмбәләр, файдалы үләннәр алып ашыйлар.

– Анда яшәүче җәнлекләрнең тиресеннән киемнәр тегәләр.

– Урман һавасында тузан бик аз. Урман һавасы сәламәтлек өчен бик тә файдалы. Шуның өчен урманнар арасында балалар өчен лагерьлар, ял йортлары һәм санаторийлар урнаштыралар.

– Урманнан  кешеләр үзләренә яшәү өчен бөтен кирәкле әйберләрне дә ала алалар.

 

Менә урманга килеп тә җиттек. (Урман аланы, кемдер пошкыра, кыштырдый)

– Чү, кем ул анда пошкыра, ачулана? Ә… керпе икән бит бу (Йөзе канәгатьсезлек белдергән керпе чыга) Нәрсә булды, Керпекәй? Сине болай кем кыерсытты? Үпкәләтте?

Керпе: – Балалар урманга ял итәргә килгәннәр иде. Ял иттеләр, уйнадылар, чәчәкләр җыйдылар, тирә-якны туздырып, аланны чүпләп киттеләр. Алай гына да түгел, кош ояларын туздырып, агачларны сындырдылар. Мине уенчык урнына өйләренә алып киттеләр. Кире урманга юлны көчкә эзләп таптым. Менә минем өем – минем аланым.

Тәрбияче: – Ай- һай,тәрбиясез балалар булганнар болар. Керпекәй, безнең балалар мондый тәртипсез түгелләр. Без аны хәзер җыештырырбыз, сиңа ярдәм итәрбез. Әйдәгез, балалар, Керпегә ярдәм итик.

Керпе: – Менә күрәсезме? Агач ботакларын сындырганнар, кош оясын туздырганнар, бөтен җирдә чүп-чар.

Тәрбияче: – Балалар, безгә нинди эшләр башкарырга кирәк?

Балаларның җаваплары:

–         кош оясын урынына куярга;

–         агач ботакларын җайлап бәйләп куярга;

–         чүпләрне җыеп, чокырга күмәргә яки җыеп алып кайтып яндырырга кирәк.

Тәрбияче: – Бик дөрес сөйләдегез, балалар. Әйдәгез, эшкә керешик, аланны чистартыйк. (Җыештыралар) Менә хәзер ял итсәк тә була инде. Урманда үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.

– Агачларны сындырмаска.

– Чәчәк, үләннәрне кирәгенннән артык өзмәскә.

– Кырмыска ояларын, кош ояларын туздырмаска.

– Урманны чүпләмәскә.

– Кошларны, җәнлекләрне өйгә алып кайтмаска, кыерсытмаска.

– Урманда учак якмаска.

Керпе: – Рәхмәт, балалар.Сез урманның чын дуслары, табигатьне яклаучылар икән.

Тәрбияче: – Урман – ул күп катлы йорт. Урманда, гомумән, табигатьтә җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр бер –берсеннән башка яши алмыйлар. Мәсәлән: яфрак кортын гына алыйк. Ул яфракта яши, әкрен генә шуыша, яфракны кимерә. Аны юк итсәк, кошларга ризык бетә, чөнки кошлар бөҗәкләр белән тукланалар. Ә бөҗәкләр арасында файдалылары да бар. Сез ничек уйлыйсыз? Алар нинди бөҗәкләр? (Балалар җавабы)

Тәрбияче: – Әйе, бал кортлары бал җыеп кешегә зур файда китерсә, ә тырыш кырмыскалар урмандагы корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, шулай итеп урманны саклыйлар.

Урманда җәнлекләрнең дә әһәмияте бик зур. Мәсәлән, бүрене генә алыйк. Бүре үзенә ашау өчен авыру җәнлекләрне тота. Шуның белән ул урманда төрле авырулар таралуга киртә куя. (Керпе тәрбияче колагына нидер пышылдый)

Тәрбияче: – Дөрес әйтәсең, Керпе дус. Әле бит урманда күпме файдалы үсемлекләр һәм җиләк –җимешләр үсәләр. Әйдәгез әле, балалар, керпегә сөйләп күрсәтик. (Маска кигән балалар сөйлиләр)

 

– Утырабыз урманда

Ап- ак эшләпә киеп.

Киптерә дә кыздыра

Кешеләр безне җыеп (Гөмбә)

 

– Конфетка да яхшы мин,

Компотка да яхшы мин,

Беләсеңме ни өчен

Витаминнар хәзинәсе

Минем һәрбер җимешем? (Гөлҗимеш)

 

– Суымны эч авырсаң:

Йөткерсәң я карлыксаң-

Шәп дару юк моннан да.

Дару ясыйлар минем

Хәтта кабыгымнан да. (Балан)

 

– Яратам мин таң нурын,

Дару минем тамырым,

Шикәре дә җитәрлек

Чәй ясасаң кыздырып

Тәме исең китәрлек. (Тузганак)

 

Керпе: Без урман белән горурланбыз.

Урман – яшел шифаханә,

Урман әкият патшалыгы кебек

Бөтен тирә-ягында дару үсә.

Һәрбер үләндә, һәрбер ботакта

Микстура һәм таблетка.

 

 

(Аксап Сукыр тычкан чыга)

Сукыр тычкан: – Исәнмесез, балалар, миңа ярдәм итегезче. Җир астын казыганда ялгыш аягымны авырттырдым.

Керпе: – Зыян юк! Аякны дәвалау авыр эш түгел. Чын күңелдән минем киңәшем, чиста аякка бака яфрагы яп син (Бака яфрагы бирә)

Сукыр тычкан: – Рәхмәт киңәшеңә.

 

(Бакылдап, тамагын бәйләгән Бака керә)

Бака: Һәр минут саен мин

Ютәллим һәм бакылдыйм.

Керпе: Менә нарат бөреләре. Дару гына түгел – ә могҗиза,салкын тиюең дә тиз үтәр. (Нарат бөресе бирә)

Бака: Рәхмәт.

 

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез урманда бер уйнап алыйк. (Сүзле –хәрәкәтле уен)

 

Без зур урманга бардык (бүлмә буенча йөрү)

Матур урыннар күрдек (кулны як-якка җәю)

Тун кигән каен – уңда ,

Ямь-яшел чыршы сулда (кул белән күрсәтү).

Күбәләкләр очалар (очу хәрәкәтләре)

Әйләнеп, җир кочалар (әйләнеп,чүгәлиләр).

 

Тәрбияче: Керпе дус, безгә кайтырга вакыт. Без синең киңәшләреңне истә тотарбыз. Урманның безнең зур байлыгыбыз һәм аны сакларга кирәклеген истән чыгармабыз.

Керпе: Сез, дусларым, карагыз. Ышанычымны аклагыз. Гадел булыгыз. Сау булыгыз, урманга тагын кунакка килегез.

Балалар: Сау бул, Керпе дус.

Тәрбияче: Менә сиңа күчтәнәч. (Керпегә алма бирә)

Тәрбияче: Балалар, автобуска утырышыйк, кайтыр юлга кузгалыйк,кайткан арада мин сезгә бер шигырь укыйм, тыңлагыз .

– Бик күңелле безнең урманда,табигать кочагында,

Менә шуны истә тоту кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз, кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз, пыяла, чүп атмагыз.

Табигать – ул зур байлык,табигатьне саклагыз.

 

– Менә балалар бакчасына кайтып та җиттек. Әйдәгез, хәзер без сезнең белән табигатьнең матурлыгы, аны ничек сакларга кирәклеге турында мультфильм карыйбыз. Аның исеме “Агачлар да авырый” дип атала.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

“Җөри авылы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

МИХАЙЛОВА АЛЬБИНА ПЕТР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий