Яңа фикерләр:

postheadericon Интеллектуаль уен конспекты: “Тапкырлар һәм зирәкләр”

1Зурлар төркемендә интеллектуаль уен

 

Максат: балаларның зирәклекләрен үстерү, булган белемнәрен файдалана алуга ирешү; бердәмлек һәм дуслык хисләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Белем бирү бурычы: 1) булган белемнәрен эшчәнлек барышында куллана белергә өйрәтү; 2) табышмакларның образлы мәгънәсен аңларга булышу.

Методик алымнар һәм чаралар: сорулар, табышмак әйтешү, магнитофон тыңлау, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: һәр ягына төрле рәсем төшерелгән квадрат, һәр балага 1 геометрик фигура, оркестр өчен инструментлар, магнитофон, магнитлы такта.

Алдан үткәрелгән эш: табышмаклар әйтешү, рәсемнәр карау, әңгәмәләр уздыру.

 

 

Уен барышы:

- Балалар, безгә бүген кунаклар килгән. Ә кунаклар килгәч ни эшлиләр? Бәйрәм итәләр. Без дә бүген бәйрәм итәрбез, ләкин шөгылебезне дә онытмыйк. Файдалы һәм күңелле итеп ярыш – уен оештырыйк. Менә сез бик матур итеп 1 якка кызлар, 2нче якка малайлар утыргансыз икән, бик әйбәт. Бу матур һәм серле кубның һәр ягына бер рәсем ясалган. Мин шуны тәгәрәтәм, кайсы як чыга, шул темага караган сорауны сезгә бирәм. Дөрес җавап бирсәгез, тактага шартлы билге куеп барырбыз. Уен ахырында аларның кайсы яктагы балалар күбрәк җыюын белербез. Тәгәрәттек.

 

1нче сорау – табигать темасына:

Кызларга:

1. Кайсы кош килгәч яз башлана? (Кара карга)

2. Кайсы кошның балалары үз әниләрен белмиләр? (Күке)

3. Каен агачы кыш көне башка агачлардан нәрсәсе белән аерыла? (Кәүсәсе)

 

Малайларга:

1. Нинди җирдә үсемлекләр әйбәт үсә, кара балчыктамы, комдамы?(Кара балчыкта)

2. Кем гөмбәне аркасы белән җыя? (Керпе)

3. Ни өчен кара каргалар басуда җир сөргәндә трактор артыннан йөриләр? (Чөнки алар суалчаннар эзлиләр)

 

Балалар, 2 як та дөрес җавап бирделәр. Мин һәр як өчен дә берәр фишка куям.

Дәвам итәбез балалар. Тәгәрәтәбез.

 

Тормыш иминлеге темасына сораулар.

Малайларга:

1. Светофорның нинди төсенә юлны аркылы чыгарга ярый? (Яшел)

2. Пожар вакытында нинди телефонга шалтыратасы? (01)

 

Кызларга:

1. Өйдә нинди куркыныч предметлар бар? (Энә, кайчы, пычак, шырпы)

2. Авырган вакытта нинди телефонга шалтыратасы? (03)

 

Ә хәзер ике як команда өчен дә бирем. Өстәлләрдә геометрик формалар итеп киселгән кәгазьләр, һәр бала бер транспорт төре төзеп күрсәтсен әле. Син нинди транспорт төзедең, Илнур? Ә синеке нинди транспорт, Алсу? Дөрес эшләдегез, балалар. Ике якка да берәр фишка куйдык. Уенны дәвам иттек.

 

Математика буенча сорауларга сез әзерме?

Кызларга:

1. Дүрт бала бергәләп

Гөлләргә су сиптек.

Китеп барды беребез,

Ничә калдык инде без? (3)

2. Кемнең аягы күбрәк: этнекеме, көчекнекеме? (Тигез)

 

Малайларга:

1. 2 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга,

Өчәү килде тагын да,

Исәплә син барын да. (5)

2. Квадратның ничә почмагы бар? (4)

 

Ә хәзер мин сезнең игътибарлылыкны тикшереп карыйм. Ике як та басабыз. Уен болай була – 1 тапкыр кул чапсам – сез кояш буласыз (кулларны өскә күтәреп бармакларны кояш кебек куясыз). 2 тапкыр чапсам – сез каен агачы (ул төп – төз, куллар гәүдә янында). 3 тапкыр чапсам – сез улән булырсыз (чүгәләп утырабыз). Уенны дәвам итәбез, кубны тәгәрәтәбез.

 

Бу, балалар, сез беләсез инде, Сарман гербы. Шулай булгач, сораулар без яши торган Сарман турында булачак.

Кызларга сораулар:

1. Сарман авылында иҗат итүче язучылар? ( Дамир Гарифуллин, Вәсимә Хайруллина, Әзһәр Габиди)

2. Сарманда ничә балалар бакчасы бар? Исемнәре? (“Кояшкай”, “Ләйсән”, “Лилия”)

 

Малайларга сораулар:

1. Сарманда ничә чишмә бар? Ниндиләрен беләсез? (2 чишмә – “Кара – каршы чишмә”, “Буз Ат чишмә”)

2. Сарман кырыннан агучы елга? (Минзәлә)

 

Дөрес, балалар. Ике як өчен дә тактага фишка куям. Кубны тәгәрәтик. Музыкаль пауза чыкты, балалар. Әйдәгез ял итеп, уйнап алыйк. Урындыклар астындагы инструментларны алабыз. Оркестр уйный.

 

Кубның соңгы ягына да килеп җиттек балалар. Бу ягы – сөйләм үстерү. Игътибар! Магнитофонны тыңлыйбыз, сорау – малайларга.

1. (магнитофоннан сөйләү): …бу төлке тере булган. Ул як – ягына караган да, чанадагы балыкларны берәм – берәм ташлап бетергәч, үзе дә төшеп калган…(“Карт белән төлке” татар халык әкияте)

2. Кызлар тыңлый: … кеше тумранга балта белән чапкан икән, тумран әзрәк ярылган. Шуннан соң бу кеше әйткән:

– Мин икенче чапканчы, син шунда бармагыңны кыстырып торсана, – дигән (“Шурәле” татар халык әкияте)

 

Дөрес, балалар. Ә хәзер сорау – кызларга. Мин әйткән сүзләрнең капма – каршысын әйтегез:

 

Юан – (нечкә)

Карт – (яшь)

Ялкау – (тырыш)

 

Малайларга:

Киң – (тар)

Матур – (ямьсез)

Чиста – (шапшак)

 

Дөрес җаваплар өчен фишка куям, балалар. Ә хәзер иң күңелле мизгелгә килеп җиттек. Тактадагы билгеләрне тоташтырып куябыз, балалар.

Нинди билгеләр килеп чыкты, балалар? Дөрес, бишле билгесе. Ни өчен бишле инде, балалар? Чөнки сез минем биргән барлык сорауларыма да җавап бирдегез. Әгәр дә сез мәктәпкә баргач та тырышып укысагыз гел “4” ле һәм “5” ле билгеләре генә алырсыз. Уеныбыз тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

“Гомуми үсештөрендәге 1-нче “Кояшкай” балаларбакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчәбелембирүучреждениесенең

тәрбиячесе

ХАРИСОВА ӘЛФИЯ ӘНӘС КЫЗЫНА

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий