Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Транспорт төрләре һәм аларның аермалыклары”

трансп
Икенче кечкенәләр төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү шөгыле.

 

Максат: балаларны транспорт төрләрен аерырга өйрәтү.

Белем бирү бурычы: балаларның үзләренә таныш булган транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Үстерү бурычы: хәтер һәм фикерләүне (анализлау күнекмәләрен) үстерү.

Тәрбияләү бурычы: фикер аралашуда мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, слайдлар, уенчык тракторлар, транспорт төрләре ясалган карточкалар, “Һөнәр ияләре” дип исемләнгән дидактик уен.

 

 

Шөгыль тәрбияченең балалар белән әңгәмәсеннән башланып китә.

– Исәнмесез, балалар!

– Исәнмесез!

– Әйтегез әле, без нинди республикада яшибез?

– Татарстан республикасында (берничә баладан кабатлаттырыла).

– Дөрес, ә нинди шәһәрдә?

– Казан шәһәрендә (берничә баладан кабатлаттырыла).

– Бик яхшы! Балалар, шәһәребез турында нәрсә әйтә аласыз?

– Ул зур һәм матур.

– Казан шәһәрендә нәрсәләр бар?

– Кибетләр, цирк, аквапарк, юллар, машиналар… (балаларның җаваплары).

 

Кинәт ишектән Кызыл калфак керә, ул бик моңсу.

– Исәнмесез, балалар!

– Исәнме, Кызыл калфак! Нигә син бик моңсу?

– Мин дәү әниемне бик сагындым, аның янына барасым килә, ләкин үзем генә юлга чыгырга куркам.

– Борчылма, без сиңа ярдәм итәрбез. Без бүген транспорт төрләре турында сөйләшергә һәм балалар белән сәяхәткә чыгарга уйлый идек… Балалар, сез Казанда машиналар күп дип дөрес әйттегез. Әйдәгез, карап китик әле, нинди транспорт төрләре бар икән?

 

Слайдлар күрсәтелә, балалар транспорт төрләрен атап баралар.

– Бик яхшы, балалар! Ә хәзер Кызыл калфакның дәү әнисенә кунакка барабыз. Әйдәгез, поездга утырабыз.

 

Балалар бер-бер артлы тезелеп басалар һәм көй астында бүлмә буенча йөриләр.

 

Беренче тукталыш “Махсус машиналар” дип атала. Балалар, әйдәгез поезддан төшик һәм урындакларга утырыйк. Әйтегез әле, сез нинди махсус машиналар беләсез?

– Янгын сүндерү, беренче ярдәм күрсәтү, полиция машинасы.

– Дөрес, балалар. Ә хәзер уйнап алыйк. Уен “Яртысын тап!” дип атала. Сезгә һәрбер һөнәр иясенә туры килә торган транспорт төрен табарга һәм соңыннан махсус машиналарны читкә аерып куерга кирәк.

Балалар өстәл артына җыелып әлеге биремне үтиләр, тәрбияче дөреслекне тикшерә.

– Димәк, янгын сүндерү, беренче ярдәм күрсәтү, полиция машинасы – болар махсус машиналар дип аталалар икән (берничә баладан кабатлаттырыла). Юлыбызны дәвам итик, хәзер без самолетка утырабыз.

 

Балалар, кулларын як-якка җәеп, бер-бер артлы басалар һәм көй астында бүлмә буенча йөриләр.

Икенче тукталыш “Авыл чаты” дип атала. Балалар, әйдәгез самолеттан төшик һәм урындакларга утырыйк. Сез ничек уйлыйсыз, авылда транспорт төренең кайсысы иң кирәкле, иң файдалы?

– Трактор (берничә баладан кабатлаттырыла).

– Дөрес әйтәсез, балалар. Авылда трактор ярдәме белән кешеләр бик күп төрле авыр эшләр башкаралар: кырлар сукалыйлар, печән ташыйлар… Әйдәгез әле, тагын бер уен уйнап алыйк. Сезгә ике төркемгә бүленергә кирәк, һәр төркемгә бер трактор (уенчык) бирелә. Уен ярыш формасында үткәрелә.

Балалар ике төркемгә бүленеп басалар. Команда буенча, бер-бер артлы, тракторлар белән билгеләнгән урынга кадәр баралар һәм кире борылып кайталар.

– Күрәсеңме, Кызыл калфак, безнең балалар нинди җитезләр!

Уенга нәтиҗә ясала.

 

– Юлыбызны дәвам итик, безнең алда елга. Елганын икенче ягына йөзеп чыгар өчен безгә көймәгә утырырга кирәк.

Балалар, аякларын як-якка җәеп, бер-бер артлы утыралар һәм көй астында куллар белән хәрәкәтләр ясыйлар.

– Балалар, без елганы йөзеп чыктык һәм Кызыл калфакның дәү әнисе яшәгән авылга килеп җиттек.

– Әйе, бу минем дәү әниемнең авылы, әәәнә аның йорты. Рәхмәт, дусларым! Минем сезгә күчтәнәчләрем дә бар, рәхим итегез! Ә мин йөгерим, дәү әниемне сөендерим, ул мине сагынгандыр. Сау булыгыз!

– Сау бул, Кызыл калфак! Күчтәнәчләрең өчен рәхмәт! Балалар, ә без кире бакчабызга кайтыйк. Бу юлы без бер генә транспортка утырып кайтырбыз – ул самолет. Әйдәгез, кузгалыйк.

Балалар, кулларын як-якка җәеп, бер-бер артлы басалар һәм көй астында бүлмә буенча йөриләр.

– Бакчабызга кайтып җиттек. Урындыкларга утырыйк һәм ял итеп алыйк. Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

– Транспорт төрләре турында сөйләштек (берничә баладан кабатлаттырыла).

– Нинди транспорт төрләре беләсез?

– Автобус, мотоцикл, трактор… (балаларның җаваплары)

– Ә бүген нинди транспорт төрләренә утырып сәяхәт иттек?

– Поезд, самолет, көймә (берничә баладан кабатлаттырыла).

– Бик яхшы, нәниләрем. Димәк, транспорт төрләре җир өстеннән дә, җир астыннан да, су өстеннән да, су астыннан да, һавадан да хәрәкәт итә алалар икән. Шуңа карап, аларны җир өсте, җир асты, су һәм һава транспорты дигән төрләргә бүләләр. Хәзер мин сезгә карточкалар таратам, аларга транспорт рәсемнәре ясалган, ә өстәлгә һава,су һәм җир рәсемнәре куям. Сезгә кулыгыздагы карточкаларны тиешле рәсем өстенә куерга кирәк. Мәсәлән, минем кулда вертолет сурәтләнгән карточка, мин аны һава рәсеме өстенә куям.

Балалар өстәл артына җыелып әлеге биремне үтиләр, тәрбияче дөреслекне тикшерә.

– Бик яхшы, балалар. Бу биремне дә җиңел үтәдегез. Сез бүгенге теманы үзләштердегез дип әйтеп була. Димәк, транспорт төрләре кеше тормышында зур роль уйный. Шулай да, транспортта, юлларда сак булырга кирәклеген онытырга ярамый! Шөгылебез тәмам, балалар.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

127 нче номерлы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

СӘИТОВА ГӨЛСӘРИЯ ӘНВӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий