Яңа фикерләр:

postheadericon Чыгыш: “Социаль тормышка яраклашуда татар телен үстерүленең роле”

татТатар теле тәрбиячесе буларак, мин үз эшемдә нигез итеп, әлбәттә, укыту методик комплектлары авторларының берсе Зарипова Зифа Мирхатовнаның “Татарча сөйләшәбез” программасын алдым.

 

Бу программаның принциплары төрле:

Коммуникативлылык принцибы – балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга әзерләүгә корылган.

Интеграция һәм дифференциация принцибы – һәр сөйләм төренең үз үзәнчәлеген исәпкә алу, тәрбияче сөйләмен техник чаралар ярдәмендә (аудио-, видеоязмада) тыңлау (аудирование), тел үзәнчәлекләрен төрле күнегүләрдә бирү, балаларның диалогик сөйләмен үстерү;

Күрсәтмәлелек принцибы – тел өйрәтүне көндәлек тормыштагы һәр төрле эшчәнлеккә бәйле рәвештә, аларның тирә-юньне танып белүенең төп чарасы булып торган уен аша үткәрү;

Тел өйрәтү, тәрбия һәм үстерү бурычларының бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашыру принцибы;

Барлык белем бирү өлкәләрен берләштерү (интегральләштерү) принцибы: аралашу, танып-белү, социальләштерү, физик -культура, сәламәтлек, хезмәт, иминлек, матур әдәбият, иҗади сәнгать, музыка.

Дәвамчанлык принцибы – балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәптә эзлеклелекне күздә тоту;

Белем бирүне комплекслы-тематик принципка корып оештыру;

Белем бирү эшчәнлегенең мотивлашкан булу принцибы – бала материалны үзе өчен кызык булганда, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килгәндә генә кабул итә һәм фикерли башлый.

Белем бирү эшчәнлегенең дидактик принцибы – гадидән катлаулыга таба бару.

Индивидуальләштерү принцибы – тел өйрәткәндә социаль шәхес сыйфатларын үстерүне күздә тоту. Балаларның яшь үзәнчәлекләрен исәпкә алу.

 

Игътибар итсәгез, төп принцип – коммуникативлылык принцибы – балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга әзерләүгә корылган. Безгә авторлар телне фән буларак түгел, ә аралашу чарасы буларак өйрәтергә мөмкинлек бирә. Шушы принциптан чыгып мин телгә өйрәтүдә үземнең төп бурычымны билгеләдем – балаларда татар телендә аралашу өчен гади күнекмәләр булдыру, телгә кызыксыну, тәрбияләү, ихтирам уяту. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәтердә калдыру һәм игътибарлылык кебек сыйфатларның тотрыклы булмавын исәпкә алып, куелган бурычка ирешү балаларның төп эшчәнлекләре – уен барышында башкаралар.

Бигрәк тә сюжетлы-рольле уеннар бала сөйләмен үстерүдә зур ярдәм итә. Башка төр уеннарга караганда сюжетлы-рольле уеннарның өстенелекле яклары шактый.

1. Сюжетлы уен баладан теге яки бу эшнең реаль, кулга тотарлык продуктын таләп итми.

2. Уен аша төрле ситуацияләрдә бала узен ничек тотар, кайсы яктан курсәтер икәнен ачык күреп була.

3. Балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша.

 

Кешелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк, сюжетлы-рольле уеннар үзеннән-үзе килеп чыкмый. Уенга баланы, ул уенны уйный белүче кеше (тәрбияче, зуррак бала, әти-әни, күрше баласы һ.б) өйрәтә.

Урамда – ишегалдындагы зуррак балалар, күршеләр, дуслар, күп буынлы яки күп балалы гаиләләрдә – олы кешеләр өйрәтсә, балалар бакчасында – тәрбияче гаиләдәге бердән-бер балага апа-абыйны, җитеп бетмәгән өлкән буын кешеләрен дә алыштыра.

Сюжетлы уенны оештыруның кагыйдәләре бар :

I-тәрбияче балалар белән бергә уйнарга тиеш. Тел өйрәтү шөгыльләренең башлангыч вакытында (уртанчылар төркеме) тәрбияче – укытучы позициясендә: өйрәтә, таләп итә, бәя бирә. Ә уен вакытында тәрбияче үзен бергә уйнаучы, партнер позициясендә тотарга тиеш. Балалар үзләрен иркен һәм тигез дәрәжәдә хис итәргә, тәрбияченең басымын һәм буйсынырга тиешле кеше икәнен сизеп түгел, ә кызыклы итеп уйнаучы уенчы буларак кабул итәргэ тиешләр.

II- мәктәпкәчә балачакның һәрбер этабында уенны шундый итеп төзергә кирәк ки, бала үзенә уенның яңа һәм катлаулырак якларын ача алсын. Уенның сюжетын аңлау – аның уңышлы барышын тәэмин итә; партнернын нәрсә эшләгәнен аңлау – аның белән аралашуда төп шарт булып тора.

III – уенның шартларын аңлату һәм уйнаучылар белән шул шартларны бергәләп кабул итә белу. Кечкенә төркемнәргә бүленеп, бергә киңәшләшеп уйнау – балада иптәшләренә дә уенны аңлата белү кунекмәләрен үстерә.

Тәрбияче уен вакытында үзе дә уйный белергә, балаларның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кабул итә алырга тиеш. Уенда тәрбияче сүзе – закон буларак түгел, ә бер уенчының теләге буларак кабул ителергә тиеш.

Уенда кыенлыклар барлыкка килгәндә, ситуациядән чыга белү, сюжетны тиз һәм профессиональ рәвештә үзгәртә белү сыйфаты да тәрбияче өчен бик мөһим сыйфат.

 

Беребез өчен дә сер түгел: башкаларны нәрсәгә булса да өйрәтү өчен, өйрәтүче кеше ул әйберне үзе бик яхшы белергә тиеш. Шуның кебек үк, тәрбияче, үзе уен грамотасын, культурасын белми торып, балаларны уйнарга өйрәтә алмый.

Тагын берничә мөһим шарт булып, түбәндәгеләр тора:

1. Бакчадагы уен тирәлеге өчен материаль база булдыру;

2. Уенчыклар һәм уен зоналары белән тәэмин итү;

3. Балаларның мөстәкыйль уеннары өчен унай шартлар тудыру.

Бу шартларны тормышка ашыру – балаларның тормышын кызыклы итү, уен атмосферасын уңай эмоцияләр белән сугару өчен бик кирәк. Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Уенны, төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату, ныгыту вакытында уңай технология буларак файдаланырга була.

Уен вакытында баланың акыл үсешендә дә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала реаль тормыштагы кешеләрнең эш-гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.

 

Уенга карата педагогик тәэсир итүнең максаты – балаларда уйный белү күнекмәләрен формалаштыру, сюжетның эчтәлеген аңлату һәм аралашу культурасын булдыру. Моның өчен тәрбиячегә сюжетлы-рольле уеннарның яшь үзенчәлекләрен белү кирәк:

1,5-3 яшькә кадәрге балалар уенчык һәм әйбер-алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлашалар. Ә уендагы иптәшләре белән аралашу кыска вакытлы була.

Ә 3-5 яшьтә – уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар.

5-7 яшьтәге балалар уенда бара торган хәлләрне чиратлаштыралар (эпизодлар), 2-3 баланын фикерен һәм уйлап табу сәләтен эшкә җигеп, сюжет төзиләр.

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү өчен төзелгән “Татарча сөйләшәбез” программасында рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Балаларның реаль тормыш картиналарына якынайтылган ситуациядә катнашуы берничә баланы шартлы рәвештә оештырылган аралашу мохитенә кую һәм шул ситуациядә һәр баланың үзенә тапшырылган рольне башкаруы формасында бара. Мондый сөйләшүләрне, билгеле булганча, “рольле уеннар” дип тә, “биремле уеннар” яки “тематик сөйләшүләр”, “ситуацияле сөйләшүләр” дип тә йөртәләр. Һәрбер проект өчен иң отышлы, коммуникатив принципны тулысынча кәнәгатьләндергән уеннарны белү минем эшемдә бик нык ярдәм итә.

 

“Минем өем” өчен:

-уен ситуациясе «Кем анда?»;

-уен ситуациясе: «Кунак килгəн»;

– уен ситуациясе: “Күчтəнəч»;

– уен ситуациясе: « Кунак сыйлау»;

-сюжетлы-рольле уен: «Уенчыклар кибете».

 

“Уйный-уйный үсәбез” проекты өчен:

-уен ситуациясе: «Сыйла!»;

– уен ситуациясе: “«Салат өчен нəрсə кирəк?»;

– уен ситуациясе: « Яшелчә ю!»;

– сюжетлы-рольле уен: «Кибет» (өйрәнелгән темага карап сатылган әйбер үзгәрә);

– сюжетлы-рольле уен «Ашханə»;

– уен ситуациясе «Курчакларны киендер (йоклат, юындыр, ашат, эчерт, уйнат)!»;

-уен ситуациясе “Аш вакыты”;

– уен ситуациясе “Сабантуйга барабыз”.

 

“Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча:

– уен ситуациясе «Телефоннан сөйләшәбез»;

-уен ситуациясе: «Командир»;

– уен ситуациясе: “Кафеда»;

– уен ситуациясе: « Интервью»;

-сюжетлы-рольле уен: «Туган көн»;

– сюжетлы-рольле уен: «Күңелле сәяхәт».

 

Бу уеннарның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә балалар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәтән, балаларның шөгыль белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә бәйле һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә, нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

 

Рольле уеннар куллану нәтиҗәле булсын өчен аларның үсеше берничә этап үтәргә тиеш :

1нче этап: тел тәрбиячесе белән уенны оештыру;

2нче этап: төркемдә ныгыту;

3нче этап: балаларның мөстәкыйль уеннары этаплары.

Бер генә этап төшеп калса да, куелган максактка ирешеп булмаячак. Төркемдә кабатлау этабы эшләсен өчен төркем тәрбиячеләренә шартлар тудыру мөһим. Шушы максаттан чыгып, мин төркем тәрбиячеләре белән ел дәвамында эш алып барам:

1. Уку елы дәвамында 2 төр семинар үткәрелә:

– барлык тәрбиячеләр өчен “Татарча сөйләшәбез” проектының методик нигезләрен аңлату өчен;

– рус телле тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү өчен.

2. Лексик доза һәм мөһим диалоглар күрсәтелгән айлык перспектив планнар өләшелә.

3. Дәфтәрләр белән әшләү үзенчәлекләре һәм диагностика нәтиҗәләре буенча консультацияләр уздырыла.

Уенны оештырганда тәрбияче берничә факторны истә тотарга тиеш:

-балаларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

-үзләштерү дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;

-уенның нәтиҗәсе балаларның хисси халәтенә бәйле булу;

-балаларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

-үзара ярдәмләшү, телдән актив аралашу мохите булдыру.

Ситуация-аралашуда балаларлар актив катнашсыннар өчен, кирәкле сүзләрне дөрес итеп әйттереп карау зарури. Аралашу темасы таләп иткән эмоциональ атмосфера тудыру да гаять мөһим. Сөйләшү белән бәйләп үзләштерергә кирәк булган тел материалларын да алдан ук ачыклап, аларны кулланышка кертү чараларын күрү кирәк.

Монда тагын бер үзенчәлеккә тукталмый булмый, ул да булса-сөйләшү-аралашуларның, реаль тормыш күренешләренә якынайтылса да, уен тәртибендәрәк баруы. Димәк, дәрескә предметларның нәкъ үзләрен генә түгел, бәлки алар ролен үти торган әйберләрдән дә файдалану: микрофон урынына ручкага, линейкага сөйләү, телефон трубкасын кебек каләмне колакка якын китерү. Менә шулай итеп балаларда өйрәнгән сүзләрне куллана белү, аралашу күнекмәләрен формалаштырабыз.

Минем шөгыльләр генә түгел, гомумән бакчабызда, телне аралашу чарасы итү процессы интенсив (тиз арада өйрәнү, истә калдыру һәм үзләштерү) рәвештә, уеннар белән алып барыла, шуңа күрә балалар татар телен бик теләп өйрәнәләр.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Катнаш төрдәге 199 нчы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

СИРАЗЕЕВА ЗӨЛФИЯ ШӘЯХМӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий