Яңа фикерләр:

postheadericon Таһәрат

namaz782Мөселманның тәне, киеме, өе чиста булырга тиеш. Ислам дине безгә шуны өйрәтә.

Таһәрат – ул Мөхәммәд صلى الله عليه و سلم өйрәткәнчә тәннең билгеле бер өлешләрен юу. Һәрвакыт таһәрат белән йөрү – бик мактаулы гамәл. Таһәрат намаз укырга кирәк. Таһәратсез намаз кабул булмый.

Таһәрат алу тәртибе.

Бәдрәфкә кереп юыну таһәраткә керми. Ләкин бәдрәфкә кергән саен, су белән гаурәтләрне нәҗестән пакьлау – һәр мөселман өчен фарыз, ягъни, үтәлүе мәҗбүри булган гамәл. Шуңа күрә исеңдә калдыр, нәни дустым, судан башка бәдрәфкә йөрергә ярамый!

Таһәрат алу өчен иң беренче күңелдән таһәрат алам дип уйларга кирәк.

Аннан соң:

  1. “БисмиЛләһ” әйтергә.
  2. Беләзекләргә хәтле ике кулны юарга.
  3. Аннан соң, уң куга су алып өч тапкыр авызны чайкарга.
  4. Уң кул белән су алып борынны юарга, сул кул белән сеңгерергә – моны өч тапкыр башкарырга.
  5. Өч тапкыр битне юарга.
  6. Өч тапкыр уң кулның беләген, терсәкне кертеп, юарга.
  7. Өч тапкыр сул кулның беләген, терсәкне кертеп, юарга.
  8. Учларны һәм бармакларны суга чылатып, ике кул белән башны сыйпарга.
  9. Ике колакны юарга.
  10. Тубыкларга кадәр, иң кечкенә бармактан башлап, өч тапкыр уң аякны юарга.
  11. Өч тапкыр баш бармак ягыннан сул аякны юарга.
Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий