Намаз
Намаз – ул Аллаһ Тәгаләгә тән һәм җан белән гыйбадәт кылу. Һәр мөселманга көненә биш тапкыр намаз уку тиешле: иртәнге намаз, өйлә, икенде, ахшам, ястү. Икенче төрле исемнәре дә бар: фәджр, зухр, гаср, мәгриб, иша. Беренче төр исеме фарсы телдән алынган булса, икенчесе – гарәп теленнән.
Намаз укыган кешенең җаны гөнаһлардан чистара, тәне – төрле авырулардан. Намаз – ул Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте, бик зур бүләге. Намаз уку кешегә рәхәтлек хисе, тынычлык китерә. Намаз уку һәм аны вакытында башкару һич кенә дә авыр түгел, киресенчә, Аллаһ Тәгалә кешегә җиңеләйтә.
Намаз уку рәвеше.
Ирләр һәм хатын-кызларның намазы бер ни белән дә аерылмый. Мөхәммәд, صلى الله عليه و سلم: “Намазны минем кебек укыгыз”, – дигән. Шулай итеп, ирләр дә, хатыннар да намазны бер төрле итеп укыйлар.
Һәрбер нәрсә нияттән башланган кебек үк, намаз да нияттән башлана: ягъни, һәр кеше үзенә шундый сорау бирергә тиеш: “ни өчен укыйм мин намазны?” Җавап мондый булырга тиеш: “Фарыз гамәлне үтәп, Аллаһ миннән риза булсын өчен”. Аннары нинди намаз икәнлеге искә төшерелә.
Ислам дөньясының мөхтәрәм галиме Албани намаздагы ният турында болай ди: “Ният – таһәрат алып намазлыкка барган арада нинди намаз укылачагын искә төшү ул”.
Шулай итеп, намазлыкка баскач, тәкбир әйтәбез: “Аллаһу әкбәр”. Күзләр сәждә урынына карый. Учлар, үзебез кебек, кыйблага юнәлгән, алар җилкә турысында.
Куллар күкрәк турысына баглана: уң кул сул кул өстенә куела. Әлеге рәвеш “кыям” дип атала.
Дога укыла:
سبحانك اللهم و بحمدك و تبارك اسمك و تعالى جدك و لا إلاه غيرك
“СубхәнәкәЛлаһуммә үә бихәмдикә, үә тәбәракәсмүкә үә тәгалә дҗәддүкә”
Мәгънәсе: “Дан булсын, Сиңа, и Аллаһ һәм мактау Сиңа! Исемең данлыклы Синең, бөеклегең бөтен нәрсәдән дә өстен Синең! Синнән башка гыйбадәт кылынырга лаеклы затлар юк!”
Аннары Фатиха сүрәсе укыла.
Аннары тагын бер сүрә укыла.
Тәкбир әйтелеп, рөкуг дигән хәлгә киләбез: Күзләр сәҗдә урынына карый.
Баш һәм арка бер тигезлектә, арка төз хәлдә җиргә параллель торышта.
Аяклар һәм куллар туры. Куллар тезгә тотынган. Әлеге торышта:
سبحان ربي العظيم
“Субхәнә раббийәл газыйм”
Мәгънәсе: “Минем бөек Раббыма дан!”
Кыямга:
سمع الله لمن حمده
“СәмигаЛлаһу лимән хәмидәһ”
Мәгънәсе: “Үзен мактаганны ишетсен Аллаһ!” – дип торып басалар.
Аннары:
ربنا لك الحمد
“Раббәнә ләкәл хәмд”
Мәгънәсе: “Безнең Раббыбыз, Сиңа мактау булсын!” – дибез, һәм сәҗдәгә китәбез: баш ике кул арасында. Маңгай белән борын җиргә терәлгән.
Бармаклар кыйблага туры карыйлар. Терсәкләр җиргә тимиләр. Аяк бармаклары алга, кыйблага юнәлтелгән хәлдә, үкчәләр бер-берсенә тиеп тора.
Сәждәдә:
سبحان ربي الأعلى
“Субхәнә Раббийәл әгълә”
Мәгънәсе: “Бар нәрсәдән дә өстен булган Раббыма дан!” – дип өч тапкыр әйтәбез.
الله أكبر
“Аллаһу әкбәр”
“Аллаһ бөек” – дип утырабыз. Куллар тез өстендә. Сул аяк яткырылып, шуның өстенә утырыла, уң аякның бармаклары кыйблага таба юнәлгән хәлдә, табан җиргә вертикаль тора. Әлеге утырыш “кәгъдә” дип атала. Өч тапкыр:
رب اغفر لى
“Рабби гфир ли”
“Раббым, гафу ит мине” – дибез.
Тәкбир әйтеп, янәдән сәҗдәгә китәбез һәм, алда әйтелгән сүзләрне әйтеп, нәкъ шулай ук, беразга утырабыз. Беренче рәкәгать тәмам. Икенче рәкәгатькә торып басабыз. Ул да нәкъ шулай ук укыла. Ләкин кәгъдәдә утырган халәттә калып догалар укыла:
التحيات لله و الصلوات و الطيبات السلام عليك أيها النبي و رحمة الله و بركاته
السلام علينا و على عباد الله الصالحين أشهد أن لا إله إلا الله و أشهد أن محمدا عبده و رسوله
“Әттәхиятү лиЛләһи үәсаләүәтү үәт таибәт. Әссәләму галәйкә әййүһән нәбийү үә рахмәтуЛлаһи үә бәракәтуһу. Әссәләму галәйнә үә галә гыйбәдуЛлаһис салихин. Әшһәдү әл лә иләһә илләЛлаһу үә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдуһу үә расулүһу”. Аннары тәшәһһүдтән соң алдагы сүзләр укыла:
اللهم صل على محمد و على آل محمد كما صليت على إبراهيم و على آل إبراهيم إنك حميد مجيد. محمد و على آل محمد كما باركت على إبراهيم و على آل إبراهيم إنك حميد مجيد اللهم بارك على
“Аллаһуммә, салли галә Мухәммәд үә галә әәли Мухәммәд, кәмә салләйтә галә Ибраһим, үә галә әәли Ибраһим, иннәкә Хәмиидум Мәжид. Аллаһуммә, бәәрик галә Мухәммәд, үә галә әәли Мухәммәд, кәмә бәәрактә галә Ибраһим, үә галә әәли Ибраһим, иннәкә Хәмиидум, Мәжид”.
Шушы сүзләдән соң дога укыла. Мәсәлән:
ربنا آتنا فى الدني حسنة و فى الآخرة حسنة و قنا عذاب النار
“Раббәнә, әтинә фид дуния хәсәнәтән, үә фил әхирати хәсәнәтән, үә кыйнә газәбән нәр”.
Аннары ике якка – башта уң, аннары сул якка сәлам бирелә:
“Әссәләму галәйкум үә рәхмәтуЛлаһ”.
Әлеге сүзләрне әйткәндә, баш уң һәм сул җилкәгә борыла, күзләр дә җилкәгә карый.
Шулай итеп ике рәкәгатьле намаз тәмам.
Өч һәм дүрт рәкәгать тә әлеге намазга охшаш укыла.
Комментарии: |