Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Уенчыклар бездә кунакта”

razvivayushchaya-igrushka-pervye-druzya-mashinkaИкенче кечкенәләр төркеме

 

Программа эчтәлеге: сүзлек хәзинәсен баету, балаларны уенчыкларны бер-берсеннән аерырга өйрәтү, аларның исемнәрен ныгыту. Уенчыкларның аермалы һәм охшаш якларын табарга өйрәтү, сүзлек өстендә эш алып бару.

Тәрбияви бурыч: уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.

Метод һәм алымнар: күзәтү методы, сораулар, аңлату-кабатлау, төзәтеп әйтеп җибәрү, чагыштыру, анализ ясау, бәя бирү, матур әдәбият, уен алымы.

Җиһазлау: зур машина, туп, песи, эт, куян, матур әдәбият “Гөлбакча” (16-19 битләр), хәрәкәтле уен.

Сүзлек өстендә эш: әрҗә, тәгәрмәч, руль, кабина, түгәрәк, маэмай.

 

 

Шөгыль барышы.

–         Исәнмесез, балалар, дөрес итеп утырдык. (Пип-пип-пип дип машинаны тәрбияче ишек артыннан алып керә.) Анда уенчыклар. Балалар, безгә бүген уенчыклар кунакка килде. Әйдәгез әле карыйк.

–         Нәрсәләр бар икән анда, карыйбызмы?

–         Уенчыклар зур машинага утырып килгәннәр икән. (Балалар уенчыкларның исемнәрен кычкырып әйтәләр һәм тәрбияче өстәлгә алып куя). Балалар, әйдәгез әле машинаны карап китик.

 

Сораулар: Бу нәрсә? (Машина – хор белән әйттерергә. Һәр баладан сорарга). — Кем белә, машинаның нәрсәләре бар? Әмир, әйтеп кара әле. Балалар, әйдәгез Әмиргә булышабыз. Машинаның кабинасы бар (кабатлау, һәр баладан сорау).

– Балалар, кабинада кем утыра? (Шофер) Кабинада руль, тәрәзә, ишек бар (кабатлау). Тагын нәрсәләрен курәсез? (Әрҗәсе бар. Бергә һәм аерым кабатлату). Тәгәрмәче бар. Балалар, тәгәрмәчләр нинди ? Дөрес, түгәрәк. Тәгәрмәч машинага хәрәкәт итергә кирәк (машина өлешләренең төсләрен саныйм)

–         Менә, балалар, машинаны карадык. (Берәм-берәм машинаның өлешләрен санатып чыгам)

–         Балалар, безнең машинага утырып килгән кунакларыбыз да бар, болар нәрсәләр? (Уенчыклар) Әйдәгез санап чыгыйк әле (атамаларын әйттерү: эт, песи, куян, туп)

–         Балалар, туп нинди? (Түгәрәк)

–         Зурмы, кечкенәме? (Кечкенә)

–         Нинди төстә? (Зәңгәр, кызыл)

–         Ул нишли? (Сикерә)

–         Туп тагын нинди? (Шома) (Җөмлә төзетү)

–         Ә хәзер эт, песи, куянны карыйк. Балалар, алар барысы да хайваннар. Аларның нәрсәләре бар? (Аяклары, койрыклары, колаклары, борыннары, авызлары, күзләре) Алар нинди? (Йомшак).

–         Балалар, карагыз әле, никтер куян боегып утыра. Әйдәгез аның белән уйнап алабыз.

 

Хәрәкәтле пауза. Уен “Куянкай”

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

 

Куян туңа башлаган,

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта. (Һәр хәрәкәтне күрсәтеп барырга).

 

Куян никтер курыкты

Ул урманга элдертте.

Менә шулай, менә шулай

Ул урманга элдертте.

 

Матур әдәбият.

–         Балалар мин сезгә хәзер уенчыклар турында шигырьләр укыйм, сез игътибар белән тыңлагыз. Аннары сорауларга җавап бирерсез.

 

“Маэмай”

Минем бар бер маэмаем

Кара борын Акбаем.

Куп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

 

–         Сорау: маэмай нишли? (Йөгерә, сикерә, өрә)

 

“Куян”

Тышта яңгыр ява коеп,

Утыра куян боегып.

Өйгә кермичә калган,

Бөтен җире чыланган.

 

Балалар, куян кайда калган? (Урамда). Ул нишләгән? (Чыланган)

 

“Пескәем”

Бар кечкенә пескәем

Бик акыллы дускаем,

Ап-ак йонлы күлмәге

Бизи безнең бүлмәне.

 

Песи нинди? (Ап-ак, акыллы, кечкенә, йомшак)

 

Анализ.

–         Балалар, менә шуның белән безнең дәресебез тәмам. Сез бик тырыштыгыз, молодцы!

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

330 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

САЛАХОВА РАМЗИЯ ФАРДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий