Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Юл йөру кагыйдәләре”

13-4 яшьлек балалар өчен

 

Бурычлар:

1. Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.

2. Урамның тротуар белән машиналар йөри торган өлешен аерырга өйрәтү.

3. Светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында аңлату.

4. Урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кабатлау, ныгыту.

 

Күрсәтмәлелек:

Зур урам рәсеме, светофор, юл сурәтләнгән сюжетлы рәсемнәр.

 

Дәрес барышы:

Тәрбияче:- Балалар, без зур шәһәрдә яшибез. Шәһәребездә урамнар бик күп. Урамнарда өйләр, кибетләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, зур йортлар бар. Автобуслар, троллейбуслар кешеләрне эшкә алып баралар, алып кайталар. Автобус, троллейбусларга утырып йөрүчеләр – пассажирлар дип, ә җәяү йөрүчеләр – җәяүлеләр дип атала.

(Балалар пассажир, җәяүле сүзләрен кабатлыйлар.)

 

Тәрбияче балаларга урамның төп өлешләрен — машина йөри торган юлны, тротуарны күрсәтә. Аларның ни өчен билгеләнгәнлекләрен аңлата.

Тәрбияче: Җәяүлеләр каян йөри?

Б а л а л а р: Тротуардан.

Тәрбияче: Дөрес, җәяүлеләр тротуардан йөрергә тиешләр. Ә ни өчен машина юлыннан йөрергә ярамый?

(Балаларның җаваплары тыңлана)

Тәрбияче: Әйе, балалар, дөрес әйттегез. Бу юлдан төрле машиналар гына йөри, алар юлдан баручы кешене бәреп китәргә мөмкиннәр. Сез ничек уйлыйсыз, машина юлында уйнарга ярыймы?

(Балалар җавап бирә).

Тәрбияче: Дөрес, һич ярамый, чөнки уйнаганда машинаны күрмисең, ул сине таптап китәргә мөмкин.

Балаларга сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә. Беренче рәсемдә бала­лар, юл кырыенда туп уйныйлар. Туп машина юлына кереп киткән. Икенче рәсемдә юл читендәге калкулыктан чана шуалар.

(Рәсемнәр буенча әңгәмә үткәрелә).

 

Т ә р б и я ч е: Балалар, машина йөри торган юл кырыенда уй­нарга ярыймы? Туп машина юлына тәгәрәп керсә, сез нишләргә тиеш?

(Балалар җавап бирә).

Тәрбияче: Әйе, әнидән яки башка олы кешедән тупны юлдан алып чыгып бирүләрен сорарга кирәк. Үзегезгә туп артыннан һич йөгерергә ярамый. (Рәсемне күрсәтеп). Ә бу балалар дөрес җирдә шуалармы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Дөрес. Машина йөри торган юл кырыенда чана шуу бик куркыныч, чөнки теләсә кайсы минутта, юлдан машина килеп чыгарга һәм бәреп китәргә мөмкин. Боларны һәркем исендә тотарга тиеш. Ә хәзер монда карагыз әле. Бу нәрсә?

Балалар: Светофор.

Тәрбияче: Ничек уйлыйсыз, светофор ни өчен кирәк?

Балалар җавап бирә.

Тәрбияче: Әйе, светофор — машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүче ул. Ә светофорның кызыл уты нәрсә аңлата дип уйлый­сыз?

Балалар: Кызыл ут янганда юл аша чыгарга ярамый.

Тәрбияче: Ә сары ут көтеп торырга, юл аша чыгарга әзер­ләнергә куша.

Яшел ут нәрсә ди?

Балалар: Яшел ут җәяүлеләргә юл аша чыгарга ярый ди.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк әле. Без барыбыз да — җәяүлеләр. Безгә машина юлы аша чыгарга кирәк. Юл кырыенда светофор тора. (Кызыл түгәрәк күрсәтә.) Кызыл ут янганда нишлибез?

Балалар: Юл аша чыкмыйбыз.

Сары ут турында сөйләшкәч, тәрбияче яшел түгәрәк күтәрә. Балалар акрын гына юл аша чыгалар. Аннары тәрбияче Ш. Галиевның “Светофорның өч сүзе” шигырен сөйли:

 

 

Светофорның өч сүзе

Урамнарны

Күзәтеп,

Ваемсызны

Кисәтеп,

Чатта тора

Светофор.

Сакта тора

Светофор.

 

Янып тора

Өч күзе,

Күреп тора

Ич безне,

Әйтеп тора

Өч сүзне:

— Кузгалма! – ди

Кызыл күз.

— Сабыр! – дия

Сары күз.

— Ярый! — дия

Яшел күз.

 

Без дә аңа

Карыйбыз,

Күзебезне

Алмыйбыз,

Ни әйткәнен

Аңлыйбыз:

— Кузгалма!- ди

Кызыл сүз.

— Сабыр! — дия

Сары сүз.

— Ярый! — дия

Яшел сүз!

 

 

Шөгыльгә йомгак ясала, шигырьнең соңгы куплетын яттан да өйрәнергә мөмкин.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“47 нче номерлы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МОСТАФИНА ГӨЛФИРӘ ТӘБРИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий