Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Туган җирем – Туган авылым!”

туган җ5-6 яшьлек балалар өчен

КҮЧЕРҮ – Туган җирем – Туган авылым (конспект)

 

Максат:

1. Балаларны туган ягыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру, мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү, экологик тәрбия бирү.

2. Халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү, милли тәрбия бирү.

3. Сәнгатле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Хәзерлек эшләре: балалар белән авыл музеена, А.Алиш музеена бару, альбомнар, фотолар карау.

 

Шөгыль барышы

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән үзебезнең туган төбәгебезгә сәяхәткә чыгабыз.

Мин тактага төрле рәсемнәр элдем. Ә сез шул рәсемнәргә карап, аларның безгә ни өчен кадерле һәм якын булуын аңлатырсыз. Кайсыгыз әйтер икән, без кайсы районда, кайсы республикада яшибез? Безнең авылыбызның исеме ничек? (Балалар җавап бирә). Бик дөрес, балалар, безнең туган авылыбыз Көек авылы. Телисезме , мин сезгә авылыбыз турында риваять сөйлим. Безнең авылыбызга нигез салучы булып Көек бабай тора. Бик күп еллар элек ул бу урынга күчеп, авылыбызга нигез салган.

Ә ни өчен Көек бабай бу урынны сайлаган соң? (Балаларның фикерләре тыңлана). Бик дөрес, балалар, чөнки бу бик матур, уңайлы урын булган. Аның тирә-ягын урман-кырлар чорнап алган, уртасыннан матур булып, бормаланып Актай елгасы аккан.

 

Бабаларыбыз урманнан киек аулаган, тиресеннән киемнәр теккәннәр, җиләк- гөмбә җыйганнар. Ә елгасыннан балык тотканнар.

 

Балалар! Әйтегез әле, бу рәсемдә авылыбызның нинди истәлекле урыны сүрәтләнгән.

Балалар. Бу А.Алиш музее.Ул китапханә белән бер бинада урнашкан.

 

Тәрбияче. Алиш абыегыз кем соң ул?

Балалар.Ул безнең авылдашыбыз, балалар язучысы.

Тәрбияче. Ә сез, балалар, аның турында ниләр беләсез?Аның кайсы әкиятләрен укыганыгыз бар?

Балалар. “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, “Бикбатыр белән биккуркак”, “Чукмар белән тукмар”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “ Нечкәбил”.

Тәрбияче. Молодцы! Сез күп әкиятләр беләсез икән. Балалар, ә сез герой якташыбыз белән горурланасызмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Ә бу рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән?

Балалар. Бу бит безнең балалар бакчасы.

Тәрбияче. Ул кайсы ягы белән истәлекле?

Балалар. Бу урын – Алиш абыйларның төп нигезләре.

Тәрбияче. Алиш абыегыз бала чагында урманда җиләк, гөмбә җыярга яраткан. Алар урманга җиләк-җимеш, гөмбә җыярга кәрҗин тотып барганнар. Урманда төрле уеннар уйнаганнар. Әйдәгез әле, без дә хәзер уйнап алыйк.

— Дуслар, кая барасыз?

–Карурманга барабыз!

–Карурманда нишлисез?

–Җиләк җыябыз.

–Бүре чыкса нишләрсез?

— Урман буйлап чабарбыз.

–Ярый, хәерле юл сезгә!

 

“Җиләк җыям уены” уйнала.

Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юкмы икән?

 

Качкан урыныннан аю чыга. Балалар төрле якка чабалар.

Тәрбияче. Ә менә бу келәт Алиш абыйларның келәтләре булган. Ул ничә еллар буена сакланып калган. Ә безнең балалар бакчасы янында гына мәчет урнашкан.

Аның янында Мәчет күле, ерак түгел Сөлекле күл. Бу күлләрдә бәләкәй Абдулла су коенган, балык тоткан.

Балалар, әйтегез әле, сезнең кайсыгызның авыл музеенда булганы бар? Анда сез нинди борынгы әйберләр күрдегез.

Балалар. Мин анда намазлык, гөбе, каба күрдем.

–Ә мин иске акчалар, сөлгеләр, борынгы самовар күрдем.

— Анда минем карт әбиемнән калган читек белән калфак бар.

Тәрбияче. Менә, балалар, безнең бабаларыбыз үзләренә кием салым: бүрекләр, итекләр тегә торган булганнар, көмештән алка, беләзек, балдак ясый белгәннәр. Алар гөбедә май язганнар, киледә ярма төйгәннәр, намазлык сөлгеләрен дә үзләре тукыганнар. Бергәләшеп Сабантуй, Аулак өй, Кич утыру, Каз өмәләре ясаганнар. Бу аулак өйләрдә алар төрле уеннар уйнарга яратканнар. Әйдәгез без дә сезнең белән әби-бабаларыбызның яратып уйнаган “Кап та коп” уенын уйныйк.

 

Без, без, без идек

Без унике кыз идек,

Базга төштек – бал ашадык,

Келәткә кердек, май ашадык,

Бер тактактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык,

Кап та коп.

(Уен уйнала)

 

Тәрбияче. Балалар, ә сез үзегезнең туган авылыгызны яратасызмы?

Балалар. Яратабыз.

Тәрбияче. Кайсыгыз туган ягыбыз турында матур шигырь сөйли белә?

(Балалар шигырь сөйли)

 

1 бала: Нинди матур минем туган ягым,

Ямьле аның күлләре, елгалары.

Челтрәп аккан көмеш сулы

Ямьле Актай буйлары

 

2 бала: Тау башында аның урманы

Үсә анда кура, баланы.

Чулман буе, Мәрҗән тугае,

Тугаенда сайрый тургае.

 

3 бала: Яшел урман, болын тулы җиләк,

Җыя аны һәркем туйганчы

Саф һавасын иснәгез сез,

Күңелегезгә шифа булганчы.

 

4 бала: Сөлекле күл безнең каршыда

Балык тота монда барысы да.

Газиз абый кармак салыша,

Ул бит миңа шулай булыша.

 

Тәрбияче. Бигрәк күп шигырьләр беләсез икән балалар. Ә хәзер әйдәгез бергәләп бу альбомны карап алыйк. (Альбом карау, йомгаклау)

 

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге”

Лениногорск шәһәре

“9 нче санлы гомуми үсешбирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ГУМЕРОВА РЕЗЕДӘ ВӘДҮТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий