Яңа фикерләр:

postheadericon “Балаларга – театр” түгәрәге өчен перспектив эш планы

dteatrИкенче кечкенәләр төркеме

КҮЧЕРҮ – Икенче кечкенәләр төркемендә “Балаларга – театр” түгәрәге өчен перспектив эш планы

 

Максат.

Халык педагогикасы, театр сәнгате нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык, әдәбият – сәнгатькә тартылу кебек матур сыйфатлар тәрбияләү.

Бурычлар.

1. Балаларны үз туган телендә камил сөйләшергә өйрәтүдә ярдәм итү.

2. Балаларда бер-берсенә карата хөрмәт, дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү.

3. Балаларны халык авыз иҗаты, шигырләр, җырлар, уеннар аша киләчәк тормышта үз урыннарын табуга беренче адымнарын ясарга ярдәм итү.

 

Аңлатма язуы.

3-4 яшьлек татар балаларында үз туган телләренә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләүдә халык педагогикасы һәм халык авыз иҗатының йогынтысы бик зур. Нәкъ менә шушы яшьтәге балаларда сәнгатькә тартылу, кызыксыну барлыкка килә. Балаларның сәләтен дә шушы яшьтә ачуга мөмкинлек бик зур. Әлбәттә, әле бу яшьтә балаларны нәрсәгә булса да өйрәтүдә уенчыксыз барып чыкмаячак, алар уен аша гына тирә – юньне таный алалар.

Минем балалар белән үткәрәсе”Балаларга – театр”түгәрәгендә дә уенчыклар кунакка килеп балалар белән танышып аларны җырлатачаклар, уйнатачаклар, ә балалар үз чиратында шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә, үз туган теленең матурлыгын тоярга өйрәнәчәкләр. Безнең бурыч – балаларның үз телен онытмауларына ирешү.

Халык авыз иҗатына бик еш мөрәҗәгать итәчәкбез. Без курчакны иркәләп йоклатырбыз, куянны да усаллардан якларбыз, елаганнырны юатырбыз, усалларга акыллы киңәшләр бирербез. Балаларны үзләрен иркен тотарга өйрәтүне дә максат итеп куям. Алар бер-берсеннән тартынмыйча, театр серләренә төшенеп”артист”лана белергә тиешләр. Әгәр ул куян икән, аңа рольгә кереп шунда ук”куян”га әйләнергә кирәк һ.б. Әгәр бала баштан кыенсына икән, андый балаларны нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итү ярамый, сәнгатькә тартылу кинәт кенә була алмый. Шуңа күрә беренче нәтиҗәләрне күрер өчен вакыт кирәк булачак.

Халык авыз иҗатының балаларга аңлау өчен катлаулырак булган өлешләрен нәни балаларга аңлаешлы итеп җиткерү әзрәк кыенлык тудыра. Чөнки шәһәрдә үскән бала (әгәр әти – әнисе үзе дә халык авыз иҗаты белән таныш булмаса) аның белән бары тик балалар бакчасында гына таныша башлый. Түгәрәктә мин кайбер шигъри юлларны гадиләштерүне кирәксендем. Һәр теманы балалар белән 2 тапкыр үткәрү дә уңай нәтиҗә бирәчәк, яттан өйрәнәсе шигырьләрне бер тапкыр ишетеп истә калдыру берничек тә мөмкин түгел. Әти – әниләрне яттан өйрәнәсе шигырьләр, уеннар эчтәлеге, җырларның барысы белән дә таныштырып барачакмын.

Мондый түгәрәкләр балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләячәк. Инсафлы, тәртипле, кызыксынучанлык сыйфатлары бары тик үз туган телендәге уеннар, шигырьләр, җырлар аша гына тәрбияләнә ала дип саныйм һәм бу бик дөрес.

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“342 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘЙБУЛЛИНА МӘДИНӘ ӘХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий