Конспект: “Төсләр дөньясы”
Зурлар төркемендә интеграль ачык эшчәнлек
Максат: заман технологияләрен кулланып үзара һәм зурлар арасында көндәлек тормышта татарча аралашырга өйрәтү.
Бурычлар:
1. Яшел, кызыл, сары төсләрне аерырга өйрәтү, һәр төсне әйтүләренә ирешү;
2. Төсләр кергән гади диалогта катнашырга чакыру, сүзләрне отып ишетә алу аша хәтер, зиһен үстерү;
3. Бер-береңә дустанә мөнәсәбәт, ярдәмләшү, киңәшләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү, халыкларга хөрмәт, тарихыбызга, туган ягыбызга кызыксыну уяту.
Белем бирү өлкәләре: аралашу, танып белү, иҗат, социальләштерү, физкультура, спорт, сәламәтлек, иминлек.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнмесез !
Тәрбияче: Бүген бездә кунаклар бар, әйдәгез кунаклар белән дә исәнләшик.
Балалар: Исәнмесез, кунаклар! Хәлләрегез ничек?(Бер-берсеннән сорыйлар).
Тәрбияче: Барыгызга да хәерле иртә телим!
Балалар: Хәерле иртә миңа!
Хәерле иртә сиңа!
Хәерле иртә барыбызга да!
Тәрбияче: Безгә бүген Акбай да килде әле.(Аудиоязма Акбай: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнме, Акбай!
Тәрбиче: Акбай үзе белән “серле капчык” алып килгән. Әйдәгез карыйк, нәрсә бар микән анда? Бу нәрсә?
Балалар:Туп.
Тәрбиче: Нинди туп?
Балалар: Туп чиста, туп кечкенә, туп матур.
Тәрбиче: Скажите, какого цвета мяч? Туп нинди төстә?
Балалар: Яшел, кызыл, сары.
Тәрбияче: Әйдәгез туп турында шигырьне искә төшерик әле. (Аудиоязма 18 кисәк куела)
Туп, туп, яшел туп.
Сикер, сикер яшел туп.
Тәрбияче: Какие виды спорта с мячом вы знаете? (Ответы детей)
Тәрбиче: А теперь предлагаю посмотреть спортивные новости (Видео роликчемпионата мира по футболу 2014 в городе Казане)
Тәрбияче: А мячи мы можем сами слепить. Давайте поедем в мастерскую в гости. Нәрсә белән барабыз? (Машина белән)
“Карусель мультфильмы» музыкасы куела, балалар бер-бер артлы тезелеп баралар.
(Мастерскойда Мияу һәм ИЗО студия тәрбиячесе каршы ала).
Балалар: Исәнме, Мияу! Хәлләр ничек? Исәнмесез, Ксения Владимировна!
Мияу: (аудиоязма куела) Исәнмесез!
Тәрбияче (ИЗО): Посмотрите, что приготовила для вас Мияу. Ребята, это-тесто. У Мияу корзина пустая, давайте изготовим ему мячи. Назовите, какого они цвета? (Балалар төсләрне атыйлар)
Тәрбияче: (һәр бала белән әңгәмә төзи) – Син нәрсә ясыйсың? Нинди туп?
Бармак уены
Бабай алды барабан,
Әби алды куян,
Әти алды машина,
Әни алды курчак,
Ә мин алам бер зур туп,
Уйныйм, тупны сикертеп.
Тәрбияче: Балалар, тупларыгызны алыгыз әле. Кемнәрнең туплары яшел-күтәрегез! Кызыл…,сары…
Тәрбияче(ИЗО): Наши мячи готовы, но они ещё маленькие. Давайте положем в “таинственную коробочку”
(Вытирают руки на салфетки, а затем из коробочки достают большие мячи.)
Хәрәкәтле уен “Туп” (Аудиоязма 19 кисәк )
Тәрбияче: Пора возвращаться к Акбаю.
(“Карусель мультфильмы»ннан музыка куела.)
Пока мы были в мастерской Акбай приготовил для нас задание в тетрадях. (Дәфтәрдә эш. 5 нче бирем “Слушай, найди, отметь)
Әйдәгез саныйбыз, ничә туп, ничә алма?….
Хәрәкәтле уен “Мияу, Мияу, нинди төс?”
Тәрбияче: Что мы сегодня делали? Пришло время прощаться нашими друзьями и гостями.
Сау булыгыз!
Татарстан Республикасы
Алабуга муниципаль районы
“31 нче гомуми үстерешле “Энжекэй” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
татар теле тәрбиячесе
КРЕШКОВА ЛЮБОВЬ ПАВЕЛ КЫЗЫ
Комментарии: |