Сценарий: “Шигырь бәйрәме”
Күңелле көйгә балалар залга керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар. Зал язучылар портретлары, китаплар белән бизәлгән.
Алып баручы. Бүген бездә зур бәйрәм! Зал матур итеп бизәлгән, кунаклар килгән. Нинди бәйрәм, дисезме? Бүген – туган тел, ана теле һәм шигырь, җыр һәм уен бәйрәме.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә!
Җыр “Туган тел”.
Алып баручы. Бүгенге бәйрәмгә безгә шагыйрь Таһир Шамсуаров килде, бәйрәмебезне аның иҗатына да багышлыйбыз. Таһир Шамсуаров – үзенең таланты белән күпләрне сокландырган шагыйрь. Ул “Заман сулышы” хәбәрчесе, Шамил Бикчурин премиясе лауреаты, 3 китап авторы, Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы, Мөэмин Каратай авылында 25 ел Сабантуй оештыручысы, 33 ел мәктәпкә багышланган гомере, районда һәм шәһәрдә бердәнбер солдатлар ансамблен җитәкләүче. Әлеге ансамбль “Правда” газетасының дипломына лаек булган. Ш.Бикчурин берләшмәсенең әгъзасы. Ничек шагыйрь булып китүегез турында кыскача сөйләп үтегезче, Таһир абый.
Шагыйрь чыгышы.
Алып баручы. 2014 нче ел – Татарстанда һәм Рәсәйдә Мәдәният елы дип игълан ителде. Без дә үз чиратыбызда шуңа багышланган күп төрле чаралар оештырабыз. Бүгенге бәйрәмебезгә әти-әниләребез язган шигырьләрдән торган күргәзмә оештырдык.
1) Ситдикова Л. “Әти, әни һәм мин”.
Әти, әни һәм мин –
Без бер тату гаилә.
Без өйдә бергә булганда
Гел елмаясы килә.
Өчәү генә булсак та без
Тормыштан ямь табабыз.
Безне өзелеп сөяләр
Әби белән бабабыз.
Без бик тату гаилә,
Безнең өйдә бар да бар.
Сезгә ак бәхетләр тели
Ләйлә, Илдар һәм Динар.
2) Л.Бәдретдинова “Безнең гаилә”.
Безнең гаиләдә дүрт кеше –
Әти, әни, мин, энем.
Матур яшәүнең бар сере,
Татулык дип мин уйлыйм.
Җир йөзендә бар гаилә дә
Яшәсен иде тату.
Шул чагында булмас иде
Ятимлек ачысын тату.
Минем бүген бер теләгем –
Гаиләмнең бердәмлеге.
Бердәм гаилә, тату гаилә –
Милләтнең күркәмлеге.
3) Д.Зайнуллина “Наша дружная семья”.
С папой делаем зарядку,
С папой ходим на каток.
Ну а летом на рыбалку
Папа нас берет с собой.
Научила меня мама
На волне держаться прямо.
4) Т.Шамсуаров “Балалар йорты”.
Бар нәрсәсе бар аларның –
Уенчык, тәтиләре.
Бүген тагын күренмәде
Әти һәм әниләре.
Төннәрендә тансык куллар
Назлап сөя, иркәли.
Төштә генә нарасыйлар
Рәхәтдәнеп көлгәли.
Туган көнендә аларга
Чәчәкләр өләшәләр,
Ак халатлы апалар
Балам, диеп эндәшәләр.
Балалар йорты…. матур бина,
Сагышлы тәрәзәләр.
Алмадай малайлар-кызлар
Урамны күзәтәләр.
5) Т.Шамсуаров “Кояштан да иртә уят мине”.
Кояштан да иртә уят мине,
Таң йокысы димә татлыдан.
Битләремә кулың кагылуга
Уянырмын, әнкәй, йокыдан.
Мәтрүшкәле тәмле чәйләреңне
Сөт өсләре салып ясыйсың.
Тансыклаган күңел, тансыклаган
Ачы какларыңның ачысын.
Ялан аяк килеш чирәмнәрдән
Мин йөрергә әзер көнозын.
Таң чыклары аша тоям һаман
Туган-үскән җирнең җылысын.
Моңлы бала диеп уйлыйсыңдыр,
Күңелемә бик еш җыр кунгач.
Йөрәгемә, әнкәй, моң салды
Таллыктагы моңлы сандугач.
Татар халык биюе.
Алып баручы. Таһир Шамсуаровның иҗатында сәламәтлек темасы күп урын ала. Балалар башкаруында берничә шигырь тыңлап үтик әле.
1) Т.Шамсуаров “Сәламәтлек”.
Иртә әле, вакыт бар дип,
Озак йоклап ятма син.
Кояштан алда уян да,
Физзарядка яса син.
Сәламәт, таза булуың
Синнән тора икән бит.
Дөньда иң-иң кадерле –
Исәнлек, тик исәнлек!
2) Т.Шамсуаров “Чын дуслар – витаминнар”.
Табигатьтә бик күп алар
Аңлыйлар моны меңнәр!
Безгә ярдәмгә ашыга
Чын дуслар – витаминнар.
Яшелчәне ешрак куллан,
Үләннәр сихәтен бел.
Мәтрүшкәле чәйләр эчсәң,
Кәеф күтәрелә гел!
Әгәр өеңдә булмаса
Әфлисуннар, бананнар,
Өзеп алганны көтәләр
Миләш, шомырт, баланнар!
Дару үләннәре җыя
Миләүшә, Илдус, Динар.
Чыныктыра, зур үстерә
Чын дуслар – витаминнар.
Татар халык уены “Яшерәм яулык”.
Алып баручы. Безнең бакчабызда юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зур эш алып барыла: төрле кичәләр, конкурслар, уеннар үткәрелә, китаплар укыла. Монда да без Таһир абый язган шигырьләрне өйрәнәбез.
“Юлда йөрү кагыйдәләре”.
Юлда йөрү кагыйдәсен
Истә тот, дустым, гел син.
Уңга, сулга карап йөре,
Юлда сак була күр син.
Ашыгып, өлгерәм дип,
Йөгереп чыга күрмә.
Әти-әни, туганыңа
Кайгы китерә күрмә.
Кызыл ут кисәтә сине:
Чыгарга иртә әле!
Нәниләр дә, өлкәннәр дә
Түзәләр, көтә әле.
Сары ут исә: Сабыр, ди,
Йөрәктән чыккан сүз, ди.
Хәзер менә кузгалырсың,
Әлегә бераз түз, ди.
Яшел ут – яшьлек төсе ул,
Барсы да хөрмәт итә.
Яшел ут сиңа юлчы, ди,
Узарга рөхсәт итә.
Алып баручы. Ә хәзер уртанчылар төркеме балалары да шигырьләр сөйләп үтәрләр.
Балалар чыгышы.
“Без, без, без идек” уены.
Алып баручы. Таһир абый Шәмсуаровның бүген дә балаларга күчтәнәче бар. Әйдәгез, тыңлап үтик әле.
Әкият “Акбай”.
Алып баручы. Ә хәзер кунагыбыз хөрмәтенә музыкаль сәлам яңгырый.
Тәрбиячеләр чыгышы.
Алып баручы. Сүзне бакчабызның мөдиренә бирәбез.
Бакча мөдире чыгышы.
Алып баручы. Таһир Шамсуаров – шагыйрь, кызык кеше дә. Ул Лениногорск районының иң матур авылларының берсендә – Мөэмин Каратай авылында яши. Тормыш иптәше Рәмзия апа белән 3 бала үстереп, аларны укытып, кеше итеп олы юлга бастырган. Хәзер менә оныклары, аларны сөендереп, Таһир абыйга яңа шигырьләр язарга илһам биреп торалар.
Музыкаль сәлам.
Алып баручы. Шушының белән безнең шигырь кичәбез ахырына җитте. Таһир абый Шамсуаровка үзебезнең рәхмәтебезне җиткерәбез, аның иҗат чишмәсе беркайчан да саекмасын, гел челтерәп агып торсын. Яраткан шагыйребезгә исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез һәм яңа шигырьләрен көтеп калабыз.
Татарстан Республикасы
Мамадыш муниципаль районы
“2 нче номерлы Урманчы балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчәбелембирү учреждениесенең
югары квалификацион категорияле тәрбиячесе
ЛАТЫПОВА РӘШИДӘ ГАЛИМҖАН КЫЗЫ
Комментарии: |