Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Аю бездә кунакта”

мишкаНәниләр төркеме өчен

 

Программа эчтәлеге:

Балаларны аю образындагы уенчык белән таныштыру. Тәрбия сөйләмен аңларга өйрәтү. Кайда?дигән сорауларга аюны күрсәтә белергә өйрәтү. Аю хәрәкәт ясый, атлый, утыра, бии һ.б.

Сүзлек өстендә эш:

Борын, күз, колак, койрык.

Баланы оештыру:

Балалар ярым түгәрәктә утыралар.Тәрбияче алар каршында.

 

Дәрес барышы:

1 кисәк.

– Балалар, исәнмесез! (Исәнмесез) Хәлләрегез ничек?(Әйбәт)

– Балалар, әйтегез әле миңа, топ-топ баскалап кем йөри әле?

– Әйе аю. Карагыз әле безгә бүген кунакка аю килгән.

– Исәнмесез, балалар! (Тәрбияче аю уенчыгының кулын биреп исәнләшеп чыга).

– Балалар, бу кем? (Бу аю).

Аю безгә кунакка килгән топ-топ баскалап. Әйдәгез әле бергәләп кабатлыйк. Ничек килгән аю? (Топ-топ атлап)

– Әйдәгез аюны урындыкка утыртыйк әле (Аю утыра)

– Марат, аю кайда утыра? (Урындыкта)

– Аю матурмы? (Аю матур)

– Аюның нәрсәләре бар? (Колагы, күзе, борыны һ.б)

– Ренат, аюның күзләре кайда? (Ренат чыгып күрсәтә)

– Сезнең күзләрегез кайда?Күрсәтегез әле? (молодцы)

– Ә безнең куллар кайда? Әйе,бу безнең куллар (кул чабалар)

– Ә безнең аяклар кая? (Тыпырдыйлар)

– Аю нинди төстә? (Кара)

– Аю нинди? (Йомшак, зур, матур)

 

2 кисәк. Хәрәкәтле уен.

– Балалар, минем аю белән бергәләп биисем килә. Биибезме, балалар? (Түгәрәккә басабыз, тәрбияче хәрәкәтләр ясый балалар кабатлыйлар).

 

3 кисәк.

– Ә хәзер барыгыз да урыннарыгызга утырыгыз, мин сезгә аю турында бер кечкенә шигырь сөйлим

Аю идәнгә егылган,

Шунда бер аягы сынган,

Барыбер ташламыйм аюны,

Бик яратам мин аны.

 

–         Балалар, бу шигырь нәрсә турында бара? (Аю турында)

–         Аю нишләгән? (Аю идәнгә егылган)

–         Ни өчен аны балалар ташламаган (Аюны бик яраталар)

–         Аюның аягы нишләгән? (Аюның аягы сынган)

–         Балалар аюны ташларга кирәкме? (Юк, кирәкми, без аны яратабыз)

 

4 кисәк.

–         Балалар, әйдәгез “Нәрсә югалды” уены уйныйбыз. Аю безгә үзенең дусларын алып килгән (Песи, куян, төлке, эт, тиен).

–         Балалар, без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

–         Аюның нәрсәләре бар? (Колагы, күзе, борыны һ.б).

–         Балалар, аюның китәр вакыты да җитте, әйдәгез аю белән саубуллашыйк.

–         Сау бул, аю!

– Балалар, сез дәрестә бик актив катнаштыгыз. Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

330 нчы номерлы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

РӘХМӘТУЛЛИНА ГӨЛШАТ ШӘЙДУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий