Яңа фикерләр:

postheadericon Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 2 нче кисәк

Пәйгамбәребезнең абыйсы. moutons-malafatra

Ләкин Мөхәммәд әнисе белән озак яши алмый. Аңа алты яшь тулгач, әнисе үлеп китә. Инде бөтенләй ятим калган Мөхәммәдне аның бабасы Абдуль-Мутталиб тәрбияли. Бабасы оныгын бик ярата һәм аны яхшылап тәрбияли. Ләкин бабасы да Мөхәммәдкә сигез яшь чагында үлеп китә. Һәм малай Абу Талиб исемле әтисенең абыйсы белән яши башлый.


Абу Талиб яхшы кеше һәм Мөхәммәдкә яхшы абый була. Абу Талиб малайны тәрбияләп, аны һәртөрле начарлыклардан һәм начар кешеләрдән яклый. Алай гына да түгел, балалар, Абу Талиб ятим Мөхәммәдне үзенең үлеменә кадәр, кырык елдан артык һәртөрле явызлыклардан яклый, һәрчак аңа ярдәм итә. Ләкин кайгыртучан Абу Талиб көченнән килгәнчә Мөхәммәдне бәхетле итәргә тырышса да, малайга бала чагыннан ук авыр була. Абу Талиб ярлы була һәм аның балалары бик күп була. Мөхәммәд абыйсына зур гаиләсен тукландырырга ничек авыр булуын күреп тора. Малайның йөрәге бик мәрхәмәтле була. Һәм шуңа күрә ул, бераз үскәч, абыйсына ярдәм итәр өчен эшләргә барырга карар кыла. Мөхәммәд туган шәһәре Мәккә янында сарык көтүе көтә башлый. Һәр ел саен бер ай дәвамында малай сахрада яши. Аның әйләнә-тирәсендә бары тик үсемлекләр, күк, йолдызлар һәм үзе көткән бәрәннәр була. Һәм булачак пәйгамбәр озаклап Аллаһ турында, Ул бар иткән төрледән-төрле гүзәллекләр, дөнья турында уйлана. Сахрада салкын була һәм малай төннәрен туңып чыга торган була. Аның үзе белән ризыгы бик аз була һәм ул бик еш ач кала торган була. Шуңа күрә булачак пәйгамбәр кечкенәдән үк ярлы кешеләрнең ачлыктан һәм салкыннан ни дәрәҗәдә авырлык кичергәннәрен белеп үсә. Ләкин без сезнең белән Мөхәммәднең Абу Талиб белән яши башлаган вакыттан Аллаһ Тәгаләнең ничек итеп аларга ярдәм иткәнен әйтергә онытканбыз: бу зур гаилә элек көчкә бер кешегә җитәрлек ризык белән хәзер тук була башлаган.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий