Яңа фикерләр:

postheadericon Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 3 нче кисәк

Сириягә сәяхәт.оо

Мөхәммәдкә ун ике яшь тулгач, Абу Талиб Сириягә курайшитларның кәраваннары белән барырга җыенган. Яшь Мөхәммәднең абыйсына бик ярдәм итәсе, һәм яңа урыннарны күрәсе килгән. Һәм ул Абу Талибны үзе белән сәяхәткә алырга үгетли башлаган. Абыйсы Мөхәммәднең бик барасы килгәнен күреп, үзе белән ала.
Каравән Сириягә керү белән, курайшитлар Әл-Бусра дигән җир янында ял итеп алырга туктыйлар. Ул вакытта шул җирләрдә Бахира исемле мәшһүр дини кеше яши. Ул бик зирәк кеше була һәм Гайсә пәйгамбәр (галәйһиссәлам) өйрәткәннәр буенча яши.
Бахира курайшитлар тукталган җиргә килә. Ул сатучы-сәяхәтчеләр белән таныша һәм анда булганнарның бөтенесен дә үзенә кунакка чакыра.
Бахира курайшитларны үзендә бик ихтирамлы кунаклар сыман юмарт кабул итә. Аннары ул каравән белән килгәннәрнең бөтенесе янына йөреп чыга. Әйтерсең ул кемнедер эзли. Кинәт ул сорый:
— Сез бөтенегез килдегезме?
— Бер егеттән кала, — диде курайшитлардан берсе. — Без аны әйберләребезне сакларга дип калдырдык.
— Аны да алып килегезче, — дип сорады Бахира.
Берникадәр вакыттан Мөхәммәдне дә чакырып алып киләләр. Бахира аның янына килеп бик җентекләп карап чыга. Егетнең Абу Талибка охшаганлыгын күреп, Бахира Абу Талибтан сорый:
— Бу егет кем?
— Бу минем улым, — дип җавап бирә Абу Талиб.
— Бу мөмкин түгел! — дип аның сүзләрен кире кага Бахира. — Бу егет ятим булырга тиеш.
Шунда Абу Талиб сүзләрен төгәлли:
— Ул минем абыемның улы.
— Бу — бөтен кешеләрнең башлыгы. Аллаһ аны безнең дөньябызга безгә ярдәм итәсе килгән өчен җибәргән! Ул аны Үзенең пәйгамбәре итәчәк һәм Үзенең мәхлукларына җибәрәчәк. Бу – Аның галәмнәргә рәхмәте.
Абу Талиб нык аптырый һәм аннан сорый:
— Син моны каян белдең?
Һәм Бахира аңа:
— Сез бу тау арасы янына килгәндә, мин сезне озата килгән бер болытны күрдем. Ул сезне үзенең күләгәсе белән яндыра торган кояш нурларыннан саклап килде. Ә тагын мин аның аркасында, калак сөякләре арасында пәйгамбәрлек мөһере таптым. Болар турында мәгълүмат Аллаһ Тәгаләнең моңарчы җибәрелгән китапларында бар.
Бахира Абу Талибка Мөхәммәдне кире өенә кайтарырга киңәш итә. Бахира Абу Талибны яһүдиләрдән сакланырга кирәклеге турында хәбәр итә, чөнки әгәр дә алар бу җиргә булачак пәйгамбәрнең аягы басканлыгын белсәләр, аны үтерергә тырышачаклар. Һәм Абу Талиб үзенең энесен кире Мәккәгә кайтарып җибәрә…

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий