Яңа фикерләр:

postheadericon Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 4 нче кисәк

Бәхет өчен ни җитми?20150210_224439-1

Берничә ел үтә. Һәм безнең Мөхәммәдкә егерме биш яшь тула. Мәккәдә Хәдичә исемле бик бай тол хатын яши. Аның сату эше шул кадәрле уңышлы бара, хәтта аның үзенең кәраваннары да була. Бервакыт Хәдичә бик ышанычлы, бөтенесе Мөхәммәд Әл-Әмин дип йөртә торган егет турында ишетә. Һәм аны үзенең кәраванын озата баручы итеп ялламакчы була. Хәдичә, әлбәттә, бик дөрес юл сайлый, чөнки Мөхәммәд – эшен җиренә җиткереп эшләүче кеше һәм сату эшен яхшы алып баручы була. Бераздан, Хәдичәнең тәкъдиме буенча, Хәдичәнең Мөхәммәдтән 15 елга зуррак булуына карамастан, алар өйләнешәләр. Хәдичәгә Мөхәммәднең шундый батыр, ышанычны аклый торган, яхшы холыклы булуы ошый. Берникадәр вакыттан аларның балалары туа. Һәм Мөхәммәд Хәдичә белән Мәккәдә бәхетле, тыныч тормыш итәләр.
Еллар узалар һәм тәҗрибә туплап зирәкләнгән Мөхәммәд Әл-Әмин бик еш үзенең шәһәрендәге кешеләнең тормыш рәвешләре турында уйлана башлый. Мөхәммәднең искиткеч гүзәл гаиләсе булып, үзен бәхетле итеп тойса да, ул берничә сорауга җавап таба алмый. Булачак пәйгамбәр еш кына шәһәр мәшәкатьләреннән Ән-Нур исемле тауның тыныч кушлыгына кача торган булган. Бу Хира дип аталган тау куышлыгында Мөхәммәд гадәттә берүзе калып тынычлыкта уйланып утырган. “Ничек бөтенесе кызыклы, — дип уйлаган ул. — Элек мин ярлы бер ятми идем, ә хәзер шундый бай кеше булдым. Минем искиткеч хатыным, балаларым бар һәм мин аларны яратам. Ләкин миңа барыбер тулы бәхет өчен нидер җитми”.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий